Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Искәндәр Сираҗи: «Илһам Шакиров мине үз улы итеп үстерде, аның өендә байтак яшәдем»

    Журналист, язучы Искәндәр Сираҗи белән «Акчарлак» газетасында бергә эшләдек, күрешмәгәнгә дә байтак еллар икән. Аның белән «Сираҗи сүзе» газетасының Тукай урамындагы офисында очраштык. Искәндәр абый гомерлек үкенече, балачак җәрәхәтләре, Илһам Шакиров белән мөнәсәбәтләре, балалары турында ачыктан-ачык сөйләде ("Интертат", Казан, Лилия Заһидуллина).

     

    Салават Камалетдинов
    «Телевидениегә китүемә гомерем буе үкенеп яшәдем»
    Искәндәр абый, кешеләрдән арыйсызмы?

    — Күпкә китсә, бик каты арыйм. Андый вакытта офисыма кереп бикләнеп, телефоннарны сүндереп, кальян тарта-тарта ял итәм. Интернетта актарынам, материаллар карыйм, өйрәнәм, китаплар укыйм, бер нәрсә язмыйм… Газета чыгарганнан соң берничә көн шулай ятып алам. Сәхнәгә чыгып алганнан соң да шундый хәлсезлек тоям. Анысы душка кереп чыкканнан соң да бетә торган ару…

    Кайсы сәхнәләрдә чыгыш ясыйсыз?

    — Төрле концертларда чыгам, юмор, шигырьләр сөйләштергәлим, кайчакта спектакльләрдә уйныйм, киноларда төшкәлим, әле дус-ишләрнең хәмерсез мәҗлесләрен дә алып баргаларга туры килә… Инде күптән Раил Садриев белән икебездән генә торган спектакль куярга хыялланып йөрибез. Әмма яхшы пьеса табылмый, үз башымда да шәп идея тумый. Ә сәхнә мине гел үзенә тартып тора. Әгәр мине спектакльдә катнашырга, кинода төшәргә чакыралар икән: «Күпме түлисез?» — дип сорамыйм, җыенам да чыгып китәм. Чөнки ул миңа бик тансык әйбер.

    Гомерем буе бер әйбергә үкенеп яшәдем: арзанлы популярлыкка кызыгып, яшь чакта телевидениегә киттем һәм театрны ташладым. Театр училищесын тәмамлап, 20 яшьтә телевидениегә диктор булып килдем. Ул чорда телевидение бик зур популярлык бирә иде. Чөнки ике генә канал күрсәтә һәм теләсә-теләмәсә дә, безне бөтен кеше белә. «Татарстан» дәүләт телевидениесендә 12-13 кеше генә эфирга чыга, шуларның алтысы без — дикторлар. Дикторларның бик популяр чагы иде ул. Мин хәзерге популяр артистларга: «Егетләр-кызлар, сез чын популярлыкның нәрсә икәнен белмисез», — дим. Ә без шуның аша уздык…


    Салават Камалетдинов
    Һәм ул популярлыкны күтәрә алмадыгыз…

    — Әйе, мин аны күтәрә алмадым, яшермим. Ул чакларымны әле дә хәтерләүчеләр бар. Мин 26 яшемдә эчүне ташладым. Камал театрының олырак буфетчылары мине күргәч хәзер дә җиңелчә калтыранып куялар. Ә бит эчмәвемә дә егерме елдан артык. Димәк, онытылмаслык кыланылган… Ул әйбердән дингә килү коткарды, бетәсе идем.

    Әгәр шул вакытта телевидениегә китмәгән булсагыз, бүген кайсы театрда эшләр идегез?

