Яшел Үзән районының Новониколаевка авылында яшәүче Гөлсинә апа Калатаева, яшәр өчен көчне оныклардан алам, ди. Узган елның октябрь аенда аның улы белән килене, мунчадан чыга алмыйча, янып үлгән. Ул бу хакта әле дә еламыйча сөйли алмый. Оныклары исә әбиләренең күз яшьләрен сөртеп тора… ("Ватаным Татарстан", Гөлгенә Шиһапова)