erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

Яраткан ирем Илдус – язмышым бүләге

"Армиядән кайткан төнне мәңге онытасым юк"

Сезнең газетага аерылышу, хыянәт, гыйбрәтле хәлләр турында күп язалар. Ә мин сезгә үземнең бәхетле мәхәббәт тарихымны язарга телим. Яраткан ирем Илдус – язмышым бүләге. Без бер авылда үстек, бер мәктәптә укыдык. Беренче караштан ук бер-беребезгә гашыйк булдык дисәм, һич кенә дә арттыру булмас.

Кичке уеннарда гел бергә булдык, көн дә өйгә озата кайтты. Ул башка кызларга күз дә салмады, миңа да бары тик ул гына кирәк иде. 

Армиягә киткәч тә, көттем. Хезмәт итеп кайткан төнне мәңге онытасым юк. Таң атканчы серләштек. Илдуска саф кыз булып кияүгә чыктым. Әти-әниләребез дә дус-тату булды, безнең мөнәсәбәтләргә беркем дә каршы килмәде. Гаилә корып, авылда калырга булдык. Икебез дә мактаулы эштә хезмәт куйдык: мин мәктәптә укыттым, Илдус агроном булып эшләде.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Бүген өч балабыз, биш оныгыбыз бар, Аллаһка шөкер. Илдус белән мөнәсәбәтләребез 35 ел элек нинди ихлас, кайнар булган булса, бүген дә шулай. Мәхәббәт хисе бер дә сүнми, сүрелми. Бер-беребезне бик яратабыз, кадерлибез, хөрмәт итәбез. Аллаһы Тәгалә бәхетемне күпсенмәсен иде.

Наҗия Д.,
Яшел Үзән.

Чыганак:http://http://shahrikazan.ru/news/%D3%99y-yazmyish/armiyadn-kaytkan-tnne-mge-onytasym-yuk

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча районы

2
X