erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

“Кояшкай” лагерында экология көне билгеләп үтелде

Түбән Мәтәскә урта мәктәбендә оештырылган “Кояшкай” лагерында экология көне билгеләп үтелде

 

Шул уңайдан лагерьга кунаклар  килде.  Алар Ашыт тыюлыгы инспекторлары  Абдрахманова Гөлнара Ильяс кызы һәм Әхмәтҗанов Рашит Зиннур улы.  Укучыларыбыз катнашында “Урман – төп байлыгыбыз” исемле викторина уздырылды.  Балалар викторинада актив катнаштылар. Викторинада экология темасына табышмаклар чиштеләр,  уеннар уйнадылар, кызыклы сорауларга җавап эзләделәр. Табигатьтә үзеңне дөрес тоту кагыйдәләре искә төшерелде.  Укучыларга безнең як урманнарