erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Минтимер Шәймиев Бөтендөнья татар конгрессының VIII съездында чыгыш ясады

Минтимер Шәймиев катнашучыларны Бөтендөнья татар конгрессы оешуга 30 ел тулу белән котлады.

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Бөтендөнья татар конгрессының VIII съездының пленар утырышында чыгыш ясады.

https://shaimiev.tatarstan.ru/index.htm/ppub/2109759.htm

https://shaimiev.tatarstan.ru/tat/index.htm/ppub/2109759.htm

"Билгеле булганча, 90 нчы елларда – җәмгыятьне үзгәртеп кору шартларында, Россия Федерациясе үз хокукларын киңәйтү турында Декларация кабул иткәннән соң, безнең республикабыз Татарстан, озакка сузмыйча, үз вәкаләтләре турында Декларация игълан итте. Шул форсаттан файдаланып, 30 ел элек без, татарлар, үз тарихыбызда беренче тапкыр, бөтен дөньядан тарихи Ватаныбызга җыелдык. Без ул чакта очраштык-күрештек, татарның милләт буларак исәнлегенә ышандык. Ул чакта безгә конгрессның җыелу факты һәм рухи бердәмлегебезне раслау бик мөһим иде. Беренче корылтай Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитетын оештырып, үз бурычын үтәде", - диде ул.

Татарстанның беренче Президенты аеруча ассызыклаганча, башкарма комитетның беренче җитәкчесе Индус Ризак улы Таһиров үзенең милләт каршындагы гаять зур җаваплылыгын тоеп эшләде.

"Моңарчы күрелмәгән яңа, гаять җитди гамәлне башлап җибәрү, оештыру һәм җайга салуны чын мәгънәдә гыйлемле, булдыклы, көчле кеше генә булдыра ала иде. Мәгълүм ки, татарларны берләштерү җиңел түгел", - дип билгеләп үтте ул. 

Минтимер Шәймиев шулай ук 2002-2020 елларда Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитетын җитәкләгән Ринат Закировка, хәзерге җитәкчеләр - Милли Шура рәисе Вәсил Шәйхразыев һәм башкарма комитет җитәкчесе Данис Шакировка рәхмәт белдерде.

"

Беренче корылтайда мин конгрессны: “Җир шарында көн күрүче татарларны берләштерүче, барлык татарлар исеменнән рәсми сүз әйтә алучы олы һәм вәкаләтле мәҗлес”, – дип белдергән идем. Ул мәлдә барлык делегатлар моны алкышлап хуплады. Шуннан соң бер шигебез дә калмады: үзебезнең тарихи дөрес эшкә тотынуыбызга инандык. 

Без, сезнең белән, тулаем татар милләте турында уйларга, Татарстан бөтен татар диаспораларын берләштерү вазифасын үтәргә һәм Россиянең милли сәясәтенә уңай йогынты ясарга тиеш дигән фикергә килдек. Утыз ел дәвамында конгресс, чынлап та, эзлекле рәвештә, шушы сыйфатта эшләп килә", - дип дәвам итте ул.

Минтимер Шәймиев сүзләренчә, 90-нчы елларда, республикада төпле милли сәясәт һәм икътисад реформаларын гамәлгә ашыруның халыкка кулай юлларын сайлау нәтиҗәсендә, Татарстанның абруе күтәрелде.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

"Бу уңайдан, без, милләтебез яшәешенең нигезен хасил итә торган төп юнәлештә, бик олы бер җиңүгә ирештек. Бу - милләтебез өчен тарихи җиңү. Без татар халкына карата тискәре карашны, тарихи вәзгыятьне үзгәртә алдык. Дөресен генә әйткәндә, татарлар артыннан гасырлар буе «татар-монгол золымы» дигән күләгә сөйрәлеп килде. Шөкер, узган гасыр ахырындагы үзгәртеп кору елларында, Рәсәйнең бердәмлеген саклап калып, аны тагын да ныгытып, үз йөзебезне югалтмыйча, күпмилләтле Рәсәй халыклары омтылышына тәңгәл сәясәт алып барырга акылыбыз җитте", - диде ул.

