erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда ярминкәләр гөрли, яки ялган бәя - закон бозу түгелме?

Казанда 27 ноябрьдә 1 градус кына салкынлык булса да, җил киемнәр аша узып, тәнне чемердәтә. Кукмара, Балтач, Арча, Биектау, Кайбыч, Буа,Зәй, Югары Ослан, Яңа Чишмә районнары агропредприятиеләре һәм фермерлары салкыннан курыкмаган. Өстәлләргә яңа чалынган терлек һәм кош итләре өелгән ("Шәһри Казан", Дамир Бәдриев).

 

Ямашев проспекты белән Әмирхан урамы киселешендәге мәйданда гөрләтеп сәүдә итәләр. Яңа Чишмә районы хезмәтчәннәре ярминкәнең зур өлешен биләп тора.

Өстәлләргә яңа чалынган терлек һәм кош итләре өелгән. Яшелчәләр һәм кондитер ризыклары да мулдан. Халык ит, балык һәм яшелчә тирәсендә кайнаша. “Нармонка” совхозыннан килгән “КамАЗ” машинасы әрҗәсе иртәнге 8 сәгать 30 минутларда бушап беткән диярлек иде инде. Алар бәрәңгене - 23 сумнан, кәбестә, кишер һәм суганны 25 сумнан тәкъдим итә. Фермерлар белән алыпсатарлар исә, бәрәңгенең килограммын 40 сумнан сата. Анда да әле бәрәңгене килограммлап түгел, ә челтәр капчыгы белән тулаем алырга кирәк. Кайсы әбиең капчык күтәрә алсын инде, әй. Ярминкәдә ваклап сатуны катгый таләп итеп куярга кирәк, минемчә. Аласы килгән кеше карпчыгы белән алсын.

Югары Ослан районындагы “Заря” агрофирмасыннан бер машина алма белән кәбестә төяп алып килгәннәр.
- Алма, карлыгын, кара миләш, җиләкләр үстерәбез. Быел абрикос үсентеләре дә утырттык әле. Казанга киләсе елларда абрикос та алып килербез, боерган  булса. Казанлылар үзебезнең җирле җимешләр белән сыйлансын, - диделәр агрофирма вәкилләре Наталья Шабарова белән Фидаил Алиуллов.

Реклама

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Ит сатучылар рәтләрендә кайберләрендә товар бәясе, гомумән, күрсәтелмәгән. Кайберләрендә исә, сыер итенең килограммы” 320-340 сум”. Ләкин, чынлыкта, сыер итенең килограммы бәясе - 360-420 сум. Ат ите - 420-450 сум, сарык ите - 450 сум.

Матур чатыр, якты йөз белән сатып алучыларны җәлеп итәргә була, тик ярминкәдә ялган бәя язулары куеп сату итү закон бозу түгелме икән?

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/kazanda-yarminklr-grli-yaki-yalgan-bya-zakon-bozu-tgelme

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X