erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

    “Соңгы колонна”  чыгарылганга  31 ел

  Совет  гаскәрләренең чикләнгән контингенты Әфганстаннан чыгарылганга быелның 15 нче февралендә 31 ел булды.Шул уңайдан мәктәбебезгә  Әфганстанда хезмәт итеп кайткан Рәфкать  абый Сибгатуллинны һәм  Рамил абый Җаббаровны очрашуга чакырдык.

         

            Килгән кунакларның берсе – минем әниемнең әтисе,кадерле бабаем Сибгатуллин Рәфкать  Әхәт улы.Бабам 1961 нче елда Урта Аты авылында туган.Урта мәктәпне тәмамлагач, Үрнәктә укып шофёр белгечлеге алган.Аңа 14 яшь булганда әтисе үлеп киткән.Яшьтән үк тормышның бар авырлыгын үз җилкәсендә татыган ул.

18 яшендә бабамны Армия сафларына алалар.Ул Үзбәкстанның Термез шәһәреннән Әфганстанның төрле шәһәрләренә товар ташуда катнаша.Кече сержант дәрәҗәсендә  автомобиль  батальонында хезмәт итә.1982 нче елның 5 нче июлендә  исән-сау туган авылыбызга әйләнеп кайта.

           Рамил абый да  Әфганстанда булган  вакыттагы хатирәләре белән уртаклашты,балаларга булган теләкләрен җиткерде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

            Чараның икенче өлешендә  бишенче сыйныфтагы  барлык укучылар   чыгыш ясадылар, аннары үзебез  ясаган истәлекле бүләкләрне тапшырдык.Ә өченче өлештә “Соңгы колонна” дип исемләнгән квест-уенда катнаштык.Җиңүче командалар диплом һәм истәлекле бүләкләргә ия булдылар.Онытылмас очрашу булды ул, мин бабаем белән чиксез горурланам.

                                                      Сибгатуллин Илназ Илъяр улы,

Арча районы Түбән Аты  төп гомуми  белем мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X