erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

Башкортстан кызы Алиягә Абхазиядә улын бирмиләр: “Ирем өйдән чыгармады, коллыкта яшәтте” ("Интертат", Ләйлә Хәкимова)

Башкортстан кызы Алия Имельгузина ике яшьлек улы өчен бер елдан артык көрәшә. Элеккеге ире Ярослав, Абхазия гражданины, баланы үз илендә тота һәм аны Россиягә алып китәргә ирек бирми.

«Балам мине күрмичә, ана назын тоймыйча үсә», - дип өзгәләнә Алия. Һәр ананың баласының беренче тәпи китүен күрәсе, «әннә-әттә» дип эндәшүен ишетәсе килә. Алия бу бәхетле мизгелләрдән мәхрүм калган. Улы Саша белән көнгә бер сәгать кенә күрешә ул. Ана йөрәге үзенә урын тапмый. Алиягә үзенең язмышын гыйбрәт буларак сөйләргә куштым. Аның хатасын бүтән хатын-кызлар кабатламасын өчен.

«Ярослав белән социаль челтәрдә таныштык»

Алия җирле полициягә, адвокатларга һәм опека органнарына бик күп тапкыр ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән, әмма аңа беркем дә булышырга ашыкмый. Хәзер ул баланы суд аша кайтарырга өметләнә. Тугыз айдан артык Алия Абхазиядә яши, анда аңа торак һәм адвокат хезмәте өчен түләргә туры килә. Үзе әйткәнчә, һәр тиене исәптә. Һөнәре буенча табиб-терапевт ул, әмма Абхазиядә теркәлмичә эшкә урнашу мөмкин түгел. Язмам герое улы Сашаның үз янына кайтачагына ышанычын югалтмый, ахыргача көрәшергә әзер ул.

Алия Ярослав белән 2016 елда социаль челтәрдә таныша, бер-берсен ошатып аралашып китәләр. Бер елдан соң гаилә коралар.

Ярослав гаилә коргач үзгәрде, башта бик кайгыртучан һәм игътибарлы иде. Үзен яхшы яктан гына күрсәтте. Ул тумышы белән Абхазиядән, анда кәрәзле элемтә инженеры булып эшләде. Минем янга Башкортстанның Туймазы районына еш кайтып йөрде. Мин аннан 11 яшькә өлкәнрәк, ләкин бу безнең мөнәсәбәтләргә комачауламады. Яшь аермасы сизелмәде, - ди Алия.

«Улыбыз тугач, барысы да җайланыр дип көттем»

Туйдан соң Алиянең бала алып кайтасы, әни булу бәхетен татыйсы килә. Ярослав та каршы булмый. Ничек кенә теләсәләр дә, Алия балага уза алмый. Аннан соң табиблар әти-әни булырга аларга бары тик ясалма аталандыру процедурасы гына ярдәм итәчәген әйтәләр.

Ярослав белән ЭКО ясатырга уйлаштык, беренче процедуралар өчен акчаны ул түләде. Бәясе шактый иде. Ләкин беренче тапкырдан берни дә барып чыкмады. Икенче тапкыр ясаттык, анысын мин үзем түләдем. Бәхеткә, бу юлы барысы да уңышлы булды. Мин балага уздым, - дип искә алды Алия.

Алия шул вакытта ук Ярославның начар якка үзгәрүен сизә. Ул тиз кызып китүчәнгә әйләнә, юктан да тавыш чыгарырга тотына. Ләкин Алия уллары туу белән барысы да җайланыр дип ышанып яши.

Ярославның әнисе белән апасы Алияне кабул итәргә теләми. Алия өлкәнрәк булгач, аларны аерырга тырышалар. Алиянең әнисе дә Ярославны үз итми. Гаилә мөнәсәбәтләренең бозылуында ике як туганнарның да өлеше зур була.

Улым Саша 2020 елның 5 мартында дөньяга килде. Ярослав безне бала тудыру йортыннан каршы алды. Бала белән беренче вакытта авыррак булды, шуңа күрә әни ярдәм итте. Ярославның ачуы чыга иде, ул әнине безнең гаилә тормышына тыкшынуда гаепләде, - дип Алия.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Ярослав Алияне Абхазиягә күчәргә үгетли башлый.

 Саша тугач, без биш ай Башкортстанда яшәдек. Ярославның Абхазиядә торасы килде, мин анда торырга әзер булмавымны әйттем. Аңа каршы килүем ошамады. Тавыш күтәрә башлады, теләсә нинди сүзләр әйтә иде. Мин аның белән күченеп китмәсәм, үз-үзенә кул салачагын әйтте. Андый сүзләрдән соң курыктым. Бервакыт өйгә бау күтәреп кайтып керде. Янәсе, ул ялганламый һәм үләргә әзер. Мин ризалаштым, мөнәсәбәтләребез анда кайткач җайланмас микән дип тә уйладым, - дип Алия.

«Урамга чыгармады, коллыкта яшәдем»

2020 елның август аенда Абхазиянең Сухум шәһәренә күченә алар. Алия Ярославның апасы һәм әнисе белән бер йортта яши башлый. Һаман да тормышы уңай якка үзгәрер дип көтә ул, өметләнеп яши-яши күпкә түзә.

Тормышымның яңа этабы Абхазиядә башланды. Әмма бәхетле чор дип әйтеп була иде микән аны? Ярослав белән мөнәсәбәтләребез җайланмады. Балага да артык игътибар бирмәде ул. Улымны тәрбияләү тулысынча минем җилкәдә булды. Өйдә тынычлык юк, Ярослав һаман рәнҗетеп, хурлап яшәде. Ярдәм сорар кешем дә юк иде, түздем. Ишекләрне ябып, ачкычларны алып китә иде. Миңа аның рөхсәтеннән башка урамга да чыгарга ярамады. Коллыкта яшәгән кебек яшәдем. Аннан соң улымны тартып алам, дип әйтә башлады. Өйдән чыгып китеп күңел ачып йөри, исерткеч эчемлекләр куллана, аннан эчеп кайткач мине кыйный иде, - ди Алия.

Чираттагы кул уйнатудан соң Алия иреннән качып чыгып китә. Түзәрлеге калмый...

Февраль ахыры иде. Ярослав мине үзенең уңышсызлыкларында гаепләргә тотынды, асылынып үләчәген әйтте. Мин аның әнисен чакырттым. Апасы белән әнисе аның шундый хәлгә төшүендә мине гаепләделәр. Мин алга таба болай яши алмаячагымны аңладым. Бернинди мәхәббәт, хөрмәт турында сүз дә юк. Баштарак аңламаганмын, бер-беребезгә тартылу гына булгандыр. Кайтып китү уем көнләп түгел, сәгатьләп ныгыды, - ди Алия.

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/news/uramga-cygarmady-kollykta-yasadem-baskortstan-kyzy-aliya-abxaziyadage-uly-ocen-korasa-5853594

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X