erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Матбугат– җәмгыятьнең көзгесе.

Хөрмәтле редакция коллективы!

Тиздән матбугаты көне җитә. Шул уңайдан хөрмәтле журналистлар, матбугат хезмәткәрләре, тармак ветераннары! Сезнешушы бәйрәм белән чын күңелдән котлыйм.

Массакүләм мәгълүмат чараларының тормыштагы роле бәяләп бетергесез зур. Газета-журналлар өйгә килеп кергән кунак кебек. Алар үзләре белән

район яңалыклары, кызыклы фикерләр, күңелле, кайчак гыйбрәтле дә хәбәрләр алып киләләр. Ә менә шушы мәгълүматларны вакытында безгә

китереп җиткерүчеләр алар безнең почта хезмәткәрләре, авылча әйтсәк “ хат ташучы” кызларыбыз. “Почтальон” һөнәре борын борыннан иң җаваплы,

авыр хезмәт шул ук вакытта дәрәҗәледә һәм бик кирәкле дә.

Минем сүзем Арча районы Яңасала авыл почта бүлекчәсендә эшләүче кызлар Нурия апа һәм Фиделя хакында. Яңасала һәм Каенсар авыл халкы аларга олы

рәхмәтле. Хат ташучы һөнәренә ия кеше бүгенге көндә хат кына ташыймы соң?! Юк шул, аларга бик күп төрле вазыйфалар ышанып тапшырылган.

Җилкәсенә аскан авыр сумкасында ниләр генә юк бит аның: газета-журналлары, хаты, телеграммалары, утка-суга, газга, торак өчен түләргә

тиешле квитанцияләре... пенсия, субсидия тарату да аларның вазыйфасына күчте. Һәр йортка кереп, вакытлы матбугатка яздыртып йөрүчеләр дә алар

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

бит. Моң-зар катыш сүзләр белән чуарланган нотыкларны тыңларга да туры килә аларга кайвакыт. Тагын бер эш йөкләнгән: ул да булса, йортларга кереп

йөргәндә товар, вак-төяк әйберләр белән сату итү эше. Шунлыктан, почта бүлекләре дә кибетне хәтерләтә: канцелярия, химия товарларын да, көнкүреш

кирәк-яракларын да, кием-салымны да сатып алырга була биредән. Һава торышының да нинди булуына карамастан, үз эшләрен җиренә

җиткереп башкарырга тырышалар. Бүгенге көннең хат ташучысын авылның тоткасы дияргә дә буладыр. Чөнки төрле вазыйфаларны башкаруда бер

карусыз көч куялар. Олы яшьтәге ялгыз гомер итүчеләрнең ярдәмчесе булуларын да искә алсак, аларга һәйкәл куярлык, хезмәтләре өчен авыл

халкы исеменнән олы рәхмәтләребез җиткерәбез. Рәхмәт Сезгә авылыбызның хат ташучы кызлары.

Яңасала “Бердәм Россия” сәяси Партиясенең башлангыч

оешма секретаре, китапханәче Бурханова Фәридә Альберт кызы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре матбугат көне

2
X