erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

Прасковья

Гомер буе татар авылында Фатыйма булып яшәгән рус кызы Прасковья язмышы


 – Фатыйма әби, хәлең ничек? Чәй эчәсең килмиме?  

Карчык йокы аралаш ишетелгән бу сүзләрдән тынычланып китте... Авызы кибеп уяна сонгы вакытта, еш кына хәле бетә, башы авырта, шуңа күрә йортта артык йөрергә тырышмый, йомышын йомышлап килә дә тиз генә урынына ава.

Күршесе Мәликә кергән икән. Ул шундый инде, көн дә бер хәлен белеп чыга. Чәйгә дип, тәмле ризыкларын да калдырмый. Рәхмәт төшсен инде...

Тәһарәт алып, намаз укыйсы вакыт иде дә бит... Аллаһы Тәгалә гафу итсен, никтер бүген хәле җитмәс кебек...

Шулай да караватына торып утырды әле әби.

– Рәхмәт инде, Мәликә. Әниең төсле игелекле булдың миңа, – дип елап җибәрде карчык.

– Өйдә берәрсе бармы? Капканы кем ачты сиңа?

– Нишләп өйдә кеше булмасын инде, кызың сине ташлап, беркая да чыкмый. Үзе җитмештән өстә булса да, барысына да өлгерә, әле менә малларын көтүгә куды да сөтен җылытырга куйды, сепаратын җыя... Мин синең янга кереп утырып торыйм, дидем. Ул да булмады, кече яктан Нәфисәнең тавышы ишетелде: «Мин хәзер, хәзер, әни!»

Озакламый бүлмәгә ап-ак йөзле, чәчләре агара башлаган, зәңгәр күзле олы яшьтәге мөлаем хатын килеп керде. Бер аякка аксаклый үзе.

– Әни, Мәликә, әйдәгез, чәй әзер.

Әбине ике яктан җитәкләп, өстәл янына утырттылар, иңбашына шәл салдылар. Алдына сөтле чәй, Мәликә керткән коймакны куйдылар.

Тәмләп, чәй эчкәч, күрше хатыны әбине тагын сөйләндерә башлады. Олы кеше белән артык сүз куертып булмый, авыл яңалыклары беткәч, Мәликә, нидер исенә төшкәндәй, капыл сорап куйды:

– Фатыйма әби, синең чын исемең Прасковья диләр, ачуланма инде соравыма, син әллә урысмы ул? Әниләр сөйләшкәндә ишетеп калган идем балачакта. Юк, начар итеп түгел, сине гел мактап торалар иде бит...
Әби елмаеп куйды...

– Аның сере юк, минем урыс кызы Прасковья икәнемне барысы да белә иде... Һәрхәлдә, ирем, балаларым белә иде...

Нәфисә Мәликәгә: «Ник сорыйсың инде», – дигәндәй карап куйды. Шулай да аларның әңгәмәсенә комачауламады, аш бүлмәсенә кереп, табак-савыт юа башлады. Үзе әнисенең һәр сүзен йотлыгып тыңлады...

Тормыш йомгагын сүтү бәйләм йомгагын сүтү генә түгел. Әби, уйларының очына чыга алмагандай, өстәл җәймәсенең чәчәген тырнагандай итте, аннары карашы белән бер ноктага кадалып, уйга батты...

Сугыш алдыннан Себер авылларының берсендә яшәгән кызны әнисе Мәскәүдәге туганнарына бала карарга җибәрергә булды. Гаиләгә артык кашык кирәкми иде, Прасковьяның әтисе Захарны агач басып үтергәч, әнисе дүрт бала белән тол калды. Кыздан кече туганнары – барысы да малайлар.

Мәскәүнең үзәгендә диярлек яшәгән Дмитрий Михайлович сәүдәдә эшләүче номенклатур хезмәткәр булып чыкты. Чынлап та, ашау-эчү, кием турында кайгыртасы булмады. Яхшы кеше иде хуҗа, бик гаилә җанлы иде, барысын да өйгә ташыды, хатынын да яхшы киендерде, Прасковьяга да өлеш чыгарды. Дүрт яшьлек баланы карау кыен булмады. Зур фатирда качышлы уйнарга да урын күп, урамда да бик күңелле иде...

Кечкенә Саша белән дәррәү килеп уйнаганда, ялгыш килеп бәрелде ул бу кара күзле, кара чәчле, төз гәүдәле чибәр егеткә.

– Карабрак уйнагыз, – диде егет, рус сүзләрен бик үк дөрес әйтмичә.

– Үзегез карап йөрегез! – дип, кырт кисеп җаваплады аңа кыз. Миша белән шулай танышып киттеләр. Соңыннан Мишаның Мәҗит исемле татар егете булуын белде Прасковья. Мәҗит Мәскәүгә метрополитен төзергә килгән икән, үзе генә түгел, әллә ничә егет. Эшләре авыр, шулай да ошый, ахры, аларга башкала.

Миша белән танышлыгын йорт хуҗасыннан яшереп йөрде Прасковья. Ә авырга узгач, өйдә бик каты тавыш чыкты. Баладан котылырга булдылар, кызны үгетләп, ни генә сөйләмәделәр.

Нәкъ шундый көннәрнең берсендә Бөек Ватан сугышы башланды. Мишаны шунда ук фронтка алдылар, ул кызның кесәсенә әниләренең адресын язып салырга гына өлгерде.

Мәскәүдә ул җәй тәмуг төсле булды.

Немецлар менә-менә шәһәргә керә икән дип, паника таратучылар да күп иде. Бомбага тотылудан куркып, барысы да метрога төште. Шунда ашады, шунда яшәде. Дмитрий Михайлович, бронь алып, хатыны, балалары белән ничек тә бу мәхшәрдән котылырга тели иде. Иң яхшы киемнәрен, алтыннарын чемоданга тутырып, августның бер көнендә алар да метрога төште. Һәм шул ук көнне Прасковьяның кызы туды. Мәрхәмәтле бер акушерка очрап, ул ярдәм итте. Ә кыз Мәҗиткә охшаган иде.

Җир астында тормыш дәвам итте. Дөрес, иң яхшы урыннарны монда балалы хатыннарга, ятып торучыларга бирделәр. Калганнарга урын юл өстендәрәк эләкте. Яшь хатын көндез, шәһәрне бомбага тоту сирәгрәк чакта, хуҗаларына барып килеп тукланды, тик аларның да кәефе юк иде, ничек тә Мәскәүдән ераккарак чыгып китү юлын карады алар, эвакуация көтте.

Башта азык-төлекне карточка белән бирәләр иде, ә октябрь башында кибетләрне баса башладылар, кем нәрсә тели, шуны кереп алды. Урамда теләсә ни сөйләп йөрүчеләр күбәйде.

15 октябрьдә Дмитрий Михайлович Прасковьяга төенчеген әзерләргә кушты. «Менә әйттем бит, бала кирәк идеме сиңа?» – дип төрттереп алды хуҗабикә шунда. «Рөхсәт бар, иртәгә юлга чыгабыз. Безнең машинада әйбер күп була, беркая чыкма, эләгергә тырыш», – дип, кат-кат искәртте хуҗа да.

16 октябрьдә, шофёр чемоданнарны төягәннән соң, хуҗа хатыны, баласы белән уңайлап урнашкач, машинага Прасковьяны да көч-хәл белән сыйдырдылар. Дмитрий Михайлович «ничек тә Рязань шоссесына чыгарга кирәк», – дип, шофёрына тукый-тукый барды, машина артыннан чапкан халыкны таптап-ерып диярлек, алга ыргылды. Ул да булмады, бер төркем халык килеп ябышып, ике чемоданны алып ыргытты, берәү күпмедер вакыт машина артына тотынып барды. Дмитрий Михайлович, яхшы күн перчаткалары белән ул адәмнең кулларын төеп, чак төшереп калдырды... «Сволочь, безнен акчалар белән качасызмы?» – дип елаган тавышлар ишетелде. Хатыннар кулларына ни эләксә, шуны машинага ыргыттылар.

Прасковья, баласын сакларга тырышып, башын иеп утырды, халыкка карамаска тырышты. Мәскәүне чыккач, шофёр, запас бензинын карап салыйм дисә, аны тартып алып калганнар булып чыкты. Машина таланган, ватык килеш юлда туталып калды. Дмитрий Михайлович яхшы чемоданын алды да, хатынына төенчекләрен биреп, танышларын эзләп йөгерде.

«Син нишләп торасың монда, бар, үз җаеңны кара», – диде Вера Васильевна Прасковьяга һәм бер кулына улын җитәкләп, икенчесенә әйберләрен тотып, ире артыннан атлады.

Нишләргә белми торган яшь ана, имчәк баласын күтәреп, юл буйлап атлап китте. Бераздан юл читенә хәл алырга туктады, төенчегеннән ипи, су алып, тамак ялгады. Баласын имезде. Кечкенә Настясы түземле булып чыкты, еламады, анасын аңлаган кебек йокларга тырышты.

Урман юлы буйлап бара торгач, Прасковья өч-дүрт чакрымдагы авылны шәйләп алды. Кич җитә. Кереп кунарга кирәк булыр...

Авыл дигәне бер егерме-утыз йорттан торгандыр. Кич җиткәнгәме, урамда кеше-кара күренми. Якындагы бер өйдә бала елаган тавыш ишетеп, Прасковья шул өйнең ишеген какты. Караңгыда хатын-кыз тавышы ишетелде. Ике сүз белән аңлашкач, хуҗабикә чыра яндырып, тышка чыкты. Кул баласы тоткан яшь хатынны күргәч, нишлисең инде дигәндәй, өенә чакырды. Өй дигәненең идәне җир. Караңгы. Берни күренми. Чыра яктысында хатынның мич башында йоклаган ике баласы күренде, зурысына алты яшь чамасы булыр. Кечесе нәкъ Прасковьяның сабые сыман, өч айлык булыр, такта сәкедә елап ята. Сөтем бетте, ашаган юк дип, хатын кунакның төенчегенә ишарәләде. Прасковья тиз генә төенчегеннән шикәр, ипи, консерва чыгарып куйды. Шулчак төн көнгә әйләндемени! Караңгыда да хуҗабикәнең йөзе яктырып киткәндәй тоелды. Ул, туйганчы ашап, баласына да ипидән әлбә ясап каптырды... Озак кына сөйләшеп утыргач, хуҗабикә мич артыннан урын күрсәтте. «Шунда ятарсың идәнгә, мин салам түшәрмен», – диде.

Караңгыда мыркылдаган тавыш ишетеп, яшь хатын куркып калды. «Борчылма, дуңгыз ул, өйдә ята, ашарына юк, чыгып китсә, таба алмам дип керттем, хәзер тотып суячаклар, – диде хуҗабикә.

– Менә күрше Коля бабай, тагын берәрсен тапсаң, суеп бирербез дигән иде».

Прасковья курка-курка мич артына кереп ятты. Идәннең суыклыгы ул кадәр сизелми, салам өстенә иске кием дә ташлаганнар, ахры. Мич җылысы да бетмәгән, төн чыгарлык булыр әле. Ә иртәгә... Анда инде Мишаның туган якларына да юллану җае табылыр... Татлы уйларга бирелеп, баласына күкрәген биреп, күзен йомарга гына әзерләнгән иде, йорт хуҗасы Маруся үзенең нәниен китереп тоттырды: «Минекен дә куш инде теге күкрәгеңә,– диде ул, – ач бит».

Караңгыда ят бала да үзенә кирәген тиз табып алды, өзелеп-өзелеп имә башлады. Күпме ятканнардыр, барысы да тынычланып, йокыга киткәнен сизми дә калган Прасковья. Уянып китсә, уң ягында кемнеңдер аның күкрәген ялавын сизде. Капшап караса, кулында бер генә бала. Икенчесе? Йа Хода, ниндидер юеш кисәк кенә! Дуңгыз ашаган бит! Акырып, йөрәге кадауга чыдый алмый сикереп торды да хуҗабикә ягына омтылды хатын. Маруся да сикереп торып, чыра яндырды. Аһ, Прасковьяның баласы бөтенләй юк иде инде, төргән искесе генә калган.

Таң яктысында Прасковья чәчләрен йолкып елады... Хәзер инде аның башында бер генә уй: иренең туган якларына кайту кирәкме аңа? Бомба астында шартлап үлүе хәерлерәк булмасмы? Шулчак аның иңбашына ипләп кенә Маруся килеп кагылды. «Мә, баламны сиңа бирәм. Минем улым да, кызым да бар, ә син ничек яшәрсең? – диде хатын, Прасковьяга карап.

– Минем иргә «похоронка» килде, ятим балаларны ничек карармын?.. Алар ачтан үлмәсә инде... Сакла... Сиңа бирәм». Маруся баланы калдырып, шул арада юк булды...

Туып барган көн яктысында сабыйның йөзен ачып карады яшь хатын. Аһ, нинди матур! Чәчләре – сап-сары, йөзе ап-ак. Тыныч кына йоклый. Төне буе имеп, хәзер рәхәтлек кичерә шул... Прасковья кинәт кенә урыныннан торып, олы юлга таба китте... Күлмәк кесәсеннән адресын алып кабатлады. Ни булса, шул булыр. Алга, тик алга! Мәҗите кайтыр, алар бәхетле булыр... Барысы да яхшы булыр...

...Әбинең сөйләгәнен тыңлап утырган Мәликә утырган урыныннан сикереп торды: «Ничек, ә Нәфисә? Нәфисә сезнең....» Аннары кыенсынып, әбинең эченә керердәй булып, яңадан тыңларга утырды.

Нәфисә тыныч кына табак-савыт юуын дәвам итте, ашлы суга яңакларыннан эре-эре күз яшьләре тамганын да сизмәде...

Ире язып калдырган Яңавыл станциясенә ничек килеп төшкәнен үзе генә белә Прасковья. Ничәмә поездның товар вагоннарында селкенеп, күп кешеләрнең миһербанлыгы, ярдәме белән килеп җитте ул Уралга.

Биредә тыныч. Әйтерсең, сугыш юк. Шау-шу юк. Мәскәүдәге тарткалаштан соң, сине беркем дә килеп этмәвенә, төртмәвенә хәтта аптырарлык.

Прасковья тимер юлда эшләүче апалар янына килде. Араларында аксак ир-ат та күренә, бригадирлары, ахры.

– Здрасьте, – дип дәште ул эшчеләргә, – вы не подскажете, как мне добраться вот до этой деревни?

Хатыннарның берсе йөгереп килеп, балага бакты. Рус кешесе икән.  

– А что ты нашла в этой деревне? Поди, сама русская? В такую даль собралась, да еще с маленьким ребёнком, – дип тә өстәде.
Калган хатын-кызлар үз телендә нидер сөйләде, берсе су бирде, икенчесе ипиен бүлеп тоттырды.

Хатыннарның эше беткәнне көтеп торган Прасковьяны Мария базар мәйданына алып китте. Шунда сарык йоны саткан берәү белән сөйләшеп (ул Мәҗитнең авылдашы икән): «Ул сине авылга үзе белән ияртеп алып кайтыр», – диде.

Наҗия (Надя дип дәште аңа Мария), балалы хатынны күргәч, башын чайкап куйды:

– Ой,ой, ой. 12 чакрым җәяүләп үтә алырсың микән бала белән, – дип хәсрәтләнде.

Вата-җимерә русча сөйләшкән Наҗиянең әллә ни кәефе юк иде. Көзге сарык йоны да бик үтмәгән, ахры, ярый әле, бер хатын килеп чыгып, киелгән булса да, ару гына күренгән бушлатка алыштырды йонын. «Булды, әйдә, атладык», – диде йон сатучы Прасковьяга.

Бераз баргач, нидер исенә төшкәндәй, кинәт туктап калды. «Тукта, кемгә барасың анда? Безнең авылда мөселман кешеләре генә яши бит», – диде ул Прасковьяга. Ә инде яшь хатынның кемгә баруын белгәч, Мәҗитнең хатыны икәнен дә аңлагач, бөтенләй егылып китә язды.

– Не ходи туда, тебя в этот дом не пустят. Иди, иди обратно, – дип куа ук башлады.

Прасковья елап җибәрде. Баласына күрсәтте. Наҗия бераз уйланып торды да: «Ярар, күз күрер алайса. Тик син шуны белмисең, Мәҗитнең атасы муллалар нәселеннән, дини кеше, ул сине йортка якын да җибәрмәячәк», – диде.

Юньләп берни аңламаган Прасковья Наҗия артыннан баруын гына белде. Бер урында утырып, су эчтеләр, ипи ашадылар. Баланы имезеп, аны Наҗиянең йонга алыштырып алган бушлатына төреп, хатыннар юлын дәвам итте.

Көзге суык җелеккә үтә. Баланы юлдашы күтәрешмәсә, әллә кайчан егылып үләр иде Прасковья.

– Ә-ә-ә-нә Мәҗитләрнең йорты, – дип күрсәтте Наҗия. – Тик әлегә ашыкма, әйдә бүгенгә безгә. Мин башта үзем кереп сөйләшермен, син соңыннан, иртәгә керерсең каенатаңнарга... Юлда мәрхәмәтле кешеләр очрый бит шулай. Наҗиянең чакырылмаган кунак алып кайтуына бик ризалыгы булмагандыр да, шулай да каенанасы, самоварын яңартып, бәрәңгесен алларына куйды, үзе, өстәл янына утырмыйча, белгән догаларын укына-укына, чыбылдык арасыннан гына урыс хатынын күзәтте. Ире фронтка киткәч, Наҗия каенанасы белән яшәп калды. Зур улларына унике яшь инде, кул арасына керә, кәҗә белән сарыкка җитәрлек чыбык ташый, ач утырмыйлар. Югыйсә күршедә бөтенләй авыр хәлдәге кешеләр бар. Әнә, Мәхмүт сугышка киткәч, Гайшәсе биш бала белән калды, сыерлары казага тарып үлде. Сөт түгел, катык күрсәләр дә, зур шатлык аларга.

Төнне ничек чыкканын үзе генә белде Прасковья. Ярый әле, кызчыгы тыныч. Үзенең Настясын искә төшереп елап ала да ят баланы күкрәгенә кыса. Ни гаебе бар сабыйның? Тик менә Мәҗитенә ни дияр? Сугышка киткәндә, Мәҗит туачак баласына исем дә әйтеп калдырды: «Кыз булса, синеңчә Настя булса, минемчә, Нәфисә. Белсәң иде татарча ничек матур яңгырый: Нә-фи-сә! Изящная! – дип аңлатырга тырышты ул кәләшенә.– Әниләргә язармын, ул-бу булса, шунда очрашырбыз, хуш, бәгърем!» Шушы булды соңгы сүзләре.

...Прасковьяның иртән торуына Наҗия өйдә юк иде. Күп тә үтмәде, ашыгып кайтып керде: «Әйдә, җыен, ни булса да булыр, аңлаттым мин аларга барысын да»,  – диде ул, ашыктырып. Наҗия Прасковьяга барысын да сөйләп тормады. Мәҗитнең әти-әнисе яңалыкны ишетеп, нәүмиз калды. «Безгә Мәҗит ул турыда язмады, йөргән кызым бар, дип кенә хәбәр иткән иде, без аны марҗа дип уйламадык. Хур-рисвай итте инде бөтен авылга, болай булгач. Нишләрбез икән?» – дип елады Кафия апа.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Шыңшыма, – диде аңа йорт хуҗасы Миңнеяр. – Син ана кеше, син гаепле барысына да. Аңлатырга иде улыңа кем белән танышырга, кемгә өйләнергә икәнен. Имеш, Мәскәү күрсен, кеше булсын! Мин сине, чүпрәк башны, тыңлап ризалык бирдем аның башкалага китүенә!

Бу гаилә элек-электән диндар булып, балаларына да совет белеменә өстәп, дин сабакларын да өйрәтергә тырышты. Догалар ятлап, яшерен үткәрелгән Коръән ашларында Коръән аятьләре тыңлап үсте балалары. Миңнеяр аганы халык яшертен генә мулла дип йөртте, җеназага да, исем кушканда да чакырды. Дин ничек кенә тыелса да, халык үзенекен итте. Ә инде сугыш башлангач, тыюларга бик игътибар итүче дә булмады.

Миңнеяр Сәгыйтовның усал, гадел икәнен бөтен авылдашлары белә иде. Ул әйткән икән – закон. Менә шундый гаиләгә керергә җыена иде Прасковья. «Төенчегеңне миңа бир, балаңны юньлерәк искегә төр, – дип, Наҗия марҗа хатынны килен булып төшәргә әзерләде. – Чәчеңне күрсәтмә, яулыгыңны салма, каенатаң алдында бик күренеп йөрмә», – дип тә өстәде. Прасковья бу сүзләрдән бөтенләй калтырап төште. Капка төбенә килеп җитүгә, килен буласы кеше пөхтә сакаллы ир белән яулыгын алга төшереп бәйләгән хатынны күрде. Өсләрендәге җылы киемнәре әләм-сәләмгә охшамаган, хәлле икәннәре күренеп тора.

– Кабул итеп алыгыз, киленегез шушы була, – диде аларга карап Наҗия, һәм Прасковьяны артыннан төртә-төртә, бәләкәй капкага таба этәрде.

– Здравствуйте, – дип, тавышы чыгар-чыкмас дәште яшь хатын.

– И Аллакаем, күрәселәребез бар икән. Марҗа! Сап-сары чәчле марҗа!

Хуҗабикә шулай сөйләнде. Хуҗа кулындагы камчысын биетеп торды. Ул аны ни өчен тоткандыр, Прасковья моны күреп чигенеп үк куйды.

– Кайтсын гына әле сугыштан, күрсәтермен мин аңа Мәскәү марҗаларын! – дип, билгесез якка карап сукранды Миңнеяр.

– Ярар, атасы, өйгә керсен әле, күрше-күлән алдында сөйләшмик, – диде Кафия.

Берни аңламаса да, каенанасының йомшак дәшкәненнән җаны эреп китте киленнең. Ул Наҗия артыннан ялт итеп, өйгә узды.

– Әнә, мич артында сәке, шунда ятар, – дип ишарәләде карт, хатынына гына мөрәҗәгать итеп.

Карчык үзенчә сөйләп, Наҗия урысча аңлатырга тырышып, сәкегә барып җиттеләр. Баланың биләвен чиштеләр.

– Кем, кызмы, улмы? – диде Кафия, тизрәк нарасыйны күрәсе килеп.
– Дочь! – диде Прасковья.

Үзе эчтән генә калтырап китте. Дөресен Мишасына әйтер, әлегә ничек тә үткәреп җибәрергә иде бу танышу гыйлләләрен. Ул да булмады, каенанасы баланы кулына алды, йөзен ачып карады. «Һай, бер дә безгә охшамаган, суеп каплаган әнисе бит бу», – диде.

Карт, сер бирмичә, читтән генә балага күз салды: «Нигә, минем әниләр ягында барысы да сары чәчле, зәңгәр күзле мишәрләр», – дигән булды. Беренче танышу киче шулай тәмамланды... Иртәгәсен бөтен авыл мулла йортына Мәҗитнең Мәскәү марҗасы кайтканын белә иде инде... Ул да булмады, бригадир килеп җитте. Тупас тавышлы, атка атланып йөрүче Сәкинә озак сөйләшеп тормады. «Нечего тут отдыхать, бездә өч айлык бала белән түгел, ике атнадан соң да эшкә чыгучылар күп, быстро на ферму, завтра же!» – дип акырынып-бакырынып чыгып китте.

Мәскәү марҗасын авыл хатыннары тормышка бик тиз өйрәтте... Прасковья да яшьлеге белән бирешмәде. Себердә яшәгәндә алган чыныгуы белән бөтен эшне дә белеп башкарды. Баласын да карады, өйдә дә тик тормады. Аның бөтен теләге Мишасын көтеп алу иде. Ул кайтса, барысы да үзгәрер төсле иде...

Татарча сөйләшергә өйрәнүе генә кыен булды. Мичкә утынга дип чыкса, пүләнәләр белән сөйләшеп йөри башлады.

«Минем балам туачак, хатынымны кабул итегез инде» дип язган хаты Прасковья кайтып, ике ай үткәч кенә килеп иреште.

1942 елга да чыктылар. Авылга похоронкалар ешайды... Мәҗитнең әти-әнисе дә гел догада булып, улларын көтте. Кичләрнең берендә каенатасы Прасковьяга эндәште: «Син хәзер татарча ару сөйләшәсең, инде догалар өйрән. Без исән чакта сине мөселман итеп күрәсебез килә», – диде.

Анысына да ризалашты Прасковья. Бөтен күрше-күләнне таң калдырып, кечкенә булса да догалар укырга өйрәнеп алды. Тормыш шулай дәвам итте. 1944 елның сентябрендә көтүче Заһитың улы йөгереп керде. «Миңнеяр абый, Кафия апа, Фатыйма җиңги (Прасковьяга шундый исем кушкан иде хуҗа), сөенче, сөенче, соң нишләп берни бирмисез миңа, сөенче дим бит сезгә!» – дип, тупсага егылды.

Карт белән карчык бөгелеп төште, Фатыйма тиз генә үзен кулга алып: «А что такое сөенче?» – дияргә генә өлгерде.

– Мәҗит абый кайтты, Мәҗит абый, – дип, оран салды малай тагын.

Кафия малайга йомырка сонды. Үзе иңбашына шәлен дә салып тормыйча, авыл капкасына таба йөгерде. Прасковья тиз генә чәчен яулыгы астына матурлап кертте, күлмәген рәтләп куйды да Нәфисәсен җитәкләп, каенанасы артыннан атлады. Каенатасы гына өйдә сабыр гына утырып калды...

Юк, бу Прасковья белгән Миша түгел иде... Какча гәүдәле, аксаклап, әкрен генә атлап килүче җитди йөзле яшь ирне күреп, кәләше бермәлгә югалып калгандай булды...

Әнисен кочагыннан җибәрмәгән Мәҗиткә карап, бераз тын да алмый торды. Аннары бөтен көче белән иренең күкрәгенә капланып елый башлады. «Миша, Миша, миленький,» – дип русчага күчкәнен сизми дә калды. «Нинди Миша сиңа, Мәҗит ул, – диде анасы улының беләгенә ябышып.

– Балам, менә синең кызың Нәфисәң дә монда...»
Өч яшьлек бала чит кеше күтәреп алудан куркып елый башлады, анасына, дәү әнисенә елышты...

– Әтиең бу, әти дип әйт, – диде Фатыйма, теле шактый матур ачылган баласын әтисенә таба этеп...

Прасковьяның татарча сөйләшүен ишеткән Мәҗитнең йөзе яктырып китте, ул хатынын тагын да ныграк кысып кочаклады.

– Әти, әти кая соң? – дип шомланып сорап куйды яшь ир.

– Ул өйдә, сине көтә,– дип елмайды Прасковья.

Аннары тагы русчага күчте.

– А ты знаешь, меня здесь по другому нарекли, я сейчас Фатима...»

Мәҗит рәхәтләнеп көлде: «Фатыйма тек Фатыйма, күрдеңме, нинди яхшы кешеләр минем әти белән әни», – дип елмайды... Фронтовик кайту белән мунча яктылар. Кечкенә Нәфисә дә әтисенең биштәреннән чыккан шикәрне эләктергәч ачылып китте, тәтелдәп, сүзе бетмәде. Барысының да йөзеннән шатлык китмәде. Өч тапкыр яраланган Мәҗитнең аягы авыртса да, башка яралары йөрәген телсә дә, моңа әллә ни игътибар итүче булмады. Иң мөһиме, ул исән, ул иң якыннары арасында...

Мунча кызу гына иде. Утынны жәлләмәделәр, көне шундый иде. Иренең тәнендәге һәр ярасы күңелен сызлатты Фатыйманың... Каһәр суккан сугыш әнә нинди әзмәвер егетне бөгеп салган... «Паша, Пашенькам минем», – дип кочакларга азапланган Мәҗитнең йөзенә сыкрану чыкты. Күрәсең, бөтен сөякләре, сеңерләре авырта, сулкылдый иде...

Ирен тәрбияләп, кадерләп, аяк бармакларына кадәр җентекләп юындырды Прасковья. Моны күреп, күңеле әйтеп бетергесез ләззәт тулы ирнең күзләре яшьләнде...

«Паша, мин сиңа дөресен әйтергә тиеш, мин бик зәгыйфь кеше хәзер... Ир кеше булып чутлансам да, иркәк була алмам инде...» Фатыйма башта югалып калды. Мәҗиткә серен ничек ачарга белми торганда, күр, ул әнә нәрсә сөйли? «Ярый әле кызыбыз бар, миңа докторлар инде балаң булмас, дип кайтардылар...» Прасковья иренең кап-кара чәчләрен сыйпап, иркәләде, юатты.

– Син минем белән шушы килеш тә торырга ризамы? – дип сорады Мәҗит.

Фатыйма сүзсез генә аны иреннәреннән үпте...

Икенче көнне Миңнеяр ага яшьләргә никах укыды.

Сугыш тәмамланганчы, бригадир булып йөрде Мәҗит. Яраларын тикшерергә туктаусыз военкоматка чакырып тордылар, кем белә, ныклап төзәлеп киткәндер дә сугыштан качып ятадыр... Кайчак мәсхәрәләнгән кебек кайтып керә иде фронтовик ул комиссияләрдән... Ярый әле, аягы төзәлеп, аксаклыгы ул кадәр сизелми башлады...

Менә, ниһаять, Җиңү килде. Һай, ул көннәр...

...Фатыйма әби үзен тыңлап утырган күршесенә карап: «Киноларда күрәсез бит инде, беләсез, ул көнне кем онытсын», – дип куйды.

Мәликә өендә эшләре барлыгын искә төшерде, Фатыйма әби ятып тору ягын карады: «Ярар, балалар, калганын соңыннан сөйләрмен, хәлем бетеп китте әле...»

Мәликә икенче көнне иртән тагын керде. Чынаякка чәй агызганда: «Фатыйма әби, сугыштан соң ничек яшәдегез соң?» – дип сорап куйды. «Башкалар ничек яшәсә, шулай яшәдек. Ил күргәнне без дә күрдек. Халык бик әйбәт иде. Ярдәмчел, миһербанлы булды авылдашларым», – диде карчык бер сүз белән.
Чынлап та, авылда Фатыйманы тиз яратып өлгерделәр. Ирен хөрмәтләп, сүз тидермәгәнгәме, олыны – олы, кечене кече итә белгәнгәме, Прасковья үзенә карата берсеннән дә караңгы йөз күрмәде.

Шунысы да бик мөһим булгандыр: инде каенатасы белән каенанасы олыгаеп килгәндә, Миңнеяр ага мәҗлесләрдә Фатыймага Коръән ашы бүлеп торуны йөкләтте. «Мөселман булып киткән башка дин кешесе кулыннан аш алып ашау үтә саваплы, туганнар», – дип тә җибәрә иде бабай, килене белән горурланып. Кафия әби Фатыйманы намазга өйрәтте.

Менә шулай итеп, үз исемен дә онытып, Себер кызы татар гаиләсе гадәтләренә күнде. Дөрес, Красноярск ягындагы туганнарын эзләп табып, алар белән хат язышып торды ул. Ә энесе Сергей вафат булганнан соң, барып та кайтты. Пөхтә итеп киенгән, мөселманча яулык-шәлен ябынган Прасковьяны шаккатып каршы алдылар ерак Себер авылында. Кызганыч, ул барганчы энесен күмеп өлгергәннәр. Туганнары кара кайгыда, барысы да кара киемдә... Фотосын бер почмакка элеп, анда аракылы стакан, ипи куйганнар. Апалары кайткач, табын кордылар. Өстәл тулы ризык, ит иде. Ерак юлдан булса да, Прасковья чәй генә сорап алды.

Бисмилла әйтеп, ипи капкач, барысы да тын калды...

Энесе рухына догалар багышлап, хәер өләште Прасковья. Авылда иң хөрмәтле кешеләрнең берсенә әйләнде Фатыйма. Каенатасы белән каенанасы үлгәч, Мәҗит белән аны бер Коръән ашыннан да калдырмадылар, барган җирләрендә өрмәгән җиргә утыртмадылар.

Нәфисәләре шәһәргә китеп, һөнәр алды, тормышын корды. Ике кызлы булды.

Мәҗит оныклары дип, җан атты, Нәфисәсенә шатланып туя алмады.

Тик кызганыч, сугыш яралары үзенекен итте. Йорт хуҗасы озак кына авырып, вафат булды. Соңгы минутына кадәр Нәфисәсе яныннан китмәде. Иреннән уңмады ул, балаларын аякка бастыргач, авылга олыгаеп барган әти-әниләре янына кайтты. Фатыйма карчык кызына серен әтисе үлгәч кенә сөйләде... Нәфисә моны тәкъдире итеп кабул итте.

Үзен карап үстергән, бөтен назын-сөюен бүләк иткән әти белән әнисе тик берәү иде аның...

Бу кичне Фатыйма апа Нәфисәне түшәге янына чакырып алды да кулларын тотып утырды. «Сиңа көн дә рәхмәт укыйм. Минем гаебем бардыр синең алда. Әтиеңә дөресен әйтмәдем. Бәхиллегеңне сорыйм», – диде.

Нәфисә, күз яшьләренә бирелеп, әнисен кочаклады, аның чал чәчләреннән сыйпады.

«Әни, ничек, ни хәл яшәдең син бу серең белән? Йөрәккәең ничек түзде барысына да... Бәхилмен, рәхмәт сиңа, мең рәхмәт», – дип, әнисенең кытыршы кулларын үпте...

...Бу көнне Фатыйма әби иртәнге чәйгә тормады.

Тышта 2013 елның ямьле җәе иде...

Тәрәзә каршындагы агачта чут-чут килеп кошлар сайрады, көтү куганнан соң кычкырып исәнләшеп кереп килгән күрше Мәликәнең тавышы ишетелде: «Фатыйма әбекәй, тагын нинди серләрең бар, бүген дә сөйләшик әле...»

Тик әби боларның берсен дә ишетмәде, елмайган килеш ул мәңгелеккә йокыга талган иде... 

Халисә Рәйхан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X