erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

Сөеклемнең хатыны икебезгә дә бозым ясаган

Егетем белән очрашып йөргәндә йөккә уздым. Башта бик курыктым. Әти-әни ни дияр, авыл халкы белсә ни сөйләр? Ояты ни тора... Тик шулай да егетемә ышандым, өйләнешербез дип көттем.

 

Әмма ул миңа өйләнмәде, булачак балабызның тууын теләмәде...

Әти белән әни алдында оят иде миңа. Ул йокысыз төннәрнең, күз яшьләренең иге-чиге юк. Берничә көн куркып йөргәннән соң, әнигә сөйләргә булдым. Юк, әни орышмады да, кычкырмады да. “Табасың, үстерәбез”, диде. Әти дә тыныч кабул итте. 

Авыл халкы ни сөйләгәндер, белмим. Безгә ирештермәделәр анысын. Тик кырын караучылар да, авыр сүз әйтүчеләр дә булмады. Тугыз айдан сау-сәламәт кыз бала таптым. Гөлназны әти-әни үстереште, аларга гомерем буе рәхмәт укыячакмын мин. Билгеле, баланың әтисеннән тиен дә ярдәм күрмәдем. Ничә ел буена бер тапкыр да килмәде ул.

Гөлназ мәктәпне авылда тәмамлагач, Казанга күчендек. Әти-әнием ярдәме белән бер бүлмәле фатир алдык. Гөлназ институтка укырга керде, мин бер оешмага бухгалтер булып урнаштым. Тормыш шулай үз көенә барганда, Камил белән таныштым. Ничә ел буена ир-ат дигән затны якын да китергәнем булмады. Ә монда ничектер тиз генә танышып, бер-беребезне ошаттык. 

 

Реклама

Очраша башладык. Кайнар хисләр, хыялый көннәр, назлы төннәр башланды. Рәхәт иде аның белән. Тик... Бер еллап очрашып йөргәннән соң, Камилнең хатыны һәм ике баласы барлыгы билгеле булды. Аяк астыннан җир убылды, башка көрәк белән суккан сыман иде. Мин ышанып йөргән Камилем мине алдады. Үзе аңлатуынча, мине югалтырга теләмәве аркасында гаиләле булуын әйтмәгән. Имеш, миңа кадәр ул беркемне дә болай яратмаган. Үзем дә беркатлы инде, аны-моны сизмәдем. Эше җаваплы булгач, гел эштәдер дип уйладым. Әлбәттә, мин гаиләле ир белән очрашып йөри алмадым. Араларны өзәргә туры килде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Тик Камилне бик сагындым. Аннан башка яшәү авыр иде. Күпме тырышсам да, аны онытма алмадым. Ул да онытырга ирек бирмәде, гел юлыма очрады, смс язды. Беркөнне уйладым-уйладым да, “минем дә бит бәхетле булырга хакым бар!” дип Камилне өемә керттем. Тагын да ныграк яратыша башладык. Әйтерсең, без бер-беребез өчен яратылган. Бу мәхәббәт ун елга якын дәвам итте. Инде үземнең дә оныкларым бар. Гөлназым кияүгә чыгып ике ул тапты.

Берзаман Камил үзгәрде, сирәк килә башлады. Минем дә сәламәтлегем какшады, аркам борчыды. Инде бармаган табиб, бирмәгән анализ калмады – сәбәбен әйтүче юк. Аптырагач күрәзәчегә бардым. “Икегезгә – бер ир. Хатыны сине күрә алмый, шуңа күрә икегезгә дә бозым ясаган. Аңа күремен эчерткән, ә синең умырткаңа бозым ясаган, шуңа аркаң авырта. Әмма ул аның белән озак яши алмаячак, китәчәк ул ир аннан. Алар арасында мәхәббәт юк, ул сине ярата. Теге хатын үзе дә чирләячәк, барысы да үзенә әйләнеп кайтачак. Бергә булачаксыз, вакыт кирәк”, - диде күрәзәче.

Берничә тапкыр барганнан соң сәламәтләндем, Аллаһка шөкер. Ә Камилнең килгәне юк. Инде ничә ай аралашмыйбыз. Күрәсең, күрем эчертү үзенекен эшләгән. Мин дә язмыйм, шалтыратмыйм. Күңелем белән көтәм. Иң мөһиме – исән-сау гына булсын. Барыбер көтәчәкмен...

Фото: pixabay.com

Нурия Х.

http://shahrikazan.ru/news/әy-yazmyish/seklemne-khatyny-ikebezg-d-bozym-yasagan

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Зина кылып яшәү аз гына да борчымый микәнни бу хатынны? Бер көн килеп теге хатынның рәнҗешләре кызыңа төшсә нишларсең? Кеше тормышы җимерекләрендә бәхет сарае төзеп булмый.

    Теги: Арча хәбәрләре

    2
    X