erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ТР оператив штабы Казанга коронавируслы авыруларны алып кайткан рейсны атады

Мәскәүдән очкан дүрт рейс пассажирларыннан үз-үзләрен изоляцияләү һәм үзләре турында кайнар линиягә хәбәр итүләре сорала.

Коронавирус белән көрәш буенча республика штабы Covid-19 белән авыручылар Казанга кайткан рейсларны атады.

Мәскәүдән очкан 3 авиарейс пассажирлары куркыныч зонага керә.Сүз SU 1196 (12 мартта кайтты), SU 1276 (17 мартта кайтты), SU 1278 (18 мартта кайтты) рейслары турында бара. Шул ук вакытта коронавирус белән авыручы 1 кеше Татарстан башкаласына Мәскәүдән поезд белән кайткан: рейс 024 М, 6нчы вагон.

Оператив штаб бу рейслар белән кайткан пассажирларны 14 көн өйдә калып, үз-үзләрен изоляцияләргә чакыра. Мөмкин булганча якыннар белән аралашуны чикләү, шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәү һәм дезинфекция режимын саклау, шулай ук бинаны җилләтү сорала.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Әлеге рейслар пассажирларыннан үзләре турында мәгълүматны урындагы поликлиникага яки кайнар линиягә (8-800-222-59-00) көн саен 7.30 дан 20 сәгатькә кадәр хәбәр итүләре сорала. Авыру симптомнары барлыкка килгән очракта табибны өйгә чакыртырга кирәк.

https://www.tatar-inform.ru/news/health/22-03-2020/opershtab-rt-soobschil-reysy-pribyvshih-bolnyh-koronavirusom

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X