erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Сорамагыз минем яшемне!

Бүген якташыбыз,үзешчән шагыйрь Дамир Нуриәхмәтовның 60 яшьлек юбилее.

 

Уйларым, якын фикердәш,

Уртак безнең серебез.

Олыгайган саен, миннән

Бераз алда йөрегез.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Әйе, һәркемнең уйлары төрле, бу шигырь юлларын укыгач, аны кем язды икән, дигән сорау туа. Урта Бирәзә авылында яшәп иҗат итүче Дамир Фәтхрахман улы Нуриәхмәтовның “Уйларым” шигыреннән ул. Аның һәркемгә уйланырга, фикер йөртергә булыша торган, үрнәк алырга ярдәм итә торган шигырләре тупланып 2017 елда “ Ачтым күңелем пәрдәсен” , 2019 елда “Кайтам әле...” дип исемләнгән китаплары басылып чыкты. Ул үзенең шатлыгы белән уртаклашыш музеебызда булды һәм: “Безнең чор вакыйгалары шигырьләрем аша яшь буынга барып җитсен иде. Киләчәк буын яшьләре минем шигырьләремне укып илһамлансыннар, тормыш тәҗрибәсе тупласыннар дигән теләктә калам”, – дип язып бу китапларны бүләк иткән иде.

Дамир Нуриәхмәтов төрле темаларга яза, бу көннәрдә ул яңа язылган шигырьләренең кулъязмаларын җибәреп тагын безне куандырды. Алар арасында “Сорамагыз минем яшемне!” шигыре дә бар, анда авторның гомер бәйрәме алдыннан уйланулары чагыла. Бүген, 7 сентябрь көнне райондашыбыз үзенең 60 яшьлек олы юбилеен билгеләп үтә.

Без Дамир Фәтхрахман улын бу истәлекле бәйрәме белән чын күңелдән тәрик итәбез, тормыш иптәше Рәмзия белән ныклы сәламәтлектә һәм тигезлектә гомер итеп, уллары Ленар һәм оныкларының кайгыртучанлыгын тоеп, яңа иҗат уңышлары белән әдәбият сөючеләрне даими куандырып торуын телибез.

Шәфигулла Гарипов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X