erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

1739 елда Екатеринбургта яндырылып, 2021 елда Башкортстанда тыелган Кисәкбикә тарихы

«Интертат» Башкортстанның Стәрлетамак шәһәре театрында чыгарылып, репертуардан төшерелгән тарихи спектакль тарихын күзәтә ("Интертат", Казан, Рузилә Мөхәммәтова)

 

Видеодан алынган скриншот
Стәрлетамак театры, дөресрәге, Стәрлетамак дәүләт театр-концерт берләшмәсе гауга үзәгендә калды: театрның яңа спектакле репертуардан төште.

Сүз «Кисәкбикә. Риваять» дип аталган тарихи драма турында бара. Бу — XVIII гасырда булган реаль тарихи вакыйгалар нигезендә куелган спектакль. Әсәрдә мөселман хатыны Кисәкбикә (Кисәбикә, Кисәнбикә) Байрасованың фаҗигале язмышы сурәтләнә. Көчләп чукындырылган 60 яшьлек мөселман хатыны исламга кайтканы өчен Екатеринбургта тереләй яндырылган. Әлеге факт документлар белән расланган.

Менә шундый вазгыять: 60 яшьлек Кисәкбикә 1739 елда яндырылган. Шуннан соң 282 ел үткәч, Стәрлетамак башкорт театрында куелган һәм тыелган.


Кем ул Кисәкбикә?
Башкорт чыганаклары аның Хөсәнбикә исемле булу ихтимал да әйтә, ул 1679 елда Дуван олысында туган, Катай олысына кияүгә бирелгән һәм Саккол авылында тормыш иткән.

Аның тарихы Свердловск Дәүләт архивында сакланған «Фонд № 24» дип аталган төпләнмәгә кергән рус генераллары фәрманнары аша ачылган.

Тарихи документларның берсендә аның татар булуы әйтелгән. Аерым алганда анда түбәндәге сүзләр бар:

«Пила среди башкирцев, пела дзе с иимя вместе ибо ее молилась по их закону а не по христианскому она. Согласно соопределили: оной татарке за три побега и что она обедом в бога крещена обасурманилась учинить смертиев казнь сожечь…»

Генерал-майор Леонтий Яковлевич Соймонов фәрманында башкорт дип языла.

«Пойманную башкирку, которая была крещена и дано ей имя Катерина, за три в Башкирию побега и что она, оставя Закон Христианский, обасурманилась, за оное извольте приказать на страх другим казнить смертию — сжечь, дабы впредь, на то смотря, другие казнились».

Спектакль Бердәм Россиянең «Кече ватан театрлары» программасы кысаларында куелган.

Режиссер — Калмыкия һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Борис Манджиев. Сценарий авторы — Михаил Башкиров. Сәхнә әсәре өчен инсценировка күренекле башкорт язучысы Мәрьям Буракаева хикәясе буенча әзерләнгән. Төп рольдә — Башкортстанның атказанган артисты Ләйсән Кәримова.

Стәрлетамак башкорт драма театры спектакльне беренче тапкыр Уфада — Мостай Кәрим исемендәге Милли яшьләр театрында күрсәткән. «Башинформ» спектакльне аншлаг белән узганлыгын язган. Әлеге мәкаләдә Зөһрә Буракаева фикере дә бар.

Мәрьям Буракаеваның кызы Зөһрә Буракаева: «Әни хикәясеннән әсәрнең рухы — ирекле рәвештә яндырылырга барган башбирмәс Кисәкбикә образы калгандыр. Ул, Катерина исеме белән яшәргә теләмичә, ирекле Кисәкбикә булып үлә. Михаил Башкиров балалары да баш тарткан ана, якташлары тарафыннан гаепләнгән хатын-кыз турында притча тудыра алган. Борис Манджиев белән саха кешесе буларак көчләп чукындыру, халыклар колонизациясе темасын яхшы белгән Михаил Башкиров темага сак якын килгәннәр».

Спектакль эчтәлеге буенча авылның яклаучысы булган Кисәкбикә кулга алынып зинданга ябыла, балалары пансионатта тәрбияләнә һәм рус исемнәре кушып чукындырыла. Ангелина исемле рус хатыны ярдәмендә Кисәкбикә өч тапкыр качып, өч улын эзләп таба. Әмма аларның берсе әнисен сатарга әзер, икенчесе куркак, өченчесе үз халкы өстеннән идарә итә. Кисәкбикәне халкы да кабул итми, куркалар. «Ирекле булмагач, нәрсәгә ул гомер?», «Нимә булды сиңа, халкым, кемгә әйләндегез?», «Нимә булды сезгә, башкорттарым?» «Сез ирекле, сездәг өстен бер Аллаһы Тәгалә генә» кебек сүзләр яңгырый.

Тыючыларны шул куркытканмы? Әллә кемгәдер, икенче яктан, башкорт ирләре, хатын-кызларына караганда, көчсезрәк сурәтләнгән кебек булганмы?

8 октябрь көнне Стәрлетамак театры әлеге спектакль белән яңа театраль сезонын ачарга тиеш иде. Әмма спектакльнең репертуардан төшерелүе турында хәбәр таралды. Матбугатта язылганча, театр моны техник сәбәпләргә бәйләп аңлата. Башкортстан мәдәният министрлыгы труппа белән очрашырга тарихчы галим Рамил Рәхимовны юллый.

Башкорт дәүләт университеты доценты Рамил Рәхимов үзе Стәрлетамакта туып үскән. Кандидатлык диссертациясен «XVII–XIX гасырның 60 елларында Башкирия типтәрләре (социаль-икътисади үсеш)» темасына яклаган.
Интернет киңлекләрендә галимнең труппа белән аралашуынаң видеоязмасы таралган. Видеоязмада түбәндәге сүзләр бар:

Тарихчы Рамил Рәхимов: «Сценарийны үткәргән кеше шелтә алды. Ул кечкенә кеше түгел. Бирегә килүемне министр сорады. Мин сезгә шуны аңлатырга килдем: тарихны болайга да әйләндереп була, тегеләй дә. Тарих бик авырту тема. Башта тарих ата, аннары кешеләр кулларына автомат ала. Еш кына кулларына автомат алучылар түгел, артистлар, галимнәр гаепле була. Мин үземнән дә җаваплылыкны төшермим. Кабинетларында утыралар да җыен чепуха язалар. Башкорт халкының тарихы, этнографиясе, мәдәнияте турында нормаль әсәрләр чыгарыгыз!»

Башкортостангың атказанган артисты Ләйсән Кәримова: «Мәрьям Буракаеваның ул әсәрен мин эзләп таптым. Җитәкчелеккә тәкъдим иттем. Җитәкчелек мине куәтләде, режиссер таптылар, инсценировка язучы таптылар. Без анда: „Халык, күтәрел!“ димәдек. Хатын-кызны яндырганнар бит! Жанна Д Аркны да яндырганнар — аны бөтен дөнья куя, карый. Кисәкбикә танылган өч башкорт хатынының беренчесе. Аның үләр алдыннан туган ягына кайтасы килгән. Без бер хатын-кыз тарихын күрсәттек. Бер хатын язмышын! Сез безгә комедия куярга кушасызмы?»

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ


«Мин башкорт халкы тарихына мәхәббәт белән сугарылган гадел һәм толерант спектакль куйдым»
Россиянең һәм Калмыкиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, режиссёр Борис Манджиев: «Минем дөресен генә әйткәндә, бу турында сөйләшәсем дә, нидер аңлатасым да килми. Мин башкорт халкы тарихына мәхәббәт белән сугарылган гадел һәм толерант спектакль куйдым — бу мәсьәләдә тәҗрибәм зур. Башкортстан минем өчен режиссер буларак иҗади ватаным. Хәзер бу спектакль тирәсендәге вазгыять — балаларча аңлашылмаучылык. Мин аларны җитлегер һәм ялгышларын аңлар дип өметләнәм. Бөтенесе кабаттан дуслашып, алга таба да спектакльне карарлар. Мин тәгаен шулай буласына ышанам. Без бит бу җиргә юкка гына килмәгәнбез».

«Спектакль өчен тыелудан да зуррак рекламаны уйлап табып та булмый»
Башкорт драматургы Шәүрә Шәкүрова: «Әйе, бәхетемә, мин спектакльне карадым. Чөнки кызыкды драматург Михаил Башкировның һәм гаҗәеп, космик режиссер Борис Манджиевның иҗатын күзәтеп барам. Ә театр коллективына «Бигылый» куелышыннан (режиссер Айрат Абушахманов) соң гашыйк идем.

Халыклар дуслыгы турында. Спектакль авторлары бу темага сак килгән, ул хикәяләүгә нечкә үрелгән: Кисәкбикәгә качарга рус кызы Ангелина булыша, ул аны илһамландыра. Үзе зиндан мәһшәренә чыдый алмыйча һәлак булгач та, Кисәкбикәгә рухы белән булыша.

Бу документаль әсәр түгел, әсәрнең исемендә күрсәтелгән — бу притча. Авторлар теманы мәгънәви тирәнлеккә күчерә алган. Спектакльдән соң күпләр елады, шул исәптән, мин дә. Әсәрдә зур сораулар куела. Кеше үзен кысрыклаучылардан физик яктан көчсезрәк күренсә дә, үзе булып кала аламы? Ангелина сихердә гаепләнә, аны җәзалыйлар һәм Кисәкбикә янына утыртып куялар. Бу линия безгә Европа инквизациясе учакларын хәтерләтә, чөнки Кисәкбикә тарихын шул чордан аерып карап булмый.

Башбирмәс Кисәкбикәне Екатеринбург үзәгендә яндырганда көчләп чукындырылган башкортларны гына түгел, крепостной русларны да куркытканнар. Минемчә, крепостнойларның язмышы, милләтенә карамастан, куркыныч һәм без аны аңлап бетерә алмыйбыз. XVIII гасыр башында эшкәртү өчен яңа җирләр яулана башлый, шул исәптән, башкорт җирләре. Җирсез кеше үлемгә дучар ителгән, шунлыктан баш күтәрүләр котылгысыз. Каратель отрядлары баш күтәргән авыллыларны крепостнойлыкка сата. Кисәкбикә дә крепостнойга әверелә, шуңа аны рухи көчләү дә бара — колның язмышы шул.

Хәзер безгә бераз гаҗәп тә тоела: ничек инде кемдер безгә үзебез булырга комачаулый, чөнки илебездә без намус һәм дин ирегенә юридик яктан хокуклы. XVIII гасырда диненә кайтканнарны, еретикларны, староверларны, сихерчеләрне яндырганнар. Диннән кайткан өчен кеше милләтенә карамастан җәзаланган. Россия халкына кырыс сәясәт нәтиҗәсендә, Кисәнбикә җәзаланып 34 ел узгач, Емельян Пугачев һәм Салават Юлаев җитәкчелегендә Крестьян сугышлары башлана.

Спектакльдә үзеңә һәм тамырларыңа тугры калу гына түгел, хыянәт темасы да күтәрелә. Спектакль авторлары версиясе буенча Кисәкбикәнең уллары әниләре кулга алынгач тәрбиягә бирелә. Аларга әниләре җинаятьче дип тукып үстерәләр. Нәтиҗәдә алар нинди булсыннар? Көч куллануга һәм явызлыкка корылган җәмгыятьтә бала нинди булып үсә алсын?!

Әсәрдә күтәрелгән темалар озаклап уйланырга этәрә икән, димәк, спектакль яхшы. Спектакльнең тыелуы һәм шуның нәтиҗәсе буларак, соцчелтәрдәге канәгатьсезлек тә мәңгелек тема турында уйландыра: без кем? Коллармы, әллә ирекле булырга хакыбыз бармы? Үз идеалларыбызга һәм тарихыбызга хыянәт итмибезме? Бу шул тарихи чор турында беренче пьеса түгел, мордва театрында бар иде ул, мордва тамашачысы уңды — аларның үткәнгә кагылу һәм киләчәге турында уйлау мөмкинлеге бар.

Спектакль өчен тыелудан да зуррак рекламаны уйлап табып та булмый. Әлеге скандал нәтиҗәсе буларак, шул темага башка авторның китабын да (Салават Әбузаров «Киҫәнбикә юлы») вайлберистан бер көн эчендә сатып алып бетергәннәр. Илебезнең ХХ гасыр тарихында сәнгать тыелу очраклары булды, дөрес анда «не читал, но осуждаю» диделәр, бу очракта «не смотрел, но осуждаю» диделәр дә, әсәргә катнашы булмаган куркуларын бәйләп куйдылар.

Тамашачыга уйландыра, рухи яктан үстерә торган спектакльләр кирәк. Андыйлар театрның үзенә дә кирәк. Миңа калса, артистлар музыка коралына тиң, аларны көйләп тормасаң, сак карамасаң, сафтан чыгарга мөмкиннәр. Артистларга мәдәниятнең, тарихның, фәлсәфи фикерләүнең тирән тамырларына кагылган кызыклы материалдан башка ярамый. Вакыт-вакыт шундый материал биреп торырга кирәк. Бу тыюдан соң республика театрларының нинди шартларга куелуын уйларга да куркыныч. Аларга материалны ничек сайларга? Күп айларга сузылган эшне дә чыгарып атасы килми». 


«Халыклар арасындагы мөнәсәбәтләр андый спектакльләр нигезендә бозылмый»

Искәндәр Гыйләҗев: «Бу хакта ишеткәч, совет заманнары искә төште. Тарихи материал, тарихи базасы бар. Аны халыкка күрсәтмәүдән ни файда икән? Күрсәтсәң, имеш, халыклар арасындагы мөнәсәбәтләр бозыла. Халыклар арасындагы мөнәсәбәтләр андый спектакльләр нигезендә бозылмый. Моны белергә кирәк. Менә шулай!»

«Бүгенге көндә дөреслекне әйтү куркыныч та, җинаять кодексына да туры килергә мөмкин»

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Камал театры артисты, Гаяз Исхакый әсәре буенча төшерелгән, шулай ук көчләп чукындырылган, әмма мөселман булып калган хатын-кыз — «Зөләйха» фильмы режиссеры Рамил Төхфәтуллин: «Бик болгавыр заманнар китте. Кемнең башында нәрсә — шуннан курка инде, «По мере своей испорченности» дип әйтә бит урыс халкы. Хәзер тормышка әкренләп цензура кереп килә. Ватанпәрвәрлеккә зыян китермиме дип репертуарны тикшерергә дигән сәясәт башланды.

Мин үз вакытында «Зөләйха» ны чыгарып өлгердем. Әлбәттә, аның авырлыгын да күрдем. Мәсәлән, Владивостокта күрсәткәндә скинхедлар тарафыннан һөҗүм булды, Азәрбәйҗанда да тыныч кына үтмәде, республика эчендә дә күрсәтмәскә тырышкан районнар булды. Идел аръягында хәтта атлы милиция туктатты.

Бүгенге көндә дөреслекне әйтү куркыныч та, җинаять кодексына да туры килергә мөмкин. Вахит Имамов белән булган хәлләрне истә тотып, бүгенге көндә Гаяз Исхакыйның бөтен иҗатын сызып ташларга, Нурихан Фәттах булсын, башка классиклар әсәрләренең саллы өлешен яндырырга кирәк булып чыга. Без шулай артка таба тәгәрибез. Бу бер дә сөенечле әйбер түгел.

Монда спектакльгә экспертиза булдымы икән? Лингвистик экспертиза эшләгәннәрме аңа? Кем бәя биргән? Хөкемдарлары кемнәр? Нинди акцентлар ясатылган? Хәтерлисезме, Әлмәт театрының Уфада күрсәтелгән «Кыю кызлар» спектаклендә бер архаик сүз аркасында нинди низаг чыга язды?!

Спектакльне карамаган килеш фәкать шуны әйтә алам — мин әсәрнең репертуардан төшерелүенә каршы. Чөнки ул демократик асылга зыян китерә торган әйбер». 

Дәвамы https://intertat.ru/news/culture/10-10-2021/1739-elda-ekaterinburgta-yandyrylyp-2021-elda-bashkortstanda-tyelgan-kis-kbik-tarihy-5840680

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X