erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Зөһрә Шәрифуллина күңелемне кузгатты

“Ватаным Татарстан” гәҗитендә Татарстанның халык артисты Зөһрә Сәхәбиеваның Татарстанның халык артисты Зөһрә Шәрифуллинаның юбилеена багышлап язган мәкаләсен укыдым да, минем дә күңел кузгалды. Миндә дә шул мәкаләгә кушылып язасы килү  теләге туды.

Мин әтисез үстем, ул сугыш кырында ятып калды. Әти дигән татлы сүзне бер тапкыр да әйтергә туры килмәде миңа, ул киткәндә мин алты айлык булып калганмын. Ачлык-ялангачлыкны да, ятимлек ачысын һәм кимсенүләрне дә шактый татырга туры килде. Җитмәсә, әниемә бердәнбер бала идем, абыем да, апам да, энем дә, сеңелем дә юк. Әти-әни тормыш корып, бергәләп нибары ел ярым  яшәп калганнар. Шулай итеп, шатлыгымны да, кайгымны да уртаклашыр бертуганым булмады, барын да ялгызым кичерергә туры килде. Бу ялгызлык гомер буе минем йөрәгемне сыкратты.

Арча педучилищесы юлламасы белән Кама Тамагы районына укытырга киттем һәм шунда олы мәхәббәтемне – Ринатымны очраттым, тормыш корып җибәрдек. Әнием ялгыз булганлыктан, Арчага кайтып урнаштык, матур гына яшәп тә киттек. Беренче балабыз ир бала иде, 4 айлык вакытта кисәктән генә яследә үлде. Ринатымның  нәкъ үзе төсле иде, бу югалтуны икебез дә бик авыр кичердек. Шуннан соң ир бала табам дип, өч кыз бала тудырдым. Ринатым аларның һәркайсын көтеп алды, ир баладан да артык яратты, исемнәренә кадәр үзе сайлап куштырды. Бер эзгә төшеп тормышыбыз да җай гына бара иде...

Мин бик бәхетле хатын идем, ләкин бу бәхет дигәнем никтер кыска гомерле булды. Минем тигез бәхетле тормышым уйламаганда җимерелде, без нибары 12 ел яшәп калдык. Юл һәлакәтенә очрап, Ринатым вафат булды, икебезгә дә 37 яшь иде. Ялгызым өч бала һәм авыру әнием белән торып калдым. Кайгы ялгыз йөрми, диләр, дөрес икән. Берничә елдан әнием сукырайды, аннары урынга ук егылды. Урында авырып 7 ел ятты ул. Балалар кул арасына керә башлаганнар иде инде, әниемне карарга алар булыштылар. Бераздан алар да мәктәпне тәмамлап, югары уку йортларына китеп бардылар. Мин  авыру әнием белән ялгыз калдым. Хаста кешене карау җиңел түгел, аны үз башыннан кичергәннәр генә белә. Эштән көндезге ашка кайтып, ашарга өлгерми калган вакытлар  да күп булды.

Талонга яшәгән еллар иде бу, кибет киштәләре буш вакытлар. Чебоксарда, Казанда укыган балаларыма студент талоны бирелә, телефоннан сөйләшкәндә иң башта, талоннарыгызга әйберләрегезне алып бетердегезме, дип сорыйм. Авыру әниемә дә аерым тәрбия кирәк бит әле, нәрсәләрдер юнәтергә ике атнага бер тапкыр Казанга барып кайтам.

Ул елларда күз яшьләрем аз коелмады, ләкин бервакытта да балаларыма күрсәтмәдем. Мескенләнеп тә яшәмәдем мин, барын-югын, җитмәгәнен кешегә сөйләп зарланмадым. Беркайдан ярдәм сорар кешем дә, ярдәм итәр кешем дә юк иде шул. Барысын да үзем җайлап, сабыр гына көйләп бардым.

Ялгыз тормышта кыенлыклар гел булып тора ул, җаныңны кая куярга белмәгән вакытлар күп була. И, ялгызлыктан бәгырь телгәләнеп, үзәк өзелгән чаклар! Канатым каерылган, хәсрәт диңгезеннән чыга алмый азапланган еллар. Тормыш ямен тоймый, сары сагыш эчендә йөргән вакытлар. Сөйләп бетерерлекмени аларны?! Шундый бер мәлдә радиодан Зөһрә Шәрифуллина башкаруында “Уңга карасам да юк, сулга карасам да юк. Уңга карап, сулга карап, утырып еласам да юк” дигән җырны ишетеп алдым. Әйтерсең, бу җырны минем турыда һәм минем өчен язганнар. Китек күңелемне ташытып, үзәкләремне өзеп, җаныма үтеп керде ул җыр. Үксеп-үксеп еладым да, озак кына уйланып утырдым. Җырның дәвамы итеп, бер куплет шигырь дә язып куйдым:

Шуңа күрә үзең тырыш,

Булмастайны да булдыр.

Зарланма әле, горур бул,

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Язмышың синең шулдыр.

Тормыш дәвам итте, ә бераздан мин җырны тагын үзгәрттем:

Уңнарга карамадым,

Сулга да карамамын.

Мин терәксез түгел әле,

Үсә бит балаларым.

Әйе, алар үстеләр, гаилә кордылар, миңа дүрт онык бүләк иттеләр. Матур гына яшәп яталар. Аларны үстергәндәге авырлыклар үткәндә калды инде. Балаларым миңа терәк тә, ышаныч та, өмет тә. Шатлыгым да, бәхетем дә, байлыгым да – балаларым, оныкларым минем. Ә Зөһрәнең ул җыры һаман да күңелемдә яши, ул мине нык, горур, тырыш булырга өндәде, көч һәм илһам бирде, авыр көннәремдә юлдашым булды. Шушы җыр аша җырларның  тылсымлы көчен, җанга шифасын  тойдым мин һәм моның өчен җырчыга бик рәхмәтлемен.

Роза Шәйхетдинова.

Арча

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X