erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

«Улым дүрт яшьтә тәпи киткәч, суларга да курыктым» – зәгыйфь бала тәрбияләүче ана тормышы ("Интертат")

ДЦП диагнозлы бала тәрбияләүче күп балалы анага сәламәт баласы үпкә белдергән... «Безнең гаиләдә нәкъ мондый хәл булмас кебек тоела иде», – дип искә ала Әлфия Дәүләтшина өченче баласы туган елларны.

Әлфия Дәүләтшинаның өч баласы бар. Зур һәм тату гаилә булып яшиләр. Олы кызлары инде үз тормышы белән аерым яши, уртанчы кызлары медицина университетын тәмамлый. Кече улына 14 яшь. Аңа ДЦП диагнозы куелган. Бала өйдә укый, ташбакасын һәм музыканы ярата, гитара һәм синтезаторда уйный. 

Баласы булган ананың тормышын якынча күз алдына да китереп була. Ә менә мөмкинлеге чикле булган бала тәрбияләүче һәм авылда яшәүче ананың көннәре ничек үтүе турында «Казанские ведомости» журналисты сорашкан.

«Безнең гаиләдә мондый хәл булмас кебек тоела иде»

Мин күп балалы ана. Ике олы кызым сау-сәламәт, ә улым менә шундый – балачактан ук инвалид. Нурислам тугач та, ул миңа гадәти бала кебек күренде. Дүрт айда эпилепсиянең беренче өянәкләре барлыкка килде. Безне консультациягә җибәрделәр, диагноз куйдылар.

Шок булды.  Аңыша алмадык. Безнең гаиләдә нәкъ мондый хәл булмас кебек тоела иде. Тормыш төптән үзгәрде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Элегрәк, ике кызымны үстергән чакта, балаларыма күпме игътибар кирәк, шуның кадәр вакытымны аларга багышлый идем.  Ә Нурислам тугач, бар вакытым аңа китә башлады. Атнасына җиде көн 24әр сәгать –  ул гел күз алдымда. Гаиләбездә гадәти булмаган бала тугач, кызларыбыз да бик тиз генә үсеп киткән кебек тоелды. Авылда яшәгәнлектән, мөстәкыйль дә, эшчән дә балалар булып җитештеләр, чөнки өйне дә, ишегалдын да, хайваннарны да карап торырга кирәк.

Икенче кызым үпкәсен сиздереп: «Әни, ә син минем ничек йөри башлавымны хәтерлисеңме?» –  дип сорый. Ә мин хәтерләмим инде. Өченче бала тугач, без бөтен барлыгыбыз белән шул дөньяга кереп киттек кебек.

Бу хакта тулырак моннан укый аласыз: https://intertat.tatar/news/ulym-4-yasta-tapi-kitkac-sularga-kuryktym-zagyif-bala-tarbiyalauce-ana-tormysy-5853085

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X