erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

Ике ана баласы

(тормыштан алынган бер язмыш)



     Яңа сатин күлмәген көзге пычракта пычратмаска тырышып, зур резинкә итекләре белән ләпекне читләтеп уза-уза, Дилбәр инәкәе артыннан атлый. Инәкәе − ягъни әнисе Оркыя югары очта яшәгән ятимә карчыкка гает коймагы илтергә бара. Мондый бәйрәм көннәрне кечкенә кыз аеруча ярата. Әнисенең дә, күрше апаларның да кәефе күтәренке, йөзләре ачык, телләре татлы. Бер-берсенә хәер тарату, дога уку, аннары мичтән яңа чыккан пәрәмәч, бәлеш белән чөкердәшеп чәй эчү. Мондый тәмле сыйлардан соң зурларның учларына текәлеп кылган догалары, теләкләре чынга ашасына Дилбәрнең шиге калмый. Гает хәереннән кызга да әзме-күпме өлеш чыга – әнә яңа күлмәк кесәсенең төбендә берничә бакыр тиен күңелне җылыта. Урамда очраган бер кешенең үзенә төбәлеп, Галиябану кызымени? дип соравы гына кызга ошап бетми. Бик еш яңгыраган бу сорауга күнексә дә, Дилбәр икеләнеп инәкәенә карамый калмый – ни дип җавап бирер икән? Кызның күңел халәтен аңлапмы, инәкәе кызын үзенә тарта төшә һәм башыннан сыйпап җаваплый: “Үземнеке! Үзебезнеке!” Дилбәр җиңел сулап куя. Кайчак аларга Дилбәрдән өч-дүрт яшькә олырак абыйсы Фәйзи дә иярә. Суга чыккан апалар, малайга карап, Оркыядән, төпчегеңмени? дип сорыйлар. Инәкәе урынына Дилбәр үзе җаваплый: “Әле ул төпчек, аннары мин булам!” Төпчекне берәр югары “статус”, дәрәҗә урынына күргән кыз тизрәк ул дәрәҗәне яуларга хыяллана. 
         Тормышы барып чыкмаган әнисе калдырып киткән кыз, үзенең чын ата-анасын белмичә дә диярлек, шулай әбисендә, яки үзе санаганча инәкәендә, әткәсендә үсә. Үги атадан кагылмасын-сугылмасын дип Галиябану яшь нарасыен калдырып киткәч, инәкәе, үзенең ике баласына кушып, Дилбәрне да үстерде. Фәйзие, шөкер, ун яше белән бара. Галиме уникесен тутырды. Кул астына да керәләр, сеңелкәшләрен дә карыйлар. Су буендагы чирәмдә бергә уйныйлар, бер дивардан икенчесенә хәтле кагылган агач сәкедә бергә йоклыйлар, көлдә тәгәрәтеп пешергән соңгы бәрәңгегә хәтле бүлешеп, бергә ашыйлар. Малайларча шук кыйланып Дилбәрне елатып та алалар. Андый чакларда инәкәе кесәсендә йөртә-йөртә кәгазе таушалып беткән кәнфит чыгарып кызга тоттыра: “Елама яме, кызым. Син бит инде үскән кыз”. Әтисез-әнисез калса да, ятимлекнең ни икәнлеген белмәгән кызчык инәкәе, әткәсе кочагында, шук-шаян абыйлары янында шулай көннән-көнгә үсә бара. Сирәк-мирәк кайткалаган Галиябануга Дилбәр “апа” дип дәшә. Инәкәе дә, үз әнисе Галиябану да төзәтүне никтер кирәк санамыйлар. 
       Бу кечкенә генә садә җанның дөньяда барлыгына инәкәе белән әткәсеннән дә ныграк сөенүче булдымы икән? Юктыр, ахры. Көнчел, кызу канлы ире белән ике ай гына яшәп калган Галиябану, шул арада авырга калып, аны төшертергә азапланып та, бу теләге барып чыкмаганнан гына туган бу балага ана назы бирмәде. Дилбәрнең тууы да кырда иген иккәндә булды. Басуда тулгагы башлангач, аны алыштырырга энекәше килде. Мари кызы Нина фельдшер булып килгән генә иде. Яңа еккан башакта тулгак тотып яткан хатынны күреп, башта ничек, кай ягына тотынырга белмичә куркып калды. Аннары үзен кулга алып салкын тиргә баткан хатынга булыша башлады. Шулай кыр уртасында яшь кенә “кендек әбисе” кулына беренче баласын алды. Аннары Дилбәрне күргән саен гомере буена, син минем беренче балам бит, дип йөрде. Кызына өч яшь тулыр-тулмас Галиябану ахирәтенә ияреп шәһәргә чыгып китте. Аны озатырга Дилбәрне җитәкләп олы юлга Оркыя да менде. Йөк машинасының тартмасына утырып киткән әнисе артыннан юл тузаны эчә-эчә, тыела алмый елаган Дилбәр озак йөгерде: “Мин дә барам, мине дә ал...” Оркыя оныкасын көч-хәл белән өйгә алып кайтты. Тормышын рәтләргә комачауламасын өчен кызын әнисенә калдырды да Галиябану үзенә яңа ир эзләргә китте. Бәлки аның бу адымы кечкенә Дилбәр өчен яхшырак та булгандыр, кем белә. Һәр хәлдә Дилбәр үги ата типкелендә үсмәде. Инәкәе йөрәк назын үз балаларына да, ата-анасына кирәкмәгән кызга да тигез бүлде. Әнкәм йорты – алтын бишек. Инәкәе Дилбәргә гомере буена сагынып искә алырлык игелекле туган нигез, туган бишек бирде. Галиябану бер елдан соң ялга кайтканда кечкенә Дилбәр инде аны оныткан, әнисе аның өчен “апа”га әверелгән иде. Оркыя медпунктта җыештыручы булып эшләде. Еш кына эшенә Дилбәрне дә ияртеп барды. Фельдшер Нинага охшатырга тырышып, Дилбәр чүпрәк-чапрактан бәйләгән “авыру”ларына укол куйды, дару “эчертте”. Артык иркәләмәсә дә, Оркыя кызны яратып үстерде. Ә үзен яратканны белү һәр бала өчен бик тә кирәк. Дилбәрнең балачагы бәхетсез булмады. Ата-анасы исән булып та, алар тәрбиясеннән мәхрүм калган баланы инәкәе кызгандымы, аңа карата гел ягымлы булды. Кызчык инәкәенең кәефен күз карашыннан аңлады. Гөл чәчәгеннән билгеле дигәндәй, Оркыя кызны бәләкәйдән ипләп кенә эшкә өйрәтеп үстерде. Кыерсыту-җәбер күрмәгәч, кызның холкы да күркәм, теле дә йомшак булды. Ана – шәфкать диңгезе, дип юкка әйтмәгәннәр шул. 
        Аларның кысан булса да, чиста, таза өенә һәрчак диярлек авылга чыгыш ясарга килгән әртисләр, йә доклад укырга килгән агитаторлар фатир төште. Дилбәр аларга мунча ягып кына калмады, ә башка җиһаннан килгәндәй тоелган бу кызыклы ят кешеләрне кызыксынып, исе китеп күзәтте. Ачык йөзле, чибәр әртис апалар кызчыкка үзләренең бөрмә-бөрмә итәкле ефәк күлмәкләрен, энҗеле калфакларын тотып карарга рөхсәт иттеләр, читек-кәвешләрен кидереп караттылар. Фатир хуҗасының кызы буларак, кичә карарга бушлай керүе дә авыл балалары арасында ни тора! “Сәхнә җене” Дилбәргә фатир төшкән әртисләрдән бик иртә кагылды. Бала күңеле, аңлапмы-аңламыйчамы, җырның көчен тойды. Җыр-моң ул кешене көрсенеп куярлык әсәрләндерә дә, үзеңнең кемлегеңне оныттырып, көлдерә-елмайта да, күңел түренә үтеп кереп, моңландыра да, елата да... Шул фатир кергән әртисләргә ияреп, Дилбәр үзе дә бәләкәйдән җырлый-моңлана башлады. Күрше-күләннең кул чабуына дәртләнгән кызчык көлә-көлә тыңлауларына сөенеп такмаклады: “Сөн елгасы тар микән дә, Сөн елгасы киң микән? Әллә кемнәр арасында яратканым син микән?” Үсә төшкәч, клуб мөдиренең беренче ярдәмчесенә әйләнгән Дилбәр сәхнәдән халыкны әсәрләндерде: “Ак чәчәкләр кебек кар ява...” Тамашачының гөрләтеп кул чабуы, яки ирексездән күз яшен сөртеп куюы, якты елмаюы, сокланудан тел шартлатып булса да алуы – менә шул тылсымлы көч тарта сәхнәгә үзешчән җырчыны. Кызны сыендырган якыннары да җырга-моңга бик бай гаилә булды. Инәкәе борынгы татар көйләрен сузса, әткәсе, көрәктәй кулының эре бармакларын җитез йөгертеп, гармунда оста уйнады. Аңа ияреп абыйлары Фәйзи белән Галим дә гармунда уйнарга өйрәнде. Клубта бөтен гаиләләре белән чыгыш ясаган чаклары да булды. Җыр-моң нечкә күңелле кызга гомере буена юлдаш булды. Бәхетеннән күкләрдә очкан чагында да. Кайгысыннан үзенә урын таба алмаганда да. Мәхәббәт хисеннән исергәндә дә... 
       Оркыя Дилбәрне үз кызы итеп үстерсә дә, әнисеннән аермаска тырышты. Шәһәрдә кияүгә чыккан Галиябану янына барганда аны да ияртте. Үсә төшкәч, Дилбәр Галиябануның үз әнисе икәнлеген белсә дә, анасына кунакка бару ул көткән шатлыкны китермәде. Кайчан карама исерек үги атасы көн дими, төн дими сугышырга, тавыш чыгарырга сәбәп эзләде. Бер килгәндә дуамал ир, Галиябануга утын пүләне ыргытып, чак күзен чыгармады. Дилбәр, әни-апасын кызганып, әйдә үзебезгә кайтыйк, дип ялварды. Тик бәхетсез хатын айный белмәгән иреннән туган биш улына ымлады: “Аларны кая куярга?!” Язмышымы, үзе гаеплеме, Галиябану ничә иргә барса да, аңа гел эчкече, авыр холыклы ир-атлар очрады. Бәхетсезлек тә аңа чиратсыз килеп кенә торды. Бер баласы яшли, икенчесе үсә төшкәч батып үлде. Өченчесен үскәч пычак белән казап юк иттеләр. Үсә алганнары аталарыннан күреп барысы да эчтеләр – бакра чәчкән бодай урмас. Гомере хакында уйланганда Дилбәр, үзенең бәхетсез анасында түгел, кадерле бала булып инәкәендә үсүен язмыш бүләге дип кабул итә. Әйе шул, ике ананың баласы итеп язмыш аны юкка сайламагандыр. 
     Мәктәпне яхшы гына тәмамлагач, Дилбәр район мәдәният йортына эшкә керде. Табигый талантына кушып, аңа оештыра белү сәләте дә бирелгән иде. Бер ел буена тирә-яктан җыелган талантлы кызлар-егетләр сәхнәне гөрләттеләр. Анда эшләгәндә Дилбәр үз язмышына әйләнгән егете Рәвис белән танышты. Бию-җырга бик оста егет кызның артыннан калмады. Сәхнәдә парлап җырлаган кыз белән егет тамашачыларның яраткан җырчыларына әверелде. Дилбәр уку йортын бетергәч, кыз белән егет өйләнештеләр. Яратышып йөргәндәге кебек матур гына яшәрбез дигән хыяллары челпәрәмә килде Дилбәрнең. Өйләнешкәнче йөрү ул – бер, ә кавышып бергә яши башлау ул – бөтенләй икенче тормыш. Рәвис башка ягы белән ачыла башлады. Табигате ачык йөзле хатынына башта, нигә аңа елмайдың, нигә моның белән сөйләштең, дип бәйләнсә, соңрак көнчел ир кул күтәрүдән дә тартынмады. Өй тутырып кунаклар чакыра да, алар киткәч хатынына “концерт” куя: “Кайсы белән йөрисең килә?” Дилбәрнең бер гаепсезгә акланулары да иренең ачуын гына кабартты: ”Акланасың, димәк гаеплесең!” Бертуган энесенә үк көнли башлагач, бу ахмаклыкка өч ел түзгән Дилбәр өметен өзде. Бер гаепсез көенә кәнтәй хатын данын күтәреп яшәве бер дә җиңел түгел. Көнче көне көенеч. Башкаларның үсүе, узып китүе үзе бер яклап та үсә белмәгән, артта калган кешенең мин-минлегенә тия, ачуын чыгара. Рәвис тә хатынының белем арттыруын, үзешчән яктан да үсә баруын хупламады әлбәттә. Дилбәр кайтып кемне генә, талантлы, булдыклы, дип мактамасын, Рәвис монда да хатынына бәйләнерлек сәбәп кенә эзләде. Дилбәрнең күңелен иң кыерсытканы – Рәвиснең Галиябануны күрәлмавы иде. Ул хатынын ничек кенә кимсетмәде: “Син ташландык бала! Сине әниең ташлаган! Син беркемгә дә кирәкмисең!” Дилбәр әнисенә хат язса да, Рәвис үзе укымыйча аны җибәрттермәде. Иренең бу кимсетүләре Дилбәрнең түземлек чигенә соңгы тамчы булды. Кадеремне белмисең икән, яшә үзең генә! Теләгән кешең белән яшә! Туйдым. Гарык булдым! Сабырлыгы төкәнгән Дилбәр бер кичне идәндә аунаган исерек ире аша атлап кына чыкты да ямен-тәмен югалткан бу тормышны калдырды. 
       Иренең әнисен болай күрәлмавы Дилбәр өчен ниндидер этәргеч булды сыман. Үстерсә-үстермәсә дә, Галиябану Дилбәрне бар иткән, гомер бүләк иткән. Иң кызганычы, иң кадерле кешеләре – изге инәкәе дә, карап үстергән әткәсе дә инде җир йөзендә юк. Азаккы сәгатьләренә хәтле тәрбияләп озаткан иманлы инәкәе белән әткәсе рухына Дилбәр сәдака бирә, дога укыта. Ике ананың бер баласы... Үз әниеңә дә беренче тапкыр “әни” дип әйтә башлау өйрәнмәгәч ничек кыен икән! Ничә яшьтә дә “әни, әнием!” дип авыз тутырып әйтәсе килә бит ул! Шулай утыз яшендә Дилбәр үз әнисен – Галиябануны тартына-тартына булса да “әни” дип атый башлады. Галиябану да үз ялгышларын аңладымы, кызының үзенә елышуына сөендеме, Дилбәргә ягымлырак, җылырак була башлады. Авыр язмышлы Галиябануга да шул язмышына сыктап алыр өчен булса да бер якын кеше кирәк иде шул. Соң булса да ана белән кыз аңлаштылар. Соңгы елларында гына булса да язмышы Галиябануга алды белән әйләнде. Ир атлы хәсрәте алтмыш яшькә җитеп үлде. Аннан соң олыгая барган хатын утыз еллап тыныч кына яшәде. Ике улы да акылга утырдылар. Берсе иман юлына басты. Ике ананың баласы – Дилбәр инде әнисе Галиябануны да туксан яшендә кадерләп-хөрмәтләп бакый йортына озатты. Азаккы елларында әйбәтләп карады. Ишетүенчә, әти тиешле кешесе дә күптән вафат. Койма аша булса да әтисен бер генә күрергә иде дигән хыяллары тормышка ашмады Дилбәрнең. Аталары уртак булган алты-җиде туганын табып, туганлык хисләрен яңарту өметләре белән яши. 
