erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Алсу Сөнгатуллина: "Улым мондый трагедияләрнең кабатланачагын әйтте"

Татарстанның атказанган артисты Алсу Сөнгатуллина Пермь университетында булган фаҗигадан соң туган фикерләре белән уртаклашты. Хәтерлисездер, Алсуның улы Ислам 11 майда 175нче гимназиядә булган фаҗигадә яраланган иде...

(Шәһри Казан)

“Кичә көне буе борчылдым, уйладым, анализладым, улым белән сөйләштем... Балаларыбыз нинди куркыныч заманда яши! Улым әйтүенчә, Казандагы трагедия беркемне дә бернигә дә өйрәтмәгән. Мин мондый хәл башка булмаячак, тынычланырга мөмкин дип улымны ышандырган идем бит. Ә бу хәл кабатланды! Казандагы кебек үк, шул ук сценарий буенча – егет коралга рөхсәт ала, урам буйлап корал күтәреп бара, уку йортына бернинди киртәләрсез керә... Башында шул ук уйлар – кешеләрне, үз-үзен күрә алмау, халыкны чүпкә санау һәм бөтен дөньяны черек дип әйтү.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ


Бу уйлар 18 яшьлек яшүсмернең башына кайдан килә? Бәлки бу хәлләрнең башында торучы кеше бардыр? Бәлки бу кемгәдер кирәктер? Сораулар бик күп, әмма җаваплар юк. Кичә улым башка беркемгә дә ышанмавын һәм, кызганыч, мондый трагедияләрнең кабатланачагын әйтте. Булмасын иде дип бик нык ышанасы килә”, - дип язган “Фәридә-Алсу” дуэты солисты Алсу Сөнгатуллина.

 http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/alsu-sngatullina-ulym-mondyy-tragediyalrne-kabatlanachagyn-ytte

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X