    — Театр училищесын тәмамлаган елны Камалдан башка миңа бөтен театрлар да «заявка» биргән иде. Студент чакта Камал театрының кече залында «Кара пута серләре» ндә негр малаен, «Хуҗа Насретдин» дә күмәк сәхнәләрдә, Тинчурин театрында «Сөембикә егет сайлый» да — Искәндәрне, Яшьләр театрында «Сандугачлар килгән безгә» дә — Айтуганны, «Уеннан — уймак» та — Гольфстримны уйный идем. Шамил Бариев курсында укыдым, ул: «Сез башта укып бетерергә, аннан уйнарга тиеш», — ди иде, шулай да рольләрем булып торды. Мин бит театрга Авыл хуҗалыгы институты аша килдем.

    Ничек алай килеп чыкты?

    — Институтка килгәч, әни мине Илһам Шакиров янына алып кереп китте, алар электән дус иде. «Әйдә, кереп чыгыйк әле», — ди. Илһам Шакиров шунда: «Юләр мәллә син, театр училищесына керергә кирәк», — диде миңа. Уйлап кара, артист булыр өчен театр училищесына керергә кирәк икәнен дә белмәгән авыл баласы идем. Казаннан 35 чакрым ераклыктагы гына Биектау районының Ташлы Кавал авылы малае өчен ул вакытта Авыл хуҗалыгы институтындагы үзешчән театрдан да зуррак театр юк сыман иде.

    Безгә Камал театрының бер дә килгәне юк, ә мәрхүм Роберт Галиев студентлары белән елга ике тапкыр килә. Аның артистлары безнең өчен чын йолдызлар! Мин авылда әби белән генә үстем һәм безнең өйдә каралы-аклы телевизор 80нче елларда гына барлыкка килде, клубка концерт-театр килү — авылда зур вакыйга иде.

    Шуннан соң Илһам Шакиров киңәше белән Театр училищесына барып кердегезме?

    — Киңәш белән генә түгел, «сөйләш» белән булды ул. Илһам Шакиров училище директоры Мәсгут Имашевка шалтыратты. Ул елны театр училищесында актерлык курсы җыймыйлар, аны ике елга бер генә җыялар иде. Шагыйрьләр Рөстәм Сүлти, Фәрит Гази беренче курстан соң училищедан университетка киткәннәр, тагын берничә студентны куганнар… Шулай итеп икенче курска өстәмә студентлар җыйдылар. Ул буш урыннарга Ләйсән Мәхмүтова, Чулпан Казанлы, Марат Касыйм, Илфат Камали, мин килеп кердек.

    Укып бетергәндә төркемдәшем Ирек Әхмәтханны Казандагы бер театр да чакырмаган. Без аның белән бер төрлерәк фактурадагы артистлар — бер театрга икебезне дә алырлык түгел. «Син барыбер телевидениегә яки филармониягә китәсең, Тинчуринга барма инде», — диде ул миңа. Кеше сораганда баш тарта белмим: «Ярар, бар, мин бармыйм», — дидем. Ул хәзер атказанган артист исеме булып та сәрхушлектә йөри икән, күргән сабакташлар театрга кире кайтарырлык түгел, диләр. Ә бит шәп артист иде — хәмер харап итте…

    Раил Садриев белән Буа театрын ачкан чакларда, мин үземнең стихиямә кире әйләнеп кайттым. Бүген Раил театрны бер дигән итеп алып бара, Россия күләмендәге фестивальләр, иҗат лабораторияләре үткәрә. Былтыр минем әсәрем буенча «Тәүбә» спектаклен куйды, мин шуннан кызып китеп, өченче пьесамны язарга тотындым. Беренчесен — «Сержант»ны, 15 еллар элек Г.Кариев театры куйган иде инде…


    1 из 8

     

     


    Искәндәр Сираҗиның шәхси архивы
    «Әнине үтерүчене үзем тоттым»
    Күп язасызмы?

    — Әдәби әсәрләрне күп язмыйм. Газета чыгаручы кеше булгач, минем язу ихтыяҗым канәгатьләндерелә. Язмый кала алмаслык дәрәҗәгә җиткәч кенә язарга утырам. «Татполит» дигән «Ютуб» каналны да гамәлгә куйдым, ләкин анда да дәшми калып булмаганда гына әйтәм — төп эшне сәясәт белгече Руслан Айсин алып бара. «Бер утыру — бер гомер» дигән роман-трилогиямнең икенче өлешен язып ятам…


    Салават Камалетдинов
    Рәнҗеткән кешеләрегез бармы, Искәндәр абый?

