Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Беткән авылда яшәүче: Ник әле мин шушы җәннәт почмагын калдырып, чыгып китәргә тиеш?

    Элеккеге шау-шуның әсәре дә калмаган. Гөрләп торган, башкалар көнләшерлеге булган авылны хәзер сагынып кына искә алалар. Бөтен авылына – алты өй, ун кешесе һәм данлыклы чишмәсе генә бар Хәтнәнең. Аның каравы беткән авылда тарихны онытмыйлар. (Ватаным Татарстан)

    Көзге сукмаклардан яфрак шыгырдата-шыгырдата Хәтнә урамнары буенча атлыйбыз. Тегендә – бер йорт, монда – бер йорт… Ә бит заманында хуҗалык саны 150гә җиткән. Данлыклы Перцевлар яшәгән авыл бу. Иске чиркәү яңартылган, татарлар өчен кечкенә генә мәчет салынган. «Изге чишмә»гә су алырга килүчеләр, авылдагы мәрхүмнәрнең каберләрен зиярәт кылырга кайтучылар өчен кирәк бу. Шәраб заводы, икмәкханә, хастаханә, балалар шифаханәсе, кибет, мәктәп, клубы… Мактанырлыгы булган бит Хәтнәнең! Сугышта һәлак булганнар истәлегенә һәйкәл куелган. Исемлектәге фронтка китеп тә, кире кайтмаган 100 ир-егетне генә алсаң да, авылның үткәнен күзаллау кыен түгел. Исемлеккә кермәгәннәр дә бар икән әле.

    Урманындагы йөзьяшәр наратлар, имәннәр дә – шул заман истәлеге. Агачлар горур булып үсүен дәвам итә, тик авыл гына үз йөзен саклый алмаган. Шулай да аны үз иткәннәр беркая да китмәгән. Җимерелгән йортларда да дөнья ваклыкларына исләре китмичә яшиләр. Авылның халкы – пенсионерлар. Шуңа күрә искелеккә исләре китми. Рус авылында, татарлар кебек берсеннән-берсе уздырып, өй салулар, капка-койма алыштырулар да булмаган. Хәтнә кешеләренең күңеле тыныч. Күрше белән күрше аралашмаса да, эчләре пошмый. Күңелсезлектән телевизор, күлгә төшеп балык тоту, чишмәгә барып су алып кайту коткара. Юк, гамьсез дип әйтеп булмый. Монда үз язмышларын башкаларныкына караганда беренче урынга куйган, туган нигез дип яшәгән кешеләрне очраттык.

    Буйдаклар фәлсәфәсе

    Авыру сеңлесе Раиса белән яшәүче Николай Сидоровка бу көннәрдә 73 яшь тулган. Гомер буе тракторчы булып эшләгән, авылларда кино куеп йөргән. Киномеханик татарчаны менә шунда өйрәнгән дә инде. Күрше-тирәдә барысы да татар авыллары бит.

    – Кибет, мәктәп, икмәкханә, хастаханә, ятимнәр йорты… Менә шундый аягында нык басып торган авыл шушы хәлгә калыр дип кем уйлаган аны? Тик моның өчен борчылганым юк. Моңарчы ничек яшәдем, хәзер дә шулай яшим. Авылда эш булса, яшьләр читкә китмәс, авыл ташландык хәлгә калмас иде. Таркалуының сәбәбе шул гына, – дип сөйли Николай дәдәй.

    Авыру сеңлесе хакына авылны ташлап китмәгән ул. Сеңлесенең зиһене чуалган икән. Шуңа күрә, өйләнсәм, аны кем кулына калдырырмын, дип гаилә кору турында уйлап та карамаган. Шулай итеп, шәһәргә юл ябылган. Хәер, моның өчен мөмкинлеге дә юк. Анда аны кем көтеп торсын?! Кыскасы, кала турында хыялланмый да.

    – Кешеләр белән аралашмыйча яшәү авыр түгелме? – дип сорыйм аннан.

    – Күрше белән йөрешмибез. Авылга атнага бер тапкыр автокибет килә. Шундагы кибетче белән аралашам. Телевизор карыйм. Миңа шул да җитә. Көн саен – бер тормыш, тик ул мине нигәдер туйдырмый. Ияләшкәнгә, күрәсең. Газ булмагач, мичкә ягам. Утынны сатып алам, елга 30 мең сум акча китә. Кирәк икән, ипиен дә пешерәм. Эчем поша башласа, күлгә барып, балык тотып кайтам. Бәртәсләр, кәрәкә эләгә. Бакчада бәрәңге, яшелчә утыртам. Менә шулай яшәп ятабыз, – ди ул.

    70тән узган Рәфәгать абый Шәйморатов та ялгызы гына яши. Ул да өйләнмәгән. Күршесендә генә сеңлесе Нәкыя апа яши. Рәфәгать абый да үкенеп, терсәк тешли торганнардан түгел:

    – Яшь вакытта кызлар күп була инде. Әле дә яшәргә үзләренә чакыргалыйлар. Тик минем шәһәргә китәсем килми, ә алар авылга кайтырга теләми. Өйләнмәвем өчен үкенгәнем юк. Үземә дә бик рәхәт. Радио тыңлап, бик күңелле яшим. Түбән Камада 4 ел яшәдем, шуннан башка гомерем авылда үтте. Бер белмәгән кешеләр Хәтнә табигатен карарга, һавасын суларга шәһәрдән кадәр кайта. Әнә бер яшь гаилә ике атна рәттән килде. Миңа күчтәнәчкә өчпочмаклар алып кайтканнар, рәхмәт төшкерләре. Авылның көзге табигатенә сокланып йөриләр дә хәлемне белергә керәләр. Капка төбендә гәпләшеп утырабыз. Шулай булгач, ник әле мин шушы җәннәт почмагын калдырып, чыгып китәргә тиеш? Китмим, монда минем тамырларым. Авылның бетүенә дә аптырамыйм. Кеше аз булса, үзебезгә һава күбрәк булыр. Сеңлем тәмле кәбестә сумсасы белән сыйлап тора. Бәхетсез кеше түгел мин.

    Ничек рәхәт булмасын, ди?

    Рәфәгать абыйның сеңлесе Нәкыя апа Шәйморатова янына да кереп чыктык. Аңа 69 яшь. Казанда мотор төзүчеләр заводында эшләгән. Әнисе авырый башлагач, тәрбияләргә дип кайткан. Әнисе мәрхүмә инде. Тик үзе кабат шәһәргә китү ягын карамаган. Бүген улы белән яши. Анысы «Хәтнә суы» заводында эшли икән.

    Ташландык авылларда иң күп бирелә торган сорау: «Күңелсез түгелме?» Иң кызыгы – «юк» дип җавап бирәләр. Дистәдән артык аянычлы язмышлы авылларда йөрсәк тә, бер тапкыр да зарланган кешене күргән булмады. Пенсионерлар авылында йөзләгән зар ишетергә тиеш идек кебек югыйсә. Пенсия җитми, юллар начар, газ кермәгән, кибет юк… Әнә Нәкыя апа да минем соравымны җәһәт кенә кире борды да куйды.

    – Сеңлем, ничек рәхәт булмасын, ди? Биш литрлы ике шешә белән иртән чишмәгә суга барам. Аннан мичкә ягам. Кыш көннәрендә, салкын булса, ике мәртәбә дә ягарга туры килә. Ашарга пешереп, йорт тирәсендә кайнашып көн үтә дә китә ул,  – дип, дөньясын түп-түгәрәк итеп тасвирлый. – Пенсия җитә. «Хәтнә суы» заводы директоры урынбасары Фәнил Әскаров түбәне ябарга, пластик тәрәзәләр куярга булышты. Аңа бик зур рәхмәт.

    Нәкыя апа монда яшәүчеләрнең тормышын үкенечле дип санамый. Әнә китеп тә, нигезенә кайта алмаучыларныкы үкенечле, ди. Алар, ник йорт-җирне карамадык, һич югы, шунда бакча итеп калдырасы иде, дип борчылалар икән. Андыйларның нигезе калмаган,  чирәм каплаган. Нәкыя апага да берәү үз йортын калдырган.

    Реклама

    – Әти сугыштан кайткач, урманчы булып эшләде. Без урманда яшәдек. Гаиләдә сигез кеше идек. Мин 8 сыйныфка кадәр Хәтнә мәктәбендә укыдым, – дип сөйли ул, балачагын искә төшереп.

    Авылда кеше калмады дип борчылмый ул. Аның өчен башкаларның авылга Хәтнә суына килүе дә җитә. Шуларны күзәтергә ярата икән. Менә шул су күпме кешегә яшәү көче бирә.

    «Ышансаң, дәвасы бар»

    «Хәтнә суы» заводы директоры урынбасары Фәнил Әскаров әнә шулай ди. Аның әйтүенчә, чишмәгә килүчеләр арасында суны берәр тонна алып китүчеләр дә бар икән. Коеналармы, эчәләрме – нишлиләрдер, билгесез. Шулай ук чишмәгә килеп коенып китүчеләр дә бар икән. Бу хакта ул менә нәрсә ди:

    – Әгәр «Изгеләр чишмәсе» дип йөртелә икән, димәк, хикмәте бар. Суы шәп булганга яки көчле итеп акканга алай дип кушмаганнардыр. Суның составында табигый көмеш бар. Кеше күңелен биреп, кайсы җиренә файдалы дип эчсә, шуңа сихәте бар. Бер әби бер гарип кешене алып килгән иде. Аны тракторга салып алып кердек, күтәреп алып төштек. Дога укып, чишмә суында юындырды. Тагын бер елдан егет чишмәгә үз аягы белән төште. Сихәте булмаса, кеше килмәс иде. Җәй көне машина куярга урын булмаган чаклар да була. Юллар яхшы булса, монда нинди тамаша булыр иде, күз алдына да китерә алмыйм. Кеше үз артыннан чүп калдыра, аны чүп чиләгенә ташламый, артыннан җыештырырга  кирәк, – ди Фәнил Әскаров.

    Тарихка күз салсак, Патша хөкүмәте алпавыт Петр Перцовка әлеге авылдан җир биргән. Чишмә аның бакчасында калган. Перцев халык бакча таптап йөрмәсен дип, аны томалап куйган. Шуннан соң ишле гаиләгә авыру килә. Моны халыкның рәнҗеше дип кабул итәләр. Бу хәлдән соң чишмәне кабат ачканнар. Шул еллардан бирле халык чишмәгә суга йөри.

    Чишмә кабат 2000 еллар башында торгызыла. Бу эшне Иске Кишет авылында туып үскән егет Вәнил Әскаров башлый, энесе Фәнил белән шактый эшләр башкарырга туры килә. 2013 елда «Изгеләр чишмәсе» иганәчеләр ярдәме белән төзекләндерелгән.

    – Юл бөтенләй юк иде, аны үз көчебез белән салдык. Бүген дә кыш көне чистартып, ачып торабыз. «Хәтнә суы»н 20 ел инде сатуга чыгарабыз. Арча районы өчен аны бренд дип әйтеп була. Республикада шифалы чишмә суларын сайлап алу мөмкинлеге бар. Шешәләргә тутырып, кибеткә сатуга чыгарылганда да суның составы үзгәртелми, – ди юлдашыбыз

    Фәнил әфәнде безне  кечкенә авылның зур тарихы белән таныштырды. Чишмәсен, суын, тарихи биналарын күрсәтте. Чиркәү КФУның төп бинасы, Казан госпитале һәм башка тарихи биналарның архитекторы Пятницкий проекты буенча төзелгән. Гыйбадәтханә эченә кереп үскән, юан каеннарны кисеп, бинаны тәртипкә китергәннәр. Чиркәүнең уникаль архитектура корылмасы буларак республиканың архитектура һәйкәле исемлегенә кергән агач өлеше 1970 нче елларда янып юкка чыга. Янәшәдә генә – Перцевлар нәселе җирләнгән зират. Әлеге нәселне туганнары онытмый, кайтып каберлекләрен чистартып китәләр икән. Кайсы танылган рәссам, кайсы җәмәгать эшлеклесе, күбесе – сәнгать кешеләре.

    Хәтнә авылының бүгенгесе шундый. Киләчәге бүгенгесеннән яктырак булырмы, әллә караңгыракмы, бу хакта берәү дә әйтә алмый. Тик шунысы билгеле: чишмә акканда авыл югалмаячак. Шифасын тапканнар рәхмәт укырлар. Кем белә, бәлкем, шушы рәхмәтләр аша авылга бәрәкәт иңәр. Бер яшь гаилә йорт сала башлаган ди. Яхшыга юрыйк!

    Сәрия Мифтахова

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: