erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанлыларга җирле үзидарә органнары эшчәнлеген бәяләргә тәкъдим иттеләр

2019 елда үткәрелгән сораштыруда 10 меңнән артык кеше катнашкан.

Татарстанлыларны җирле үзидарә органнары, шулай ук халыкка хезмәт күрсәтә торган учреждениеләр эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләүгә багышланган онлайн-сораштыруда катнашырга чакыралар. Чара ел саен 31 декабрьгә кадәр үткәрелә. Бу хакта ТР Икътисад министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Сораштыру аноним рәвештә уздырыла, аның нәтиҗәләре җирле үзидарә органнары һәм халыкка хезмәт күрсәтү оешмалары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрү буенча тәкъдимнәр әзерләү максатыннан кулланылачак», - дип искәрттеләр министрлыкның матбугат хезмәтендә.

Идарә карарлары чыгару сораштыруның төп нәтиҗәсе булачак. Әлеге карарларны эшнең нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлдерәчәкләр.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Ведомство мәгълүматлары буенча, Татарстанда 2019 елда үткәрелгән сораштыруда 10 меңнән артык кеше катнашкан.

Татар-информ: https://tatar-inform.tatar/news/society/07-12-2020/tatarstanlylarga-irle-zidar-organnary-eshch-nlegen-b-yal-rg-t-k-dim-ittel-r-5790785

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X