erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Тарихыбызны белик һәм киләчәк буыннарга тапшырыйк

Музейга экспонат итеп куелган документларның күбесе күчерелмә. Төп нөсхәләр дә бар. “Әлифба” музеенда шундыйлардан Әхмәтһади Максуди язган ике әлифба: “Мөгаллим әвәл” һәм “Мөгаллим Сани”.

  “Мөгаллим әвәл” – “Беренче укытучы” дип тәрҗемә ителә. Ул әлифба гарәп графикасы нигезендә язылган һәм татар текстларын уку өчен. Утыз елга якын бу китап  төп әлифба булып тора.

      “Мөгаллим сани” – “Икенче укытучы” дигән сүз. Бу әлифба Корьәнне тәҗвид белән уку өчен кулланыла. 1892 елда язылган әлеге китап белән бүген дә мәчетләрдә Корьән укырга өйрәнәләр. Ул күп тапкырлар кабатлап басылды. Аның зәңгәр тышлыкта, яшел тышлыкта басмалары бар. Хикмәт тышта түгел, эче аның үзгәрмәде. 130 ел шушы әлифба белән укырга өйрәнәләр.

      Бу ике әлифба безнең музейга ничек килеп эләккән соң?  Профессор Хәлиф Курбатов 1997 елда аларны “Әлифба” авторлары Сәләй Вагыйзов белән Рәмзия Вәлитоваларга бүләк итә. Аның үз кулы белән язган мондый юллары бар: “Бөек зат Һади Максудиның бу куъүязмасы бүгеннән башлап Рәмзия ханым белән Сәләй туган милкенә күчә. Казан, 1997 ел, 12 март”.

      Кулъязма Хәлиф Курбатовка каян килгән? Анысына җавап булып латин хәрефләре белән язылган икенче хат тора. “Bu quljazmanь avtornьn kьzь tapsьrgan ide…»  ( Бу кулъязманы авторның кызы тапшырган иде) дип башлана ул хат. Бер бит күләмендәге хатта Әхмәтһади Максудиның милли мәгарифтәге олугъ роле тасвирлана, аның  “Йолдыз” газетасы чыгарып, журналистика өлкәсендәге бәяләп бетерә алмаслык, татар халкын агарту хезмәтенә соклану белдерелә.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

      Менә шулай, тарихыбызны белик һәм киләчәк буыннарга тапшырыйк.

                                                                                          Дамир Таҗиев,

                                                                                          “Әлифба” музее җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X