erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

Мөрәленең моңсу көне

Мөрәленең моңсу көне

Вакыт табып, дустым, безгә

Кил, күр әле:

Җырлый чишмә, яши авыл!

Ул – Мөрәле!

 

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Якташыбыз Хәнәфи Бәдигыйның “Безнең авыл” шигырендәге әлеге юллар бүген бигрәк тә моңсу яңгырый. Килдек без бүген Мөрәлегә Хәнәфи дус! Әйе, матур, таза авыл, чишмәләре дә җырлап ага, яши авыл! Әмма гомере буе туган авылы белән элемтәне өзмәгән  язучы, шагыйрь, галим якташыбызны соңгы юлга озатырга килдек. Аның туган йорты каршында тукталып хушлаштык.

Район мөхтәсибе Әмир хәзрәт дога укыды. Район башлыгы Илшат Нуриев, дуслары, авылдашлары мәрхүм турында җылы сүзләрен әйттеләр.

Хәнәфи Бәдыйков  узган гасырның 70 нче елларында Арча район газетасында хатлар бүлеге мөдире булып эшләде, каләмен шунда чарлады. Кесмәс буендагы авылларда туып-үскән талантлы якташларыбыз сафын тулыландырды.

Без аның туганнарының, якыннарының кайгыларын уртаклашабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X