erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

Бер шырпы күршем белән арабызны бер шырпы бозды

Күптән түгел минем белән бер сәер хәл булды. Мин үзем өйләнмәгән буйдак егет. Берничә ай элек күршедәге фатирга яшь гаилә күченде. Бер дә күрешкән юк иде, әмма танышырга бер сәбәп килеп чыкты ("Шәһри Казан").

 

Беркөнне өйдә шырпы бетте. Аның өчен генә кибеткә барырга ирендем, шуңа күрә күршеләрдән сорарга булдым. Ишекне халат кигән яшь, чибәр бер кыз ачты. Аның матурлыгын сүзләр белән генә аңлатып булмый. Әмма кулына яшь бала тоткан иде ул.

Шырпы сорагач, фатирга керергә чакырды. Шырпының аш бүлмәсендә өске киштәдә шикәр артында булуын аңлатты да, үзе бала имезәсе бар, чыкканда, ишекне ябып чыгарсың дип бүлмәгә кереп китте. Мин шырпыны алдым да, ишекне япмыйча гына чыгып, тиз генә конфорканы кабызып, шырпыны кире урынына куеп чыгып киттем.

Берничә көннән бу гаилә белән урамда күрештек. Гаилә башлыгы белән озак кына сөйләшеп тордык. Ә кичен ул мине үзләренә сыра эчәргә чакырды. Берәр бокал эчкәч, балконга тәмәке тартырга чыктык та, күрше шырпы эзли башлады. Таба алмагач, аш бүлмәсенә кереп, аннан эзләде. “Өске киштәдә шикәр артында булырга тиеш” дигән идем, күршенең карашын күрсәгез! Кызарып-бүртенеп чыкты. Мин тиз генә барысын да аңлатып бирдем. Тынычланды кебек.

Ләкин шул көннән бирле күрше мине бүтән үзләренә кунакка чакырмый...  

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Фото: pixabay.com

Илназ Шиһапов

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/%D3%99y-yazmyish/ber-shyrpy-krshem-beln-arany-bozdy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X