erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Кушлавыч авылы тарихы битләреннән...

Кушлавыч авылы китапханәсенең тарихы 1946 елдан башлана. Бай китапханә фонды булган китапханәнең!

 

Шушы вакыт эчендә китапханәчеләрнең ничәмә ничә буыны алмашынган, китапханәләр аша күпме укучы узган, күпме китап, газета-журнал укылган. Китап укучыларыбыз үзләренә рухи азык, белем алган, китап тормышта зур  ярдәмче булган, адашканнар  алардан  яшәргә көч тапкан.    

1946 елда авыл мулласы Мөхәммәткасыймның (язучы Әнәс Галиевнең әтисе) Фатыйх исемле улына дип салынган яңа йорт бурасын колхоз идарәсе, клуб һәм бер бүлмәсен уку йорты итеп төзиләр. Кышын шунда ук ашлык та саклаганнар. Ул елларда китапханәгә Г.Тукай исеме бирелә. Анда китапханәче булып Анна, Гәнҗә исемле керәшен кызлары эшләгән.

Кушлавычта Г.Тукайның исемен мәңгеләштерү эшләре 1956 елда, шагыйрьнең тууына 70 ел тулу уңаеннан башланып китә. Шагыйрьгә нигез урынында 21 сентябрьдә һәйкәл (сынчысы И. Новоселов) куела. Һәйкәл артындагы бушлыкка китапханә өчен яңа бина төзелә башлый. 1959 елда яңа китапханә сафка баса. Китапханә яңа китаплар белән баетыла, яңа җиһазлар кайтарыла.

Беренче китапханәчеләр Зыятдинова Фәүзия, Гайнетдинова Мәүлиха, Садыйкова Рита, Шакирова Венера, Әскәрова Наҗия яңа китапханәне  китаплар белән баету, җиһазлау буенча тырышып эшлиләр. Тукай һәйкәлен карап, чистартып торуны китапханәчеләр үз өсләренә алалар. 1959 елның декабрь аенда Хәсән Туфан җитәкчелегендә язучылар төркеме килеп, китапханәнең бер бүлмәсендә Габдулла Тукайның музей-бүлмәсен ачалар. Китапханәчеләр дә музейны баетуда актив катнашалар.

1961 елда китапханәче булып  Мөхтәрәмә апа Мортазина эшли башлый. Ул читтән торып укып Алабуга культура-агарту техникумының китапханә бүлеген тәмамлый. Г.Тукай һәйкәлен, китапханә әйләнәсен Мөхтәрәмә апаның ире Альбек абый тимердән челтәрләп үрә. Мөхәммәтгариф мулла каберенә чардуганны да Альбек абый ясап куя. Мөхтәрәмә апа озак еллар эшләү дәверендә, китапханәгә укучыларны күбрәк тарту, әдәбиятка кызыксыну уяту максатында яңа ысуллар кулланган, мәдәни чаралар оештырган.

Республикабызның танылган язучылары, күренекле кешеләре – Хәсән Туфан, Сибгат Хәким, Зәки Нури, Самат Шакир, Радик Фәизов музейның даими кунаклары булганнар. “Атаклы кешеләр тормышы” сериясендә басылып чыккан “Габдулла Тукай” исемле китабына материаллар туплау өчен Ибраһим Нуруллин күп тапкырлар Кушлавычка кайта. Мәктәп укучылары да шагыйрьнең беренче музее белән танышу өчен Кушлавычка бик еш килгәннәр. Рита апа Садыйкова истәлекләреннән: “Менә инде кич якынлашып килгәндә, музейга чаңгыларда шуып, балалар кайтып төштеләр. Аларны Казанның Нагорный бистәсендә укытучы булып эшләгән сеңлем Луиза Садыйкова алып кайткан иде. Шул вакытта идән юучыбыз Камәр апа Вәлиева, өеннән күп итеп бәрәңге пешереп алып килеп, балаларны ашатты”.

Мөхтәрәмә апа, китапханәдә озак еллар эшләп, 1995 елның ноябрендә  лаеклы ялга чыга, аны Фәридә Шаһиева алыштыра.

Габдулла Тукайның тууына 90 еллыкка, Кушлавыч авылында 1976 елда Тукайның музей-йорты ачыла. Китапханәдәге экспонатлар да шунда күчерелә. 1986 елда, шагыйрьнең тууына 100 ел тулу уңаеннан, музей экспозициясе үзгәртеп корыла. Габдулла Тукайның 110 еллыгына китапханә декоратив такта белән тышлана, газ кертелә.

2001 елның апрель аеннан китапханәгә эшкә Рәмзия Фәттахова килә. 2008 елда китапханә Кушлавыч мәктәбенең бер бүлмәсенә күчеп эшли башлый.  1959 елда төзелгән китапханә бинасы бүгенге көндә буш тора.

1996 елда, Г.Тукайның тууына 110 ел тулу уңаеннан, Тукаевларның музей-йорты яңадан торгызылды. Алты почмаклы йортта урнашкан экспозиция шагыйрьнең әти-әнисенең йорты белән таныштыра. Музейда Арча районы авылларыннан тупланган XIX-XX гасырларга караган көнкүреш әйберләре, авыл тарихын бәян итүче, Кушлавыч авылында яшәгән мөселман дин әһелләре, Тукайның әти-әнисе һәм башка туганнары турындагы архив документлары, фотосурәтләр урын алган. Шагыйрьнең әнисенең шәхси әйберләре куелган. Музейда көтеп калабыз! 

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Ләйлә Мөхәммәтшина,

Тукаевлар гаиләсе музей-йорты хезмәткәре

 

  

 

 

 

   

    

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X