Зифа буй-сынлы булу өчен лимонлы су белән дуслашырга кирәк, ди белгечләр. Ник дигәндә, лимонлы су матдәләр алмашын яхшырта. Ябыгу өчен 1 стакан җылы суга ярты лимон согы сыгарга, шуны көнгә ике тапкыр яртышар стакан эчәргә кирәк. Бал кушарга да ярый. Аны ач карынга эчү файдалы.