erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Якташыбыз Рифат Җамалга 70 яшь

Кайда гына булсам да мин, авылым, Сине уйлап, сагынып җырлармын! Табалмадым синнән матур урын, Күпме эзләсәм дә, Мирҗәмем! Көч-дәрт бирәсең син һәр балаңа, И Мирҗәмем минем – җир яме!

 

       Бу шигырь  юллары  галим-шагыйрь Рифат Җамалның  “Мирҗәмем – җир яме”  шигыреннән алынды. Корбанов Рифат Җамалетдин улы  1951 елның 1 октябрендә районыбызның Мирҗәм авылында  туган. Автор үзенең шигырендә язганча кечкенә генә бу татар авылы илгә өч герой биргән: бер Советлар Союзы  Герое, ике Социалистик Хезмәт Герое. Бу авылның халкы искиткеч эш сөючән, матур итеп яшиләр. Рифат Җамалның үзенең дә тормыш юлы кызыклы: кечкенәдән совхозда эшләү, туган авыл, Носы, Балтач  мәктәпләрендә уку еллары, Казан Дәүләт ветеринария институты студенты, ветеринария табибы, Совет Армиясе сафларында хезмәт, аспирантурада уку, кандидатлык һәм докторлык диссертацияләре яклау, мөгаллим, кафедра мөдире, ректор, шагыйрь. Гади авыл егете өчен горурланырлык юл үтелгән.
“Каян килә шигырь?!” –
Диеп сорый
Таныш-белеш, дуслар, туганнар.
Әйтә алмыйм, чөнки 
Үзем белмим...
Шигырь яза кебек уйчаннар.
“Шигырь язам!” – диеп
Утырган юк – 
Ташып чыга баскан килеш тә.
Әллә миннән чыга,
Әллә җаным
Күктән иңгән моңнар ишетә?

      Рифат Җамал мәктәптә укыганда ук үзенең күңелендә туган уй-хисләрне, әйләнә-тирәдәге вакыйгаларны шигъри юллар аша чагылдыра бара. Фән белән җитди шөгыльләнә башлагач та ул бу мавыгуын ташламый. Шигырьләрендә эш-хезмәт, яшәү мәгънәсе, кешенең үз намусы алдында җаваплылыгы, туган җир, туган тел, габигать турында фәлсәфи уйланулар, билгеле инде мәхәббәт темасы киң чагылыш таба. Шигырьләре “Арча хәбәрләре”, “Ватаным Татарстан”, “Шәһри Казан”, “Мәдәни җомга” газеталарында, “Идел”, “Казан утлары” журналларында басыла башлый. 1996 елда “Күңел сүрәләре” дип аталган беренче  шигъри җыентыгы басылып чыга. Аның  иҗаты тупланып “Өзгәләнмә, күңел”, “Ташта үскән чәчәкләр”, “Янсын йөрәк, дөрләп...”, “Мин адәм баласы”, “Өн” дип исемләнгән  китаплары басылып чыкты һәм аларны әдәбият сөючеләр яратып кабул иттеләр. Рифат Җамалның шигырьләрен күренекле артистлар укып яздырган “Күңел фасыллары” аудиокитабы, җырлары тупланып “Йөрәк тамчылары” дип исемләнгән альбом-диск чыгарылды. Якташыбыз үзен проза өлкәсендә дә сынап карый, аның тиздән “Сынау” дип исемләнгән автобиографик романы белән һәркем таныша алачак.   
       Шагыйрь Рифат Җамал Татарстан Язучылар берлеге һәм идарәсе әгъзасы, Һади Такташ һәм Шәйхи Маннур исемендәге әдәби премияләр лауреаты, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, фән өлкәсендәге казанышлары өчен Татарстан Республикасының  Дәүләт премиясе лауреаты.
       Рифат Җамалның галимлеге шигырьләрендә дә сизелә. Аларда артык сүз юк, аның шигыре берничә юл да, хәтта бер юл да булырга мөмкин һәм алар тирән мәгънәгә ия. 
                      ***
Шагыйрь – түгелмен мин
Мин – галим,
Ә шулай да шигырь язам
Нигә мин?!
                         ***
Сагышларны сорап алмыйлар,
Бәхетне дә эзләп тапмыйлар.
                         ***
Булдырганның эше – өләшү,
Булмаганның хисе – көнләшү.
                        ***
Балалар җыелган табынга,
Оныгым утыра алдымда,
Хәләлем җефетем янымда...
Ни кирәк кешегә тагын да?!
                   
  Даниякәй –җанкисәгем
Өч баланың анасы – син,
Иреңнең җанашы – син,
Йөрәгемнең парәсе – син,
Күземнең карасы – син!
Син – минем сөенечем,
Син – минем көенечем...
Син – минем көнем, кичем...
Синсез миңа бик читен!
Даниякәй, җанкисәгем,
Син генә – минем бәхет!
Кирәкми лә безгә тәхет,
Еракта торсын ләхет!

      Рифат Җамал гаиләсенең тигезлегенә һәм балаларының тормышта үз урыннарын табуларына сөенеп, бакчасында үзе тәрбияләп үстергән чәчәкләрнең матурлыгына сокланып, яшь чагында спорт белән шөгыльләнүләрен, төрле төзелешләрдә эшләгән чакларын искә алып үзенең 70 яшьлек олы юбилеен билгеләп үтә.  
      Бүгенге көндә Рифат Җамал Татарстан Язучылар берлеге рәисенең оештыру эшләре буенча урынбасары вазыйфасын башкара һәм ул шулай ук Арчада туып-үскән язучыларның җитәкчесе буларак та күп эшләр башкара. Ул районыбызда үткәрелгән төрле чараларда бик теләп катнаша, кызыклы чыгышлар ясый. Рифат Җамал башлап иҗат юлына керүче яшьләргә ярдәм итә, үзенең киңәшләрен бирә һәм аларның иҗатлары белән кызыксынып тора. Якташыбыз үзенең иҗаты белән кешеләрдә яшәүгә ышаныч тудыра, тормыш матурлыгын күрергә өйрәтә.
Тормыш кыен, яшәү авыр, диләр.
Көзге яңгыр кайчак язларын.
Авырлыклар булыр. Тик шигырьдә
Зарланырга миңа язмасын,
Минем шигыремнән күңелләргә
Моң ятсын да, сагыш ятмасын.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

      Без якташыбыз Рифат Җамалны  туган көне, 70 яшьлек юбилее белән тәбрик итәбез, ныклы сәламәтлек, гаилә тигезлеге телибез. Киләчәктә дә ул безне яңа иҗат уңышлары белән куандырыр дип ышанабыз.
                                                                               “Казан арты” тарих-этнография музее
                                                           директор урынбасары Шәфигулла Гарипов

      

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X