         Түзә алмаслык кыен дигән чакларда Дилбәрне тагын җыр-сәхнә коткарды. Үзешчән әртисләр белән бер булып, ул җыр-моң аша үзенә юаныч тапты. Кичәләрдә, бәйрәмнәрдә чыгыш ясап, үзе кебек дәртле-моңлы кешеләр белән аралашып, күңел яралары да төзәлә төште. Авылдашлары да җырчы кызларын онытмыйлар икән. Кайчан кайтса да, җырлап бир әле, дип клуб мөдире килеп җитә. Рәвис, кайт, башка көнләмим, дип ничә ялынса да, Дилбәр башкача аңа әйләнеп тә карамады. 
         Язмышы Дилбәргә ике әни бирде. Берсе аны тапты, икенчесе бакты. Берсе бирә алмаганны Дилбәр икенчесеннән тулысы белән алды. Аның йөрәге һәр икесенә рәхмәтле. Инәкәенә үз баласыдай күреп кадерләп үстергән, кеше иткән өчен, ә Галиябану-әнисенә гомер биргән өчен. Соңгысына да инде балачак үпкәләре күптән бетте. Ата-анасы турында начар уйларга бер баланың да хакы юк. Яхшымы, яманмы, Галиябану – аның анасы. Алар бер агачның тамыры, бер нәселнең дәвамы. Ана-кыз кайда яшәсәләр дә, алар бер-берсенә күзгә күренмәгән мең җеп белән бәйләнгән. Дилбәр әнисен яхшы яктан гына сагынып искә ала. 
         Бу баланы җитәрлек сынадым, зур бәхеткә хакы бар, дипме язмышы Дилбәрне гомерлек мәхәббәте белән очраштырды. Ниләр генә үтсә дә, Дилбәр дә кайчандыр бик бәхетле булачагына өметен югалтмый яшәде. Сынаулар аша үтмичә табылган бәхетнең кадере дә юктыр ул. Илназны очраткач Дилбәрнең күңел төпкелендә яткан куркулары тагын күтәрелде. Бер дә юкка көнләмәсме, җәберләмәсме, кимсетмәсме? Юк, Илназ, ахры, хатынына көнләр, кыерсытыр өчен өйләнмәгән иде. Дилбәр акыллы, булдыклы ир хатыны булу бәхетен соңлап булса да беренче тапкыр Илназы белән кичерде. Ике бала сөеп үстерделәр. Илназ хатынына яхшы ир, улларына кайгыртучан ата була белде. Җырга-моңга бай күңелле Дилбәр бер улына музыка белеме бирде. Ир белән хатынның күңеллләре дә бер-берсенә аваздаш булып чыкты. Икесе дә җырларга-биергә, моңланырга бик ярата. Аларның хәтта икесе дә яраткан уртак җырлары да бар. Кичләрен Дилбәр кулына бәйләм ала да еш кына иренә аркасын терәп утыра һәм моңлы тавышы белән җыр суза башлый: “Сине очратмасам әгәр дә мин, ничек яшәр идем дөньяда?..” Ә Илназ тын гына дәвам итә: “Рәхмәтемне әйтәм мин язмышка. Мин бәхетле, җаным, син барда...” Дилбәр хисапчы, Илназ рәссам – дөньялары җитеш булса да, алар артык бай яшәмиләр. Тик аларның тормышы, яшәеше, эчке дөньялары бай. Аларның тормышында иң зур байлыклары – мәхәббәт, үзара ышаныч, ихтирам бар. 
 

Физалия Дәүләтгәрәева

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

http://www.syuyumbike.ru/news/proza/ike-ana-balasy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X