erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

Көндәшен балта белән чабып үтергән ир: «Балаларыңны бүтән күрмисең, диде» ("Интертат", Елена Саляхова)

Чаллыда вәхшиләрчә үтерү турындагы эш буенча хөкем ителүчедән 21 июньдә икенче кат сорау алдылар. Алмаз Маликов көпә-көндез элеккеге хатынының яраткан кешесен балта белән чабып үтерде. Мәхәббәт өчпочмагындагы низагның сәбәбе турында гаепләнүче үзе суд залында сөйләде.

2020 елның сентябрендә Чаллы халкын тетрәндергән фаҗига булды. Ул вакытта урам уртасында көпә-көндез ир-ат көндәшен балта белән чабып үтерде.

21 июньдә гаепләнүче Татарстан Югары суды залында берничә сәгать дәвамында әлеге фаҗига турында сөйләде. Гаепләнүче Алмаз Маликов сүзләренчә, аның беркемне дә үтерәсе килмәгән, фаҗига аның элекке хатыны Айгөл Маликова белән киеренке мөнәсәбәтләр аркасында килеп чыккан. Ул хатынын балалары белән очрашырга ирек бирмәүдә гаепли.

Алмаз Маликовны аның элеккеге хатынының яраткан кешесе – Егор Бобенконы вәхшиләрчә үтерүдә гаеплиләр. Тикшерү версиясе буенча, хөкем ителүче Айгөл белән Егорның клиникага килүен автомобилендә көтеп тора һәм алар янына килеп, аларга этен өстерә. Айгөл машинадан чыгып качарга өлгерә һәм клиникага йөгереп керә. Маликов автомобиль салоныннан Егорны өстерәп чыгармакчы була. Машина пыяласын ваткач, Егор салоннан чыгып качарга тырыша, тик Маликов аны куып тота һәм берничә тапкыр балтасы белән суга. Җәрәхәтләр исән калырлык булмый, ир шунда ук үлә.

Җинаять эше яңа баштан, яңа суд составында карала. Югары судның моңа кадәр яңгыраткан карары гамәлдән чыгарылган. Ул чакта Алмаз Маликов гаепле дип табылды һәм 10 елга ирегеннән мәхрүм ителеп, катгый режимлы колониягә җибәрелергә тиеш иде.

«Балалар белән күрешергә ирек бирмәде, хәтта адресын алыштырды»

Ир белән хатын арасындагы низаг аерылышудан соң тагын да көчәя. Алмаз баштарак вакытта үзенең элекке хатынын көнләшүдән эзәрлекләвен сөйләде. Бервакыт өенә барып, телефонын тартып алырга маташуын искә төшерде. Хатыны телефонын бирмәгәч, ир аңа йодрыгы белән ташлана. Боларның барысын да кечкенә балалары күреп торган.

«Мин алай теләмәдем. Әйе, мин аны этеп җибәрдем, иягеннән, кулыннан тотып тордым. Аннары ул минем аягыма, ыштаныма ябышты һәм мин аны селкеп төшерергә маташтым. Шул чакта мин аңа ялгыш аягым белән эләктем», – дип сөйләде хөкем ителүче.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Ул көнне Маликов Айгөлнең телефонын һәм сәгатен алып китә, берничә көннән соң кире кайтара. Аның сүзләренчә, бу хәлдән соң ул элеккеге хатынына хәтта дарулар да алып килгән.

Алмаз сүзләренә караганда, мөнәсәбәтләр Айгөл аны балалары белән очраштырмый башлагач җимерелә башлаган. Ул аерылган хатыны белән берничә тапкыр тыныч кына килешергә маташкан, әмма барлык омтылышлары барып чыкмаган. Ахыр чиктә, хатын яшәү урынын алыштырган, икенче фатирга күчкән, яңа адресны Алмаз белмәгән.

«Балалар турында барлык яңалыкларны чит кешеләрдән яки үз улымнан белә идем. Ул миңа аны башка мәктәпкә күчерүләрен сөйләде. Аннан мин Айгөлнең башка ир-ат белән мөнәсәбәтләргә керүен белдем. Мин аларга каршы түгел идем», – дип өстәде Маликов.

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/news/aerylgan-xatynynyn-soiganen-callyda-cabyp-utergan-ir-balalarynny-butan-kurmisen-dide-5853686

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X