Рамил Мөхетдинов белән Арчада үткәрелгән “Әдәби Сабантуй”да очраклы рәвештә генә таныштык. Таныштык дип инде... Газетабызга бәйле берничә җөмлә алыштык. Аннары аны күп кенә каләмдәшләрем белүе ачыкланды. Миңа кызык булып китте: нишләп Рамилне (абый дип әйтергә башыма да килмәде, чөнки мин аны үземнән азга гына олырак дип уйладым) барысы да белә, ә мин – юк ("Шәһри Казан", Дания Нәгыйм).