erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Коронавирус. Вакцинасы да, саклану чаралары да кирәк

Вакцинасы да, саклану чаралары да кирәк. Белгечләр коронавирус белән чирләмәс өчен нәрсә эшләргә икәнен кабат сөйләргә тотынды. Соңгы арада вазгыять тынычланырга иртәрәк булуын искә төшерә башлады чөнки.

Хөкүмәт йортындагы «шимбә киңәшмәсе»ндә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та коронавирустан саклану чараларының әһәмияте турында сөйләде.

– Республикада инфекциягә каршы тотрыклы күмәк иммунитет булдыру мөһим. Бигрәк тә чир йоктыручылар арткан вазгыятьтә, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Президент искәрткәнчә, узган атнада коронавирус белән авыручылар саны 8 процентка арткан. Моңа өстәп, күмәк иммунитет күрсәткече дә кими. Саннарга килгәндә, хәзерге вакытта Татарстанда коронавируска каршы вакцинаны 2 млн 591 мең кеше ясаткан. Икенче дозасын 2 млн 464 мең кеше алган.

Моңа карап кына тынычланырга ярамый. Президент ревакцинациянең әһәмияте турында да әйтте.

– Безгә республикада тотрыклы күмәк иммунитетны саклау мөһим. Кабат вакцина ясату буенча эшне активлаштырырга кирәк. Тынычланырга ярамый, чир беркая да китмәде. Без чит илләрдә дә, Россиядә дә, республикада да авыручылар саны артуын күрәбез, – диде Рөстәм Миңнеханов. – COVID-19 чиреннән саклануның ике юлы бар: вакцина ясату һәм санитар кагыйдәләрне үтәү. Медицина оешмалары битлек кию режимын кабат кайтарды. Безгә дә бу җәһәттән киңәшләшәсе булыр. Әлбәттә, җәен уңайсыз нәрсә инде ул. Әмма вазгыять шулай барса, бу чаралар кирәк булачак.

Сүз уңаеннан, вирусның кабат баш калкытуына карамастан, ил халкы битлек режимын кире кайтару яклы түгел. SuperJob хезмәте оештырган сораштыру нәтиҗәләренә күз салсаң, халыкның 48 проценты битлек кию режимына каршы чыккан. 23 проценты кабат битлектән йөрү зыян итмәс иде дигән фикердә тора.

Вакцина димәктән, соңгы арада төбәкләрдә халыкның «Спутник Лайт» вакцинасының юклыгыннан зарлануы ишетелде. Әмма Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы тынычландыра: вакцина табу – проблема түгел. Министрлыкның йогышлы авырулар буенча штаттан тыш баш белгече Владимир Чуланов белдергәнчә, төбәкләрдә ике компонентлы «Спутник V» вакцинасы запасы җитәрлек. Мәгълүм булганча, аның беренче компоненты «Лайт»ка тиңдәш.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Моннан алты ай элек вакцина ясаткан һәм ревакцинация узган кешеләргә, кагыйдә буларак, авыруны җиңел кичерүгә карамастан, кабат вакцина ясатырга киңәш ителде. Бу бигрәк тә дөньяның күп кенә илләрендә, шул исәптән Россиядә коронавирус инфекциясе белән авыручылар санының артуын исәпкә алганда, бик мөһим, – диде ул.

САН

Соңгы мәгълүматлар буенча, Россиядә 12498 кеше коронавирус йоктырган. 982 кеше, чир йоктырып, хастаханәгә эләккән. Сүз уңаеннан, илнең 17 төбәгендә госпитализация саны арту, 62сендә кимү күзәтелә. Алты төбәктә хәл үзгәрешсез кала.

Бер тәүлек эчендә ил буенча 6056 кеше дәваланып чыккан.

Татарстанда коронавирус белән авыруның 35 очрагы теркәлгән.

Чыганак https://vatantat.ru/2022/08/88506/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X