erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Лилия Хәйруллина улының исемен әйтте

Җырчы Лилия Хәйруллина улына нинди исем кушуы турында хәбәр итте. Шуны да әйтергә кирәк, моңа кадәр үзенең өч бала әнисе булуын яшергән җырчы, ниһаять, моның хак булуын әйтте.

 

“Әйе, мин – өч бала әнисе. Ләкин “кайда балаларыгыз, кем белән яшиләр, ничә яшь, әтиләре кем?” кебек сорауларны бирмәгез. Ни өчен балаларны күрсәтмим? Чөнки балалар өчен ата белән ананың икесе дә җаваплы. Балаларның әтиләре социаль челтәргә мәгълүмат чыгаруга каршы булырга мөмкин. Шәхсән мин яңа туган баланың сурәтен социаль челтәргә чыгаруга каршы. Шәхси тормыштан пиар ясамыйм. Миңа бу кирәкми. Аннан кала да күрсәтер, сөйләр әйберләрем җитәрлек”, - ди Лилия. 

Җырчы бала тудыру йортыннан чыкканда да купшы бәйрәм оештырмавы, гади джинсы, кеды һәм футболкадан чыгуы турында язган. “Күпләр затлы бәйрәмнәр турында хыяллана, барысы да матур булсын дип тели. Миндә исә барысы да гади, минемчә”, - ди ул.

Исемгә килгәндә, Лилия улына Ратмир дип исем кушуларын хәбәр итте. Бәхетле, озын гомерле сабый булсын! Төкле аягың белән, Ратмир!

 

Реклама

 

 

 

 

 

 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Посмотреть эту публикацию в Instagram

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/liliya-khyrullina-ulyny-isemen-ytte

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X