erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бетәсе булмады: яңа штамм тагын да куркынычрак

Коронавирусның яңа барлыкка килгән “омикрон” штаммы халыкны кабат куркуга салды. Монысы тагын да куркынычрак, баштагы варианттан ул күп тапкырга үзгәргән һәм вакцинага каршы нык тора, дип кисәтә белгечләр ("Шәһри Казан", Дилбәр Гарифуллина).

 Шушы көннәрдә кайбер илләр хәтта чикләрен ябу турында карар кабул итте. Ә ул арада фармацевтика компанияләре омикронга каршы көрәш юлларын эзли башлады.

Безнең Гамалея үзәге дә “омикрон” штаммына каршы вакцина әзерләүгә кереште. “Спутник V” һәм “Спутник Лайт” вакциналары яңа штаммга каршы нәтиҗәле булып кала, әмма Гамалея үзәге, беркетмәләргә нигезләнеп, адаптацияне башлады, дип хәбәр итә РИА Новости. Алар “Спутник” вакцинасының яңа версиясен эшләмәкче һәм ул ай ярымнан күпләп җитештерелә дә башлар дип көтелә.

Омикрон – коронавирусның мутацияләнгән яңа төре. Яңа штамм иң беренче булып Көньяк Африкада ачыкланды һәм дөнья буйлап тарала да башлады. Яңа штаммны Гонконгта, Израильдә, Бельгиядә, Германия һәм Бөекбританиядә теркәргә дә өлгергәннәр инде.     

Белгечләр әйтүенчә, “омикрон”ның төп билгеләре булып арыганлык һәм йөрәк тибешенең ешаюы тора. Аңа, “дельта” штаммы кебек, ис һәм тәм югалту хас түгел. Тик әле бу штамм ахыргача өйрәнелеп бетмәгән, аның билгеләре алга таба күбрәк тә булырга мөмкин. Шул ук вакытта “дельта” штаммына караганда ул тизрәк тарала һәм кешегә җиңелрәк йога икән. Ә иң шикләндергәне – коронавирус инфекциясе белән авырган һәм прививка ясаткан кешеләрнең дә “омикрон” штаммын йоктыру куркынычы зур булуы. Австралиядә “омикрон” штаммын йоктырган дүрт кешенең икесе тулы вакцинация узган булганнар. Көньяк Африкада вирус табылган кешеләрнең дә күбесе коронавирус белән авырткан булганнар инде.

Вирустан саклануның төп кагыйдәләре исә шул ук кала – битлек кияргә, кулларны гел юып торырга, дистанция саклау, бүлмәләрне җилләтү һәм кешеләр күп булган урында йөрмәү.

Яңа штаммнан саклану максатыннан яңа чикләүләр кертү дә планлаштырыла. “Җомга көнне коронавируска каршы оператив штаб утырышы Татьяна Голикова җитәкчелегендә узды. Анда карарлар кабул ителде. Оператив штаб алар турында игълан итәр дип көтәбез”, – дип белдергән РИА Новости агентлыгына Россия Тышкы эшләр министрлыгы җитәкчесенең урынбасары Евгений Иванов.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

2020 ел башындагы вазгыять кабатланырга мөмкин дигән шик тә юк түгел. Бу афәтнең таралуына юл куймас өчен күп кенә Европа илләре, Канада, төркия, АКШ, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре һәм Россия Көньяк Африка белән авиаэлемтәләрне туктатырга да өлгерде. Кичә Япония белән Израиль дә чит ил кешеләре өчен үз ишекләрен япты.

Яңарак кына Швейцариядә булырга тиешле 2021 елгы Кышкы Универсиада да гамәлдән чыгарылды. “Карар Швейцария хакимиятенең Африка илләреннән килүчеләр өчен мәҗбүри ун көнлек карантин кертүе белән бәйле. Нәтиҗәдә Люцерндагы Универсиаданың була алмавы ачыкланды”, – дип хәбәр иткән ТАСС агентлыгына үз чыганагы.

Киләсе ел башында Пекинда кышкы Олимпиада уеннары да узарга тиеш. “Омикрон”га каршы нәтиҗәле чаралар табылып, спортчылар һәм җанатарлар дүрт ел көткән Олимпиада булыр дип ышанасы килә.

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/s%D3%99lam%D3%99tlek/betse-bulmady-yaa-shtamm-tagyn-da-kurkynchrak

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X