erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

Габделфәт Сафинның «Соңгы кыңгырау» җыры герое: укучысына өйләнгән укытучы

5 октябрь көнне Укытучы көнен бәйрәм итәбез. Һәркемнең яраткан укытучылары бардыр ("Интертат", Казан, Гөлия Хәсбиуллина).

 Еллар үткән саен үзеңнең укытучыларыңның нинди акыллы, зирәк булганын аңлыйсың. Бәйрәм уңаеннан «Татар-информ» хәбәрчесе күп еллар лицейда эшләгән укытучы белән әңгәмә корды.

Зөлфәт Мурзинның шәхси архивыннан
«Әтинең дә, әнинең дә хыялы чынга ашты»
Зөлфәт Мурзин Мамадыш районының Олыяз авылы лицеенда физика укыта. Аның утыз елга якын укыту тәҗрибәсе бар. Ул үзенең бу һөнәргә ничек килеп кергәнен сөйләде. 

Кечкенә чактан ук әти инженер булуымны теләвен әйтте, әни: «Юк, улым, укытучы булсаң, яхшырак», — ди иде. Ул вакытта укытучының дәрәҗәсе зур булган, әни күп еллар авыл мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты дәресләрен укытты. Әти колхозда механизатор иде, ул үзенең өстендәге инженерларны күреп шулай дигәндер. Мин техника ярата идем, шуңа инженерлыкка укырга киттем. Өч ел колхозда инженер булып эшләдем. Колхозлар бетә башлады, колхозның киләчәге күренмәде, шуңа күңелем төште, — ди Зөлфәт Мурзин.

Шулай итеп, аның күңеле төшкән вакытка туры килеп, Зөлфәт абыйга авыл хуҗалыгы лицеенда эш тәкъдим иткәннәр. Яңа эш — ярдәмче хуҗалык белән идарә итү. Тик бу бит әле укытучылыктан ерак.

Идарә итүче булып эшләгән дәвердә, завуч Хәмит абый миңа машина йөртергә өйрәтү дәресләрен бирүләре хакында әйтте. Мин инженер-механик булгач, белгечлегем туры килә иде. Шуннан мин машина йөртүгә өйрәтү һәм тракторга укыту дәресләрен алып бардым. Башта атнага ун дәрес иде. Миңа укыту ошап китте. Минем өчен идарә итүчегә караганда, укытучы булу яхшырак икәнен аңладым. Аннары икенче елга егерме ике сәгать бирделәр. Шулай укытучы булып калдым. Әтинең дә, әнинең дә хыяллары чынга ашты.

Унынчы класс кызларына укыткан беренче дәрес
Укыту эше ошаса да, әлеге һөнәр яшь укытучыга җиңел бирелмәгән. Зөлфәт абый беренче укыткан дәресен дә ап-ачык хәтерли.

Әле укучылар бу атнада бәрәңге басуыннан кайтмыйлар, укытасы түгел дип, әзерләнмичә йөрим. Килсәм, миңа «Бүген укытасың», — диделәр, ә мин әзер түгел. Ул вакытта малайлар трактор дәресенә, кызлар машина йөртү дәресенә йөри иде. Унынчы класс кызларына дәрес бирергә кердем. Дүрт тактлы двигательне сөйләрмен дип уйладым.

Сөйләдем, аңлаттым да, кызлар миңа: «Зөлфәт абый, дәреснең унбиш минуты гына үтте, тагын берәр нәрсә сөйләгез инде», — диләр. Яңадан дүрт тактлы двигательне сөйләдем. Тагын сүз бетте, нишләргә белмим. «Зөлфәт абый, тагын унбиш минут бар әле», — диләр кызлар. Нәрсә сөйләргә дип уйладым-уйладым да, тагын шуны ук сөйләдем. Шуннан соң дәрескә планнар төзеп, яхшы итеп әзерләнеп килә башладым. Авыр булды, төнлә йокламый да идем диярлек. Көн саен тактага нәрсә язасын, балаларга нәрсә өйрәтәсен дәфтәргә язып чыга идем. Фәнемне үзем дә өйрәнәм, балаларга да өйрәтәм, — дип искә алды ул.

Шунысын әйтергә кирәк, аның бу беренче дәресен укучысы да бик яхшы хәтерли, аңа без әле кире әйләнеп кайтырбыз. 

«Утыз яшемдә илле-алтмыш яшьлек абыйларны укыттым»
Зөлфәт абыйга «Большая перемена» фильмындагы Нестор Петрович кебек яшь башы белән үзеннән олы кешеләрне дә укытырга туры килгән.

Машина йөртүчеләрне укытуны инде әйбәт кенә өйрәнеп җиткәндә, директор белән сөйләшеп, кич белән олы кешеләрне дә укытып, лицейга акча эшләп карарга булдык. Җыелырлармы икән дип куркып торган идек, сөенә-сөенә килделәр укырга. Мин инде алар алдында үземне кырыс итеп тотарга тырыштым. Башкача дәресне алып барып булмый иде. Аларның сөйләшеп утырасы килә. Миңа ул вакытта утыз яшь тирәсе, ә укучылар — илле-алтмыш яшьлек абыйлар. Хәтта дәрестән чыгып торырга кушканым да булды. Зачет вакытында сөйләшеп утырганга, класстан чыгуын сорадым. Шулай да, укучылар ошата иде. Хәзер дә «О, минем укытучым бит ул!» — дип күрешә мин укыткан абыйлар.

Машина йөртүгә өйрәтү дәресләре лицейда укытылмый башлагач, Зөлфәт абый информатика укыту өчен педагогик белем алырга карар кыла. Шулай итеп, ул информатика, технология, агрономия һәм трактор дәресләрен укыта башлый.

Бер елны миңа лицейның фәнни-методик эшләр буенча директор урынбасары Әлфия Таһировна физика укытучысына курсларда укырга тәкъдим итте. Үзем физиканы яратып укыган кеше буларак, аны да тәмамладым. Озакламый лицейда тракторчылар укытып чыгару бетте һәм бөтен физика дәресләре миңа калды. Бүгенге көндә мин физика укытам, өч сәгать технология дәресе дә бар. Технологияне элек инженер дипломы белән дә укытып була иде, соңыннан аңа да педагогик белем алдым. Бераздан миңа, киләчәктә математика укытучысы да җитмәскә мөмкин дип, анысына да укырга тәкъдим иттеләр. Мин укып куйдым. Кем белә, бәлки, математиканы да укытырга туры килер. Әле менә хәзер генә уйлап куйдым, мин үземне бер адым алдан әзерләп куям икән бит, — ди Зөлфәт абый.


«БДИ тапшырмаган фәннәргә укучылар салкын карый»
Зөлфәт абыйга барлык укытучыларга да биреп була торган сорауларны бирдем.

Укытучылык эшендә иң авыры нәрсә?

Кәгазь эше. Аның кирәклесе генә булсын иде. Мәсәлән, журнал тутыру, тематик план язу. Бик күп кирәкмәгән отчетлар яздыралар. Гомер буе түрәләргә үзеңнең укыта алганыңны, «дөя» булмавыңны дәлилләргә кирәк. Менә күз алдыңа китер, аш пешергән саен сиңа тозны күпме, ни өчен салганыңны, аның кайсы төшкә файдасы һәм зыяны барлыгын, итне күпме салганыңны, ә аннан артык салсаң нәрсә булачагын язып барырга кушалар, ди. Синең шуннан соң ашарга пешерәсең килер идеме? Һәр кушылган эшне моның балалар белемен арттырудагы роле нинди икән дип уйлыйм. Күп очракта аның ролен ноль процентка тиңлим.

Шулай ук укытучы эше белем бирү белән генә чикләнми, без балаларга тәрбия бирергә дә тиеш. Минем өчен бу белем бирүгә караганда авыррак, чөнки укучының тәрбиясенең бер өлеше укытучыдан торса, икенче өлеше әти-әнидән була. Ә балалар төрле гаиләдән.

Бүгенге көндә балалар арасында укуны кирәк дип тапмаучылар күп. Бу безнең гаеп түгелме икән дип тә уйлыйм. Аларның әти-әниләрен дә без укыттык бит. Алар Ельцин вакытында укыды, анда «өчле»гә укучы иң югары күтәрелгән кеше булды, чөнки ул тәвәккәл иде. Ә отличниклар бер көн дә дәресен хәзерләмичә килми иде, чөнки алар «икеле» алудан курка. «Өчле»гә укучыларның югарыга күтәрелүе дә хәзерге балаларның укуга омтылышлары кимүгә тәэсир итәдер. 

Шулай ук БДИ тапшырмаган фәннәргә укучылар салкын карый. Бүгенге көндә балалар бер яклы үсеш ала, һәрьяклап үсеш алучылар сирәк. Гомумән, хәзер җәмгыятебезнең белем дәрәҗәсе төште. 

«Интеллект түбән тәгәрәсә, „Гугл“ коткарып кала алмаска мөмкин»
Чыннан да, укучылар: «Нәрсәгә кирәк миңа бу математика һәм физика?» — ди. Ә нәрсәгә кирәк алар? 

Ул аң дәрәҗәсен, интеллектны күтәрү өчен кирәк. Интеллекты югары кеше теләсә нинди әшәкелеккә бармый.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Хәзер яшьләр арасында күп кеше психология, социология кебек гуманитар фәннәрне үзләштерә. Бәлки шушы фәннәрне генә белеп тә интеллектны күтәреп буладыр?

Интеллект артыннан сәнәгать тә күтәрелергә тиеш бит. Тел бистәләре артачак, бик матур итеп дөрес сөйләүчеләр булыр, тик алга таба заводта эшләргә кеше калмаячак, чөнки алар физиканы белми.

Элекке сантехник схемага карап аны җиңел генә укый алган. Бүгенге көндә сызым мәктәптә укытылмаганлыктан, сантехник ул схеманы аңламаска мөмкин, «гуглить» итеп утырачак ул аны. «Гугл» бар, тик интеллект түбән тәгәрәгән саен «Гугл» да коткарып кала алмаска мөмкин.

Белеме сайрак, әмма бик тырыш укучы бар ди, аңа тырышлыгы өчен билгене арттырып куярга ярыймы?

Мин тырышкан кешегә тагын бер балл өстәр идем. Гадәттә, балаларга тормыштан мисал китерәм. Мәктәптә утырып кала торган бер малай бар иде, тик ул шулкадәр тырыш иде, институт та тәмамлады. Гаиләсен тырыша-тырыша алып бара. Ә икенчесе бик акыллы, бөтен кешегә математикадан мисалларын чишеп бирә иде. Ул институтка да кермәде, тормышта югалып калды. Мин сәләте булып та тырышмаган кешегә, киресенчә, билгене киметер идем. 

«Миңа әле дә физиканың кызыгы бетмәде»
Күп еллар бер һөнәргә тугры булган кешеләр еш кына эшләреннән туялар, русча әйткәндә «выгорание» барлыкка килә. Бу укытучылар арасында да еш күренеш. Сездә әлеге «выгорание» юкмы?

Минем аңа вакытым да юк, укыткан фәннәрем гел алмашынып тора. Физиканы сигезенче ел гына укытам, әле миңа аның кызыгы бетмәде. Әгәр дә һәрвакыт үз өстеңдә эшләмәсәң, йомылып, артта төшеп калырга мөмкинсең. Шул вакытта эшнең кызыгы да бетә, шуңа күрә үз өстемдә эшләргә тырышам.

Балаларыгызның да укытучы булуын теләр идегезме?

Олы кызымның укытучы булуын теләгән идем, ул химия һәм биологияне яхшы укып, үз теләге белән табиб булырга укырга керде. Улым да бик әйбәт физика укытучысы була алыр иде, тик ул программист һөнәрен сайлады. Әле тагын ике кызым бар, менә уртанчысы укытучы булырга телим ди, мин аңа сөенеп торам.

Хәзерге вакытта Зөлфәт Мурзин физика дәресләрен үзләренең Олыяз лицеенда гына түгел, күрше авыл мәктәбендә дә унике сәгать укыта. Моны ул укытучылар җитмәү белән аңлата. Хәтта лаеклы ялга китеп, бишәр, унар ел эшләмичә торган укытучыларны кире мәктәпкә чакырганнар. 

Яшьләр мәктәптә кәгазь эше күп, акчасы әз булганга китә дип уйлыйм. Педагогикага кагылышы булмаган эшләрне дә аларга күп кушалар. Укытучылар мәктәптән киткәч: «Яңа эшем бик рәхәт, өйгә эш тә кайтмый, акчасын да яхшы түлиләр», — диешәләр. 


Зөлфәт Мурзинның гаиләсе
Яшь укытучыларга киңәшләр
Шулай да, яшь укытучыларга нинди киңәшләр бирер идегез?

Укыта торган фәнеңне булдыра алганча әйбәтләп өйрәнү. Заманнан артка калмаска кирәк. Борынны салындырмаска. Әгәр дә фәнеңне яхшы белсәң, балалар сине хөрмәт итсә, сиңа җил-давыл тимәскә тиеш.

Ә балалар хөрмәтен ничек яуларга?

Гадел булырга. Укучыларны араламыйча, аларга гадел билгеләр куярга. Баланың күңелен төшермәскә кирәк. Әгәр бала кисәк кенә укымый башлады икән, гаепне баладан гына күрергә ярамый, үзеңнең нәрсәне дөрес эшләмәгәнеңне ачыкларга тырышырга кирәк. Укучыларны үзеңә бик якын да җибәрмәскә, алардан бик ерак та китмәскә, - ди укытучы.

Зөлфәт Мурзин гади авыл укытучысы булса да, физика укыта башлаганнан бирле, ел саен кимендә аның бер укучысы республикакүләм «Олимпка юл» олимпиадасында призлы урынга ия була. Аның укучылары гади авиамодельләр ясау буенча бәйгеләрдә призлы урыннар ала. Ул «Казан электротехника заводы» белән элемтәдә тора, укучылары завод оештырган бәйгеләрдә катнаша. Зөлфәт абый әлеге тырышлыклары өчен лаеклы бүләгенә дә ия булган. Аңа Татарстан Республикасының «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе бирелгән.

Мөгаллим әйтүенчә, ул укучылары белән класстан тыш чаралар үткәрергә дә ярата. Күп еллар дәвамында ул лицейның КВН командасын җитәкли. 

Күпчелек укытучының танылган яки зур уңышларга ирешкән укучылары була. Зөлфәт Мурзин укучылары арасында да андыйлар бар. Күпләргә таныш блогер Илүсә Фәләхова Һәм алып баручы Рәзил Борчак (Рәзил Габбасов) — Зөлфәт абыйның укучылары.

«Үз укучысын яратып, яратып туя алмаган…»
Зөлфәт Мурзинның беренче дәресендә утырган укучыга кире әйләнеп кайтырбыз дигән идем. Зөлфәт абый үзенең мәхәббәтен дә мәктәптә таба. Унынчы класс укучысы киләчәктә укытучысының тормыш иптәшенә әйләнә. Минзада Мурзина да хәзер шул ук лицейда укыта, алар бергәләшеп, бер-берсенә ярдәмләшеп эшлиләр. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X