erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рифат Фәттахов: “Ришат Төхвәтуллин кабат ялган тарата?!”

Р. Ваһапов фонды генераль директоры Рифат Фәттахов Татарстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллинның “Рифат Фәттахов җырларны кире тартып алды. Ул миңа аларны җырларга рөхсәт итми” дигән сүзенә карата җавабын белдерде. Ришат бу хакта Инстаграмда туры эфирда сөйләгән иде ("Шәһри Казан").

 

“Әйе, мин Ришатка җырларны башкарырга рөхсәт итәм, дип вәгъдә бирдем.

Һәм ҮЗ СҮЗЕМНӘН БАШ ТАРТМАДЫМ!

Әлбәттә, килешүнең төрле вариантлары каралды, бу өлкәдәге тәҗрибәле юристлар белән озак уйлаштык.

Һәм 2 августта мин Ришатка: “ Мы готовим договор о передаче неисключительных прав!” - дип яздым ( скриншот - карусельдә).

Йә, әйтегез, кая монда “ кирегә алды”, “рөхсәт итми”, “ тупо запретил”?!

Киресенчә, сүз Ришатка җырлау хокукы бирү турында бара!

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Закон нигезендә, “ неисключительное право” җырны башкару өчен бөтен мөмкинлекне бирә.

2 августтан соң Ришат та, аның вәкилләре дә минем белән дә, безнең фонд белән дә бер тапкыр да, бернинди дә элемтәгә кермәде.?

Моннан соң миндә кайбер шик тә туа: Ришатка бу җырлар кирәкме икән?! Әллә аңа кабат шау-шу, скандал кирәкме?! Бәлки, аңа пиар җитмидер⁉️

Күрәләтә, ачыктан -ачык ялган тарату, нахак гаеп ату аңа нәрсәгә кирәк икән⁉️?” - дип язган Рифат Фәттахов Инстаграмдагы сәхифәсендә.

Рифат Фәттахов – Ришат Төхвәтуллинның беренче продюсеры. Араларында төрле хәлләр булды... Соңгы тапкыр Рифат Фәттахов Ришатның Казандагы концертына килде, аннан соң Ришат Р.Ваһапов фонды оештырган концертта катнашты. Шулай итеп, ике арада дуслык мөнәсәбәтләре урнашкан иде. Бу хәл дә уңай якка хәл ителсен иде дип телибез. 

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/rifat-fttakhov-rishat-tkhvtullin-kabat-yalgan-tarata

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X