erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Уфада мәктәпләр өлешчә дистанцион укуга күчә

Читтән торып уку форматы 27 сентябрьдән 5, 6, 7, 8 һәм 10 класс укучылары өчен кертелә .

 

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ»). Балалар арасында респиратор инфекцияләр, шул исәптән яңа коронавирус инфекциясе белән авыру күрсәткечләре югары булу сәбәпле, Уфа мәктәпләре укучылары укуның дистанцион режимына күчә.

«Шәһәр администрациясе матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, читтән торып уку форматы 27 сентябрьдән 5, 6, 7, 8 һәм 10 класс укучылары өчен кертелә», — дип яза «Башинформ».

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Әлеге карар Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Башкорстан Республикасы идарәсе рекомендацияләре белән коронавирус инфекциясен таратмау буенча шәһәр оператив штабы тарафыннан кабул ителгән.

Дистанцион укуга Уфаның 51 гомуми белем бирү оешмасы күчәчәк. Аларда кискен респиратор вируслы инфекция һәм COVID-19 билгеләре белән авыручыларның югары күрсәткече теркәлгән.

Оператив штаб әгъзалары әйтүенчә, ике атна эчендә эпидемиологик вазгыять күзәтеләчәк. Ул тотрыклыланган очракта, укучылар гадәти уку режимына кайтачаклар.  Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/society/24-09-2021/ufada-m-kt-pl-r-leshch-distantsion-ukuga-k-ch-5839025

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Самоизоляция, дистанцион укулар, мәҗлес-җыелышларны тыюлар булгач узган ел халык болай авырмады . Быел күбрәк авырыйлар, олылар да күп авырый.

    Теги: Арча хәбәрләре

    2
    X