erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Табиблар баланың күзенә кадалган талпанны алган

Чаллының Кама балалар медицина үзәгендә табиблар баланың күзенә кадалган талпанны алган. Мондый очрак белән биредә беренче тапкыр очрашканнар. Бу хакта клиниканың матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Өстәвенә, күз табибларына ике балага – биш һәм өч яшьлек сабыйларга ярдәм итәргә туры килгән. Аларның берсенә талпан авылда кадалган, икенче балага – бакча ширкәтендә ияргән. 

«Беренче очракта – көйсезләнгән, күзендә чит әйбер булуга һәм авыртуга зарланган баланы әти-әнисе алып килгән. Табиб баланың күзен караган вакытта күз кабагының өске өлешендәге эчке конъюнктивына кадалган талпанны ачыклаган», – дип билгеләп үттеләр Кама балалар медицина үзәгендә.

Икенче сабыйның әти-әниләре талпанны күз кабагында үзләре күргән һәм медицина белгечләренә мөрәҗәгать иткән.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Офтальмологлар талпанны сак кына тартып алып, ул урынны эшкәрткәннәр, травмпунктта балаларга иммуноглобулинлы профилактика үткәргәннәр. Кечкенә пациентларның сәламәтлеген поликлиникада күзәтеп торачаклар.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/callyda-tabiblar-ike-balanyn-kuzlarena-kadalgan-talpannarny-algan-5858012

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X