erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

Һиндстанда яшәүче Эльвира: «Пуруга кияүгә чыккач, әти минем белән ярты ел аралашмады» ("Интертат", Ләйлә Хәкимова)

Күпчелек яшьтәшләрем кебек үк, Радж Капур, Митхун Чакроборти катнашкан һинд фильмнарын карап үстем мин. Хәзер Һиндстанда яшәүчеләрнең тормышын Казан кызы Эльвираның блогыннан күзәтеп барам.

Эльвираның кияүгә чыгып, Һиндстанга китүенә унике ел. Әти-әнисенең каршы булуы, чит милләт, чит тел, башка менталитет һәм безгә ят булган тормыш шартлары да куркытмаган аны.

-Мин Казан шәһәрендә туып-үстем, әти-әнием Апас районында яши, – ди Эльвира. - Әтием Фәрит татар милләтеннән. Ул бүгенге көндә мөгезле эре терлекләр асрый, үзенең ит сату нокталары бар. Әнием Вера рус милләтеннән, үзенең азык-төлек кибетендә хезмәт куя. Икесе дә бик тырыш, лаеклы ялда булсалар да тик утыра белмиләр. Җәй көне бакча тутырып җиләк-җимеш, яшелчә үстерәләр, - ди Эльвира.

«Ирем белән аралашу өчен сүзлек тотып йөрдем»

2007 елда булачак тормыш иптәше Пуру белән Казанда таныша ул.

Танышканда без икебез дә студентлар идек. Мин педагогика университетының дүртенче курсында, ә Пуру медицина университетының икенче курсында белем ала иде. Ул вакытта иптәш кызым Бангладештан бер егет белән очрашып йөрде. Минем дә башка милләт кешесе белән аралашасым, чит телләр өйрәнәсем килде. Бу хакта иптәш кызыма әйттем һәм ул минем телефон номеремны Пурушоттамга биргән. Ирем бик оялчан егет булып чыкты, шуңа күрә беренче смс хәбәрне ул түгел, аның исеменнән дусты язды. Нәкъ менә аның ярдәмендә без таныштык, аралашып киттек, - дип искә ала Эльвира.

Яшьләр бер ай дәвамында телефоннан гына аралаша. Соңрак Пуру аны очрашуга чакыра, беренче тапкыр очрашкан көнне Эльвира елмаеп искә ала.

Беренче очрашуга Пуру соңга калып килде. Ул башкалардан аерылып тора иде, шуның белән дә мине үзенә каратты. Бик итагатьле, оялып кына аралаша. Беренче очрашуда нәрсә хакында сөйләшкәнебезне дә хәтерләмим. Бик авырдан гына аралаштык. Ул рус телен бик начар аңлый иде, минем дә инглиз телендә сөйләшүем бик оста килеп чыкмады. Үзем белән сүзлек алып бардым, Пуру белән шулай аңлаштык. Очрашудан кайткач, Пуру мине ошатуын әйтте. Аннан соң очрашып йөри башладык, - ди ул.

«Башка милләт кешесе белән рәхәт тормыш күрмәячәксең, диделәр»

Әти-әнисе Пуруның Казанда табиб һөнәрен үзләштерүен теләгән. Тик 2008 елда уку өчен түләмәгәч, Пуруны университеттан, укулардан азат итәләр.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Пуру әти-әнисе биреп җибәргән акчаны авыр хәлдә калган иптәш егетенә биреп торды. Теге егет акчаны вакытында кире кайтара алмады. Икенче тапкыр Пуру гаиләсеннән акча сорарга оялды. Пуруны контракт нигезендә укырга Тверь медицина университетына күчерделәр. Уку елы башланыр алдыннан сукыр эчәгенә операция ясадылар. Ул университетка килгәч, аны бары тик икенче курска гына алачакларын әйттеләр, ә бу тагын өстәмә акча. Аннан соң Пуруның әтисе аңа кире Һиндстанга кайтырга кушты һәм ул ризалашты, - диде Эльвира.

Янәдән кавышу, гаилә кору аларга җиңел генә бирелми. Шактый сынаулар аша узарга туры килә. Яшьләрнең бер-берсенә карата хисләре хакында әти-әниләре дә белеп ала һәм каршы төшәләр. «Башка милләт кешесе белән рәхәт тормыш күрмәячәксең», - дигән сүзләрне күп ишетергә туры килә Эльвирага.

«Пуруга кияүгә чыккач, әти минем белән ярты ел аралашмады»

Пуруга өч айга виза эшләттек, ул Казанга кайтты. 2009 елда аның белән язылыштык. Ике як әти-әни дә каршы булдылар, шуңа күрә безнең купшы, затлы туй мәҗлесе дә булмады. Ак туй күлмәге дә кимәдем. Катгый рәвештә әни генә каршы булмады. Шулай да, ул да мине кире уйларга үгетләп карады. Ул башка милләт кешесе белән гаилә коруның нәрсә икәнлеген үз мисалында белә. Пуруга кияүгә чыккач, әти минем белән ярты ел аралашмады, шуңа күрә туган нигеземә дә кайта алмый яшәдем. Пуруның да әти-әнисе мине кабул итәргә теләмәде. Үз милләтенә хас булган традицион никахтан баш тартканы өчен аңа үпкәләделәр. Һиндстанда элек-электән кияү, кәләшне балалары өчен әти-әниләр сайлый, - ди Эльвира.

Хәзерге көндә гаиләләр арасында мөнәсәбәтләр җайланган. Алай гына да түгел, бүгенге көндә Эльвира Һиндстанда Пуруның әтисе Трамбак һәм әнисе Нанда белән бер йортта тора. Амрит исемле улларын үстерә алар.

Әти-әниләргә үпкәбез юк, аларның безнең киләчәк тормышыбыз өчен борчылуларын яхшы аңлыйбыз. Амрит улыбыз Казанда туды, аңа өч яшь тулгач, Һиндстанга күченергә карар кылдык. Пуруның үз планнары бар иде, туган ягында акча эшләү өчен мөмкинлекләр дә күбрәк булуын әйтте. Минем башта чит җиргә күченәсем килмәде. Бөтенләй башка мохит, башка кешеләр бит. Яшәү шартлары да башка төрле. Әти белән әнинең дә җибәрәсе килмәде. Әти елап озатып калды. 2019 елның 21 августында Һиндстанга күчендек, - ди Эльвира.

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/news/hindstanda-yasauce-elvira-citte-maxabbatka-millat-komacaulamyi-5853463

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X