ТР Дәүләт Киңәшчесе Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты тарафыннан республика җитәкчелеге ярдәмендә эшләнгән җиде томлык хезмәт «Татарларның борынгы заманнардан башлап язылган тарихы» турында искә төшерде һәм әлеге күмәк хезмәтне тудыручыларга, җитәкчеләре – Рафаэль Сибгат улы Хәкимовка тагын бер кат рәхмәт белдерде. 

"Әмма хак тарихыбызны язу белән чикләнеп калмыйча, алга таба аны дөньяга тарату, иң мөһиме – таныту зарур иде. Бу юнәлештә эшне без, махсус “Яңарыш” фонды булдырып, барыбыз бергә тотынып, борынгы Болгар һәм Свияжск шәһәрләрен торгызып дәвам иттек. Нәтиҗәдә бу тарихи комплексларны ЮНЕСКОның Бөтендөнья исемлегенә кертүгә ирештек. Шуның белән без мәдәни мирасыбызны тергезеп, аны фәнни-тарихи яктан дәлилләп, үз тарихыбызның халыкара танылуына ирештек.

Шул ук вакытта бу вакыйга, нигездә мөселман булган татар халкы өчен бик кадерле, истәлекле датаны дәүләти югарылыкка күтәрүдә төп роль уйнады. Ата-бабаларыбызның 922 елда Болгар җирендә, хәзерге Россия биләмәсендә беренче булып, ислам динен ирекле нигездә кабул ителү факты, дөньякүләм расланып, кешелек тарихына теркәп куелды.

Быел без Идел буе Болгар дәүләтенең Ислам динен ирекле һәм рәсми төстә кабул итүенә 1100 ел тулуны ил күләмендә бәйрәм итәбез. Элегрәк без бу турыда хыяллана да алмадык. Моның өчен без ил җитәкчелегенә, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинга тирән ихтирамыбызны һәм олы рәхмәтебезне белдерәбез. Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын билгеләп үтү – күпмилләтле, күпдинле илебез җитәкчесенең, чыннан да зирәк һәм тирән мәгънәле карары", - дип билгеләп үтте Минтимер Шәймиев.

Аның сүзләренчә, Бу истәлекле датага багышланган гамәлләр 2022 ел белән чикләнергә тиеш түгел. Безгә бу тарихи мөмкинлектән тулысынча файдаланырга кирәк дип саныйм. Бу юнәлештә эшне алга таба киңәйтү һәм тирәнәйтү зарур. Бу уңайдан, әйтик, бүгенге татар җәмәгатьчелеге, төрле төбәкләрдән килгән милләттәшләребез, дәүләт органнары катнашында махсус программа эшләү урынлы булыр иде.

Минтимер Шәймиев татар милләтенең яшь буынын тәрбияләүгә дә игътибар итте.

"Әлбәттә, бу мәсьәлә күпкырлы. “Бала чакта алган белем — ташка язган сүз белән бер” ди татар халык мәкале. Балаларыбыз күңеленә белемнең төрлесен, шул исәптән бай тарихыбызны да кечкенәдән үк сеңдереп калу мөһим. Әйтик, борынгы Болгарда Ислам дине кабул ителү турында балаларга сөйләп кенә калмыйк, аларны Болгар җиренә алып барыйк: бөек тарихыбызны үз күзләре белән күрсеннәр, тотып-тоеп карасыннар. Иманым камил: бу аларда үз милләте белән кызыксыну уятып, балачак хатирәсе булып гомергә сакланачак. Милли үзаң – нәфис даирә, ул менә шундый нечкә, ихлас хисләрдән хасил була. Бу уңайдан, балаларның Татарстаннан гына түгел, башка төбәкләрдән дә килүен оештырып булыр иде. Хәзерге заманда бу – эшли алмаслык эш түгел", - дип тәкъдим итте Минтимер Шәймиев.

Сүзне йомгаклап, ул съездның барлык делегатларына һәм кунакларына рәхмәт белдерде. "Сез - милләтебез язмышы өчен җаваплылыкны, ирекле рәвештә, үз иңнәренә салган кыю, булдыклы, фидакарь һәм күркәм шәхесләр", - дип ассызыклады ул.

Чыганак https://shaimiev.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/2109760.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X