Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Коронавирусның дүртенче дулкыны тагын да зәһәррәк икәнлегенә көннән-көн инанабыз

    Ковидның дүртенче дулкыны: «Менә шул сулый алмау әйтеп бетергесез курку хисе тудыра»

    (Гөлназ Хәбибуллина, Интертат)

    Саннарга күз салыйк. Узган тәүлектә Россиядә коронавирусның 27 224 яңа очрагы ачыкланган. Тәүлек эчендә 20 566 кеше савыккан, 936 кеше вафат булган.  

    Татарстанда коронавирусның 86 яңа очрагы теркәлгән, 7 кеше үлгән. 5 октябрь көнне, республикада ковидтан 8 кеше вафат булды. Әлеге сан рекордлы күрсәткеч иде һәм ул соңгы чик булырга ошамаган. 

    Яңа штамм симптомнары: «Бертуктамый костым»
    Табиблар ковидның яңа штаммнары симптомнары бөтенләй башка төрле булуын билгеләп үтә. «Ухань» штаммында тәм, ис сизү югалу төп симптом булса, хәзер борыннан агу, тамак авыртуы, ашказаны-эчәк эшчәнлегенә зыян килә. Элек чирнең инкубацион периоды 14 көн булса, хәзер ул 4-5 көнгә кадәр кыскарган. Шулай ук вирус агрессив, ул үпкәләргә бик тиз төшеп җитә. Берничә көн эчендә үпкәләр зарарлану 50 процентка кадәр җитәргә мөмкин. 

    Чаллыда яшәүче Мәрьям Федоткина температурасын ике көн буе төшерә алмагач, ашыгыч ярдәм чакырткан. Медиклар аны шәһәрнең 5 нче санлы хастаханәсенә алып китеп, КТ уздырганнар. «КТ үпкәләремнең чиста булуын күрсәтте. «Ангина» диагнозы куеп, дарулар язып кайтарып җибәрделәр. Әмма мин иртә сөенгән булып чыктым. Өй шартларында температураны төшерергә тырышу уңай нәтиҗә бирмәде. Антибиотиклар да тәэсир итмәде — хәлем көннән-көн мөшкелләнә барды. Яңадан ашыгыч ярдәм чакырттым. Яңадан узган КТдан соң, ике көн элек кенә чип-чиста булган үпкәләремнең инде 36 процентка зарарлануын белдем.


    Мине тиз арада хастаханәгә салып куйдылар. Тәм, ис сизүем югалмады, әмма башымның авыртуына чик-чама юк иде. Температура, коры, сулыш алырга ирек бирми торган ютәл белән интектем. Бертуктамый костым — бөтен ашаган әйберем шунда ук чыгып барды. Гел бәдрәф юлын таптадым", - дип сөйләде ул.

    Мәрьям коронавирустан прививка ясатмаган булган.

    «Прививка куйдырсам, бәлки бу чирне җиңелрәк кичерер идем. Бәлки ялгышамдыр да. Чөнки палатадагы күршем прививка куйдырганның илленче көнендә ковид йоктырган. Ул ике көн реанимациядә ятып төште. Барысы да кешенең иммунитеты нинди булудан тора», — ди Мәрьям.

    «Соңгы вакытта прививкасы булмаган авыруларга табиблар нәфрәт белән карый, андыйларга бөтенләй башка төрле мөнәсәбәт дигән сүзне ишетергә туры килә. Юк, болар барысы да ялган. Табиблар да, шәфкать туташлары да безгә бик яхшы мөгамәләдә булды. Безгә ярдәм итәр өчен бөтен көчләрен биреп эшләделәр. Дәвалау курсы беткәнче дарулар бушлай бирелде. Бары тик бөер белән проблемаларым булганга гына бер препаратны үземә сатып алырга туры килде».

    «Ковид алты яшьлек улыбыздан йокты»
    Чаллыда яшәүче Зөһрә Хәкимова коронавирусны гаиләләренә балалар бакчасыннан алты яшьлек улы алып кайтты дип уйлый.

    «Әмирнең температурасы кисәк күтәрелде, куркыныч итеп ютәлли башлады. Шулай ук күзләренең әллә нинди кабарынкы, кызгылт төстә булуына игътибар иттем. Куркып, педиатр чакырткан идем, ул ОРВИ диагнозы куеп, дарулар язып китте.

    Бала 4-5 көннән аякка басты, ә ирем белән минем температурам күтәрелде. Температура 38 тирәсе сакланды, хәл булмады, ярылып башыбыз авыртты. Икебез дә эч китү, аппетит булмау белән интектек. Өченче көнгә дә температурабыз төшмәгәч, КТ узарга булдык. Аның нәтиҗәләре минем үпкәләремә 10, иремнекенә 20 процент зыян килгәнне күрсәтте. Шәһәрнең йогышлы авырулар хастаханәсенә мөрәҗәгать иткәч, ятарга урыннар булмавы турында әйтеп, безне өйгә кайтарып җибәрделәр. Өч атна урыннан да тора алмыйча, хәлсезләнеп яттык. Үземә дә, иремә дә антибиотиклар ясадым, хастаханәгә башка барып йөрмәдек», — ди ул. 



    Гүзәл Ибраһимованың да ире 6 яшьлек уллары ОРВИ дан дәваланганнан соң чирли башлаган.

    «Рамил (ире) авырый башлау белән, терапевт чакырттык. Ул исә өйгә килеп керүгә беренче итеп: „Балаларыгыз авырдымы?“ — дип сорады. Аның сүзләренчә, соңгы вакытта кечкенә балаларның ОРВИ белән авыруы, ә кабат әти-әниләрендә коронавирус симптомнары булу бик еш күзәтелә. Шунда инде балада да ОРВИ түгел, ә ковид булганлыгы ачыклана. Балалар ковидны җиңелчә кичерәләр. Аның билгеләре дә ОРВИдан әллә ни аерылмый икән. Иремә ковидны улыбыз алып кайткан булуы ихтимал. Аллаһка шөкер, Рамилнең хәле яхшыруга таба бара. Ләкин температурасы төшсә дә, хәлсезлек тоя, башы авыртуы кимеми әле. Ул җәй көне прививка ясаткан иде. Бәлки шуңа ковидны җиңелчә формада уздырадыр. Мин аның белән көне-төне бергә, үзизоляция ясамадык. Миндә әлегә бернинди билгеләр дә күренми, Аллаһы Тәгалә үзе сакласа гына», — ди Гүзәл. 

    Реклама

    Ковид йоктырган авыру белән аралашкан кеше буларак, Гүзәлгә терапевт түбәндәге күрсәтмәләрне биргән:

    Организмда Д витамины, цинк, Омега 3, майлы кислоталар җитәрлек күләмдә булган кешеләр сирәгрәк авырый. Шуңа күрә кандагы Д витамины күләмен тикшерергә киңәш итәм. Даруханәләрдә Д витаминының берничә төре сатыла. Барысы да файдалы. Өлкәннәргә аны тәүлегенә 2000 МЕ кабул итәргә кирәк. 
    Шулай ук 2-4 атна дәвамында профилактика өчен цинк кабул итәргә кирәк. Аны көнгә бер төймә эчү дә җитә. Ә менә авыру билгеләре сизсәгез, аның дозасын өчләтә арттырырга була. Шуңа күрә цинкның һәрвакыт кул астында булуы бик мөһим.
    «Сулыйсың, әмма һава үпкәгә төшеп җитми»
    «Ниһаять, ковидны җиңдем, аякка бастым», — дип сөенгән авыруларның күбесенә тагын бер кыенлык белән очрашырга туры килә. Ковид кешенең йомшак якларын сизеп ала һәм шул органнарга зыян сала. Казан шәһәренең бер оешмасында машина йөртүче булып эшләүче Дмитрий Матвеевка башкаланың йогышлы авырулар хастаханәсендә 38 көн ятарга туры килгән. Башта сулыш ала алмый интеккән, ә кабат, ковид нәтиҗәсендә сызлый башлаган буыннарын дәвалаган.

     «Миндә ике яклы пневмония диделәр. Үпкәләремнең 50 проценты зарарланган иде. Иң начары — чир ике-өч көн эчендә көчәйде. Хастаханәгә яткач, кислород маскасы белән дә һава җитмәде. Кабат минутына 50-60 мл кислород бирә торган башка аппарат алып килделәр. Шуннан соң гына хәлем җиңеләеп китте. Ул һава җитмәүнең кыенлыгын аңлатып кына бетереп булмый. Сулыйсың, әмма ул һава синең үпкәңә төшеп җитми, ниндидер бушлыкка юлыгасың. Менә шул сулый алмау әйтеп бетергесез курку хисе тудыра. 

    Палатадагы күршеләремнең хәле тагын да начаррак иде. Грузин милләтеннән булган бер авыру, үзен бокска бикләп куйгач, нишләргә белмәде. Чыгып качу өчен төрле юллар эзләде. Ә үзенең хәле көннән -көн начарлана барды. Берсендә утырып торган килеш аңын җуйды. Тиз арада табиблар йөгерешеп кереп, аны реанимациягә алып киттеләр. Кабат мин аны күрмәдем инде…



    Инде чигенде бу, терелеп киләм дип уйлаганда, ковид үземә бөтенләй икенче яктан китереп сукты. Үтереп буыннарым сызлый башлады. Алга таба буыннарны дәвалау курсы узарга туры килде. Хастаханәдә, беркая чыгу мөмкин булмаган дүрт стеналы бокс эчендә бикләнеп, 38 көн яттым», — ди Дмитрий.

    Дмитрий вакцина ясатырга өлгермичә калган. 

    «КовиВак дигәне кайтканын көтеп яттым. Вакцина кайтканчы, коронавирус эләктереп өлгердем. Болай каты авырыйсымны белгән булсам, бер түгел, ике прививка куйдырган булыр идем. Палатадашларым арасында да прививка куйдырган кеше юк иде», — ди ул.

    Районнарда һәм авылларда ни хәлләр? 
    Соңгы вакытта коронавирус авылларны да аяктан екты. Чыннан да хәлләр бер дә сөенерлек түгел. Көн туса, үлем-китеп хәбәрләре ишетелеп тора. Хастаханәдә дә, өйдә торып дәваланучылар да бик күп. Бер авылның фельдшеры сүзләренчә, (билгеле сәбәпләр аркасында район, авыл һәм исем-фамилиясен күрсәтмәвемне үтенде) район хастаханәсеннән үпкәсенә 20-25 процент зыян килгән авыруларны өйгә кайтарып җибәрәләр. 

    «Сентябрь башыннан бирле өйгә кайтып кергәнем юк. Авыручылар шул хәтле күп. Көз көне кешеләр аеруча күп чирли башлады. Үпкәләре 20-25 процент зарарлаган кешеләргә системалар куеп, уколлар ясап йөрергә туры килә. Район үзәк хастаханәсе аларны алып калмый, чөнки хәле авыррак авырулар белән шыплап тулган. Һаман хастаханәнең кызыл зонасын зурайталар. Авыручылар хастаханәгә табибка күренү өчен иртәнге 5тә чиратка барып баса икән. Кешенең хәле авырмы, температура белән утырамы ул, әллә нишләсә дә беркем үз чиратын бирми. Бу авыру бездәге кешелеклелек дигән сыйфатларны да бетереп бара бугай.

    Авылыбыз артык зур түгел. Хастаханәдән борып кайтарган кешеләрне өйләренә йөреп дәвалыйм. Бүгенге көндә, мәсәлән, 8 кешегә система куям. Коронавирусның дүртенче дулкыны кешеләрне уйландыра башлады кебек, соңгы вакытта прививка куйдырырга теләк белдерүчеләр бермә-бер артты. Кайберләренә үзем дә шалтыратып чакырам. «Хәлләр көннән-көн катлаулана бара, әйдәгез, прививка ясыйк», — дигәч: «Үзебез дә уйлап тора идек», — дип, килеп җитәләр», — дип сөйләде фельдшер.

    «Әллә балалар бакчаларын ябыйкмы?»
    Мөслим районы хастаханәсендә дә табиблар аптырашта. Чөнки балалар бүлеге дә, өлкәннәрне дәвалый торган терапия бүлеге дә халык белән шыгрым тулган. Өлкәннәрнең күпчелеге кислород маскасы белән ята. Бу хакта безгә Мөслимнән Ләйсән сөйләде.

    «Әнием хастаханәдә эшли. Аның янына кереп чыккан идем, табибларның җыелышкан вакытларына туры килдем. Балалар табибы баш табибтан өстәмә койкалар сорады. Чөнки пневмония белән авыручы балалар бик күп. „Әллә бакчаларны ябыйкмы икән?“ — ди табиб, аптырап. Бу хәлләрне үз күзем белән дә күрдем, чөнки шушы арада гына кечкенә улым белән пеневмониядән дәваланып чыктык. Балалар бик күп чирли. Зинһар, аз гына авырып торсалар да, балаларыгызны табибларга күрсәтегез. Мин бу пневмонияне шул ук ковид дип аңлыйм. Олыларга тест ясыйлар, диагнозны куялар, ә кечкенәләргә юк. Бик куркыныч заманнарда яшибез».

    «Әнине шушы зәхмәт алып китәр, ахры…»
    Мамадыштан Гөлгенә апа әнисе белән бер үк көнне чирли башлаган. Гөлгенә апа инде чирне җиңеп килә, тик менә әнисенең хәле генә көннән-көн начарлана бара.  

    Дәвамы: https://intertat.tatar/news/health/10-10-2021/kovidny-d-rtenche-dulkyny-men-shul-sulyy-almau-ytep-betergesez-kurku-hise-tudyra-5840493

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз



    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: