ТНВ каналы акча уйната!
«Яңа Гасыр» телеканалы социаль челтәрләрдә #минтатар хештегы белән үзенчәлекле конкурс башлап җибәрде.
Конкурс өчен Инстаграмда махсус ar-битлек уйлап чыгарылды.
«Биредә татар алфавитының очраклы хәрефе чыга, шуннан соң кулланучыга билгеле бер вакыт эчендә әлеге хәрефкә башланган барлык белгән татар сүзләрен атарга тәкъдим ителә», — дип сөйләде телеканалның PR-хезмәте җитәкчесе Айгөл Галиуллина.
Конкурстта катнашучыларга шушы битлек белән сторис урнаштырырга һәм @tvtnv аккаунтын билгеләргә кирәк. @tvtnv аккаунтының конкурс турындагы посты астына комментарий калдыру да шарт.
«Конкурсның беренче өч көнендә 150дән артык кеше битлекне кулланырга өлгерде, ә барлыгы ar-битлекне 100 меңнән артык язылучы күргән», — дип билгеләп үтте Айгөл Галиуллина.
Конкурс нәтиҗәләре 15 октябрьдән алып һәр җомга ясалачак. Җиңүчеләргә акчалата бүләкләр тапшырылачак.
Чыганак: tnv.ru
http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/tnv-kanaly-akcha-uynata
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев