erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

Илнар Сәйфиев: "Балаларымның хәле авыр булгач, чишмә ясарга сүз бирдем"

Татарстанның атказанган артисты Илнар Сәйфиев кабат сәхнәне яуларга, гастрольләргә чыгарга җыена. Бу хакта җырчы үзе безгә сөйләде.

“22 апрельдә миңа – 40 яшь, ә сәхнәдә иҗат итүемә 20 ел тула. Юбилей елы уңаеннан көздән Татарстан, Башкортстан, Екатеринбург якларында концертлар куярга исәп, Аллаһы боерса. Хәзерге вакытта репертуарыма яңа җырлар туплау өстендә эшлим.

Моннан биш ел элек игезәк балаларым туды. Ул вакытта балаларның һәм хатыным Ләйсәннең хәле авыр булгач, үзем үскән Тукай районы Биклән авылында чишмә ясарга сүз биргән идем. Һәм мин ул эшне башкарып чыктым. Ул “Сабантуй чишмәсе” дип атала. Чишмә утлар белән яктыртылган, чәчәкләр клумбасы да бар. Быел чишмәнең биш еллыгы уңаеннан Сабан туе мәйданын тагын да зурайтып, яңартып эшләргә планлаштырам. 

Тагын бер яңалыгым бар – хәзер дөрес туклану рәвеше алып барам. Кичке сәгать 5тән соң ашамыйм, көн саен 20 чакрым җәяү йөрим. 85 килодан 72гә калдым. Максатым – 60 килога кадәр ябыгу”, - дип сөйләде Илнар Сәйфиев.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

http:// http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/ilnar-syfiev-balalarymny-khle-avyr-bulgach-chishm-yasarga-sz-birdem

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X