    — Бардыр инде… Элек берәрсен үпкәләтсәм, кайгыра идем, хәзер тирем калынайды — бегемотныкы шикелле. «Үпкәләсәң, үпкә ашарсың», — дим дә китеп барам. Әле бер көнне бер ханым шалтыратты. «Минем әнине 15 ел элек язган идегез. Бөтенләй хаксыз түгел идең дип тә әйтмим, ләкин барыбер әнине рәнҗеткән моментлары бар иде. Туганнар әйткән сүзне керткән идең, әнигә килен кеше буларак тап төште. Шушы көннәрдә әни үлде, шуны әйтү өчен генә шалтыратам», — ди.

    Без ул хатын белән сөйләшә-сөйләшә дуслашып беттек. Үзе подполковник, юрист, полициядә эшләп чыккан икән. «Сез полициядә дәлилләрне шаһитләр сүзләреннән җыясыз бит. Без дә журналист тикшерүендә шулай сорашабыз — туганнарыгыз сүзен кертми булмый иде», — дип аңлаттым. Бөтен кешегә дә ярап булмый бу дөньяда. Кемнәргәдер катырак та әйтеләдер…

    Үкенерлек мизгелләрегез бөтенләй юкмыни?

    — Берничә мизгел бар. Вак әйберләр кебек ул, ә минем өчен дөнья масштабындагы фаҗига сыман, онытылмыйлар… Әнинең әбисе — Хаҗәр карчык белән үстем бит инде. Әби миннән дә усал, орчык кадәрле генә карчык. Рамазан ае иде, балык тотып кайттым. Без, малай-шалай, балыкны су буенда ук чистартып кайтабыз… Ул вакытта бездә газ плитәсе юк — керосинкада пешерәбез. Шул балыкны пешердем дә ашап та бетердем, шундый ач идем. Таба юу гадәте юк, шул килеш калды. Әби эссе җәйдә уразада, авыз ачыр вакыт җиткәч, шул табаны күрде дә: «Ичмасам, кылчыгын да калдырмаган әзрәк», — дип тыныч кына үзалдына әйтеп куйды.

    Үземә бу турыда бер сүз әйтмәде. Тик шул очрак өчен хәзер дә үземне гаепле хис итәм. Ә бит бу тормышта чынлап үкенердәй эшләр дә эшләнгәндер, алары түгел, ә менә шушысы истә калган. Миңа 7-8 яшь иде анда… Үсеп җиткәч эш, дөнья басты — әби янына кайтып йөреп тә булмады, җирләргә дә кайтмадым — кайтармый торган җирдә идем…

    Әниегез турында да сөйләгез әле.

    — Без әни белән якын түгел идек. Әни мине җиде айлык чагымда ук үзенең әбисенә калдырып, яңадан, дөресрәге, беренче тапкыр кияүгә чыккан. Мин 17 яшьтә җилдән туган бала. Үги әти белән алар Казанның Дәрвишләр бистәсендә яшәделәр, безнең авылдан нибары 25 чакрым юл инде, әмма ул заман өчен ерак — машиналар аз чор бит.

    Кайтып йөри иде ул. «Мине алып китегез», — дип машиналары артыннан йөгергәнемне дә хәтерлим, әмма үги әти мине яратмый… Соңыннан әни аннан аерылып, икенчегә кияүгә чыкты, анысы белән уртак тел тапкан идек. Бала чактан бергә булмагач, үсә төшкәч тә әни белән без бик якын булмадык. Әни 34 яшендә үлде. Миңа ул вакытта 17 яшь иде.

    Әниегезне сезнең күз алдында үтергәннәр бугай…

    Реклама

    — Юк, икенче «номерлы» үги әтине күз алдымда бусага аша йөрәгенә пычак белән кадап үтерделәр. 1980нче еллар — бандитлар чоры, ул үзе дә бандитрак иде… Ә әнине өйдә Юра исемле бәндә башына чүкеч белән сугып үтергән иде… Әни авылга, әби янына кайтып китәргә җыенып йөргән. Мин кайтканда әни үлгән иде инде.

    Әнине дә, үги әтине үтергән кешене дә үзем тоттым. Үги әтине үтергән кешенең башына шунда ук чүкеч белән кундырдым да, милиция килеп алып та китте. Әнине үтергән кешенең дә кем һәм кайда булырга тиеш икәнен чамаладым. Йөгердем шул йортка. Килеп керүгә: «Синме?» — дидем. Ул икәнен күзеннән үк аңладым. Өстенә утырып кыйнаган вакытта милиция килеп тотып калды — бәлки үтергән дә булыр идем, бик якын булмаса да, әни бит…


    Салават Камалетдинов
    «Утыруым белән горурланмыйм, әмма аны яшермим дә»
    Сездә балачак комплекслары калдымы?

    — Калгандыр дип уйлыйм. Кайда, нинди шартларда яшәвебез, ни күреп үсүебез — һәр нәрсә холкыбызда чагылыш таба. Син мине күптән беләсең, берәр кайчан начар киенгәнемне күргәнең бармы?

    Юктыр…

    — Бәләкәй чакта мин яңа кием кияргә хыяллана идем. Биш яшьләргә хәтле төпсез ыштан белән үстек без. Мин беренче класска Лилия исемле ике яшькә олырак кызның портфеле белән бардым, алырга әбинең 12 сум пенсиясе җитми, әни үги әти белән йорт төзи. Кешедән калганны киеп үстем… Әле аны башка балалар таный һәм мине үрти иделәр. Бервакыт борынга кызлар исе керә башлады, ә өскә кияргә шәп кием юк. Ата-аналы яшьтәшләр мотоцикллар алырга тотындылар, күрше авылларга кызлар янына чабалар. Мин дә кызыгам… Көтү көтеп, комбайнда эшләп, якшәмбе көннәрендә колхозга сенаж каерырга чыгып, барыбер үземнекен иттем — мин дә «Минск» матае алдым. Шуннан бирле мин киенүгә зур игътибар бирүче булып калдым.

    Аннан тәмле ашарга яратам. Мине кафе-ресторанга кертеп, теләсә нәрсә ашатып чыгарып булмый, ошамаса чыгып китәм. Өйдә дә яхшы ир түгел мин — хатын нәрсә бирсә, шуны ашамыйм. Мин бирән түгел — гурман. Ул да комплекслардан килгән әйбердер…

    Моннан тыш, минем тамырларым Биектаудан. Биектау холкы шундый: без җиңелергә яратмыйбыз, үлгәнче сугышабыз. Шундый шартларда һәм яклаучым булмаячагын балачактан белеп үстем — мин үземнән башка берәүгә дә кирәк түгел. Шуңа күрә үз-үземне якларга туры килде. Бәләкәй чакта миңа каршы нәрсәдер сизсәм, шунда ук үзем һөҗүм итә идем. Яшь чакта бергә йөргән дус малайлар: «Синдә үз-үзеңне саклау инстинкты юк иде», — дип хәзер дә әйтәләр.

    Бервакыт 2нче гимназия яныннан яшьлек дустым белән үтеп барабыз. (Элек андагы «братва” ның җыеннары гел шуның ишегалдында була иде.) «Карале, синең белән монда йөргәндә минем шушы гимназиядә дүрт балам укыячак дип уйлар идеңме?» — дип сорыйм. «Мин ул вакытта син бу кадәр яшәрсең дип тә уйламый идем. Синең үз-үзеңне саклау инстинктың юк — беренче булып үтерерләр дип уйлый идем», — ди. Ул чакта бергә йөргән дусларның күпчелеге инде бу дөньяда юк. Кайсыларын 90нчы елларда үтереп бетерделәр, кайсылары эчеп, наркотиклар кадап үз-үзләрен бетерде… Гомер озынлыгы бездән тормый, Аллаһы Тәгалә күпме биргән, шулхәтле була. Гомере буе океаннар кичкән диңгезче күлләвектә таеп егылып, шунда батып үлгән, ди бит…


    Салават Камалетдинов
    Татар язучылары арасында утырып чыккан кешеләр тагын бар. Әмма алар биографиясенең бу өлешен кешегә күрсәтмәскә тырышалар…

    — Бу бит горурланырдай әйбер түгел. Мин дә утыруым белән горурланмыйм, әмма аны яшермим. Чөнки дәшми башлавым белән мине сөймәүчеләр төрле даирәләргә шушы хакта яза башлыйлар. Телевидениедә «Мәдәният дөньясында» тапшыруында эшләгәндә Илшат Әминовка минем өстән: «Без белгәч курыктык — ул төрмәләрдә утырган кеше икән бит», — дигән эчтәлектәге шикаять килгән. Шуннан соң Илшат Әминовка «Бер утыру — бер гомер» китабымны керттем дә бирдем. «Яшергәнем юк, ул хакта роман да яздым», — мин әйтәм.

    Мин кем беләндер сүзгә киләм икән, уйлаганымны ачыктан-ачык әйтәм, ә куркаклар астан эш итәләр — анонимкалар сырлыйлар. Шуның аркасында минем сүзне җитди кабул итмәскә тырышучы түрәләр дә бар. Имеш, зек! Әмма алар миннән яхшыракмы соң? Әгәр гаебем булса, мин аның өчен инде җәза алган, ә алар әле алмаган. Ни өчен икәнен һәркайсы үзе белә, ә кайберләрен мин дә беләм. Шуңа күрә, борын җыерырлыклары юклыгын күпләргә аңлатырга туры килә.


    «Балаларымда күп төрле сәләтләр күрәм»
    Сез тиз гашыйк булучан кеше идегез, хәзер дә шундыймы?

    — Минем хәзер дә матур кызларга күзем төшәргә мөмкин, ләкин кызлар миңа гашыйк булмас инде — 30 килога картайдым. Гыйшык утларында янар чорлар узды, үземнең кызларым үсеп җиттеләр, хәзер аларны кияүгә бирергә вакыт. Олысы Айгөлгә бу көннәрдә 27 яшь тула.

    Мәскәүдәге кызыгыз — Айгөлме? Татарча сөйләшәме?

    — Бик начар гына сукалый.

    Ул икенче никахтан туган балаларыгыз белән аралашамы?

    — Элек кайтып йөри иде, хәзер элемтәбез юк дәрәҗәсендә. Айгөл Мәскәү дәүләт медицина университетында стоматология белгечлегенә укыды. Аның монда күптән кайтканы юк. Минем белән үсмәгәч, әти буларак мин аңа якын түгелдер дип уйлыйм…

    Икенче никахтан туган балаларыгыз кайларда укый?

    — Йолдыз Казан Театр училищесында рәссам-костюмерлыкка укый. Рәйхан быел тугыздан соң Театр училищесына актерлык бүлегенә кереп караган иде, әмма Фәрит Бикчәнтәев үзенең курсына алмады, чөнки кызымның әтисен яратып бетерми бугай… Шуңа күрә Халык иҗаты техникумына — рәссам-бизәүче бүлегенә укырга керде. «Киләсе елга Театр училищесына тагын кереп карыйм, актриса һәм режиссер буласым килә», — ди. Чөнки дүрт ел театр студиясенә йөрде — сәхнә канына сеңгән.

    Мин анда бик күп сәләтләр күрәм: Рәйханнан актриса, драматург, язучы-прозаик, журналист чыгачак. Ул ике ел рәттән хикәяләре өчен Русиякүләм бәйгеләрдә гран-при һәм алтын медальләр алып кайтты, зур язучылар мактаганнар. Ләкин Татарстандагы бер бәйгедә жюрида утыручы язучы ханым хикәясендә бозыклык чалымнары күргәч, үз фикерен әйткән: «Һәркем үз бозыклыгы дәрәҗәсендә аңлый», — дигән, соңгы турга да уздырмады. Татар язучылары урысныкыннан «гаделрәк» һәм «таләпчәнрәк” тер, мөгаен.

    Рәйханның режиссер Ренат Әюповта пьесасы ята, быел ул аны Яшьләр театрындагы лабораториядә куймакчы. 15 яшендә язган пьесасы бу, хәзер аңа 16 яшь. Мин укып чыккач, үзем дә аптырадым — яшүсмерләр турында чын сәхнә әсәре булып чыккан! 18 яшен тутырып килүче кызым Йолдыз да шигырьләр, проза әсәрләре яза, татарчадан урысчага тәрҗемә итә. Улым Арысланга 11 яшь, аны да сәхнәдән башка юлда күрмим — әйбәт кенә җырлый, берничә конкурста төрле дәрәҗә лауреатлар булды.

    Кече малаем Ирханга бу көннәрдә генә алты яшь тулды. Ул бик яхшы сүгенә — аннан мулла чыгачак, бөтенесен «тәмуг кисәүләре» дип сүгеп йөрер… Анысын дин юлыннан җибәрергә ниятем бар. Өч кыздан соң улларым туса, берсен дин буенча укытырмын дигән сүзем бар иде. Ирханны дини балалар бакчасына да йөрткәләп алабыз.


    Казандагы милли мәгариф бары 2нче гимназиядә генәме? Сез Азинода да татар мәктәпләре ачтырырга маташкан идегез…

    — Әйе, 2нче гимназия генә калды. Бер урыслашкан мәктәпне кире татарчага әйләндереп булмый, ә яңа төзелгәнен билингваль иттеләр дә, ике телле булды, имеш. Чынлыкта, урысча укыта торган мәктәпкә кайтып калды… Балалар бакчаларында татар төркемнәре ачтыра алган идек әле, аның өчен дә хәләл җефетем Эльмира белән заманында нык көрәштек — РОНОга, шәһәр мәгариф идарәсе җитәкче Илсур Һадиуллинга чәчрәп килеп керә идек. Ул гел безнең якта булды, инде мәгариф министры булгач та шул юлыннан тайпылмас дип өметләнәм.

    Күпләр балаларын татарча укытырга куркып йөргәндә, без шәһәрнең икенче башындагы Глушко урамыннан татар гимназиясенә йөрттек. Көн саен бөкеләр ерып бер сәгать бардык, бер сәгать кайттык… Хәзер Биектау районы Чернышевка авылында яшибез, көн саен гимназиягә 45 минутлык юл үтәбез. Югыйсә, анда да урыс мәктәбе бар… Мин милләткә хезмәт итүдә үземнән торганны эшлим — соңгы дүрт баламны татар итеп тәрбияләдем, милләткә файдалы кешеләр итеп укытып чыгарырга тырышам. Балаларымның бөтенесе нота таный, рәсем ясый белә, җыр, театр студияләренә йөрделәр һәм йөриләр, спорт белән шөгыльләнәләр.    

    Моңарчы 3-4 ел рәттән, кайвакыт икешәр сменага «Сәләт» лагерена баралар иде. Быел бармадылар. Чөнки хәзерге «Сәләт» элеккечә татарлыкны саклый торган урын түгел. Анда бүген татар булмаган балаларны да алалар. Без башкаларны түгел, үзебезнең балаларны татарчага өйрәтергә тиеш әле. Нәтиҗәдә, балалар аннан кайткач каршы дәшәләр, бәхәсләшәләр, киемнәрен үзгәртергә тотыналар, кирәкмәгән әйберләр белеп кайта башладылар. Әмма үзләре шунда барырга атлыгып торалар. 

    «Илһам Шакиров мине үз улы итеп үстерде, аның өендә байтак яшәдем»
    Яңа гына хатыныгыз Эльмира апа (Эльмира Сираҗи — «Мәдәни җомга» газетасы журналисты) шалтыратып: «Намаз киемнәрем кайда?» — дип сорады. Шкафның кайсы почмагында ятканын аңлатып бирдегез, исем китте. Өйдәге хатын-кыз киеменә кадәр белеп торасызмы?

    — Юк, ул әле төнлә генә балалар белән чит илдә ял итеп кайтты. Өйдә үзем генә калсам, мин йоклый да алмыйм — өй җыештырырга тотынам. Керләргә кадәр юып, үтүкләп куям. Хатынның кирәксез киемнәре дә шкафта үз урынын алды. Минем хатын күп еллар кибет ишекләренең кайсы якка ачылганын да белми яшәде — өйдән чыкмыйча, бер-бер артлы туган дүрт баланы тәрбияләде. Кайчак өске киемнәргә кадәр алып кайтам, үлчәтеп карыйм да, ошамаса, кибеткә кире илтеп бирә идем. Мин гаиләмне шулай кайгыртып яшәргә тиеш. Өйдә канәгать һәм бәхетле хатын яшәсә, үземә дә әйбәт бит.


    Хәзер балалар да кайчак әниләренә: «Юк ла, кибеткә синең белән түгел, әти белән барабыз. Син бәясен карый башлыйсың, әти бәясен дә карап тормый ул», — диләр… Бу арада кызларым белән кием, чәч төсе мәсьәләсендә уртак тел табып булмый әле — мин теләгәнчә киенмиләр. Әлегә бераз ирек бирдек. «Сез теге вакытта моны кидермәдегез, чәчне кистерергә рөхсәт итмәдегез», — димәсеннәр өчен, сүз әйтмибез. 

    Күпмедер вакыттан соң тагын кысасы булыр, бу мәсьәләдә балалар белән килешүләр төзелде. «Яңадан киенәсез, укып бетергәч, яулыкка төренүгә кадәр җитәсез», — дидек. Чөнки җәмгыятьтә, ишләре арасында ак карга булып йөрү аларга авыр, ә безнең аларның тормышын авырайтасы килми. Шулай да, кыз баланы «калынрак» киендерәсе килә. Гимназиягә яулыклар киеп килгәннәр иде, укытучылар «яулыклы башың белән» дигәнрәк шелтәләр ясагач, салдылар. Бала яулыклымы, түгелме — шукланырга тиеш, почмакта сәҗдә генә кылып утыра алмый бит инде…

     

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (1)
    Осталось символов:
    • 6 сентябрь 2021 - 14:13
      Без имени
      "Сез Илһам Шакиров белән нык аралаша идегез. Аның турында берәр истәлек сөйләгез әле. — Мин Театр училищесына кергәч, алар әни белән килештеләр дә, мин анда яшәргә тиеш булдым. Яшь чак, башкала хөрриятеннән файдалану өчен җан ирек таләп итә, ә мине тагын бер карт контроленә куялар! Бөтен вөҗүдем моңа каршы иде. Мине бит тулай тораклар, андагы гүзәл кызлар көтеп тора! Ләкин тулай торак тормышын озак татытмадылар — бабайның дусты, эчке эшләр министры урынбасары Нурулла Абдулла улына шалтыраткан да, мине милиция хезмәткәрләре өйгә кайтарып куйды. Баксаң, шәһәр үзәгендәге өч бүлмәле фатирда яшәү тулай торактан әйбәтрәк икән. Шулай итеп, 24 яшемдә үз почмагымны булдыргач та анда байтак яшәдем әле. Шунда өйләндем, олы кызым Айгөл дә анда яшәгәндә туды… Аны «бабай» дип йөри идем. Ул мине үз улы итеп үстерде, әни булмагач әти урынына калды. 20 яшьтә үк өйләндерде. «Болай йөрсәң, бозылып бетәсең син, малай актыгы», — диде.....".(ИТ)