erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан балыкчылары Интернетта браконьерлар һәм закон бозучыларга каршы төркем ача

ТР Экология министры хокук бозулар турында оператив мәгълүмат җиткереп барырга әзер булган балыкчылар инициативасын хуплады.

Балыкчылар мессенджерларда Татарстан елгаларында экология законнарын бозучылар белән көрәшкә багышланган төркем булдыру тәкъдиме белән чыкты. Алар ТР Экология Министрлыгы белән хезмәттәшлек булдырырга уйлый. Бу турыда Андрей Кузьмин белән интервью вакытында ТР Экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков белдерде. 

Әңгәмәдә ТР балыкчылар Федерациясе әгъзасы, балыкчы-спортчы, спорт мастерына кандидат Андрей Ферафонтов катнашты.

“Без Россия балыкчылыгы белән эш итәбез, төгәлрәк әйткәндә, Татарстан балыкчылар инспекциясе белән. Һәм “Челтәргә каршы” (“Против сетей”) дигән махсус төркем булдырдык. Битараф булмаган гражданнар анда закон бозучыларның координаталарын җибәрә. Төркемдә шулай ук Балыкчылык инспекциясе вәкилләре бар. Алар урынга ике-өч сәгать эчендә килеп җитә һәм хокук бозу турында мәгълүмат җиткерә. Безнең сезнең белгечләр белән дә шундый ук төркем булдырасы килә”, – диде Ферафонтов.

Экология министры бу тәкъдимне хуплап чыкты һәм хезмәттәшлеккә әзер булуын белдерде.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Александр Шадриков белән интервьюны “События” сайтыннан укый аласыз. Видеоверсиясен “Татар-информ”ның YouTube каналында карарга мөмкин булачак. Телевизор экраннарына “Андрей Кузьмин белән галстуксыз интервью” программасы шимбә көнне 18.30, якшәмбе 13.30 сәгатьтә чыгачак.

https://www.tatar-inform.ru/news/ecology/02-05-2020/rybolovy-tatarstana-sozdadut-gruppu-v-internete-protiv-brakonierov-i-narushiteley-5740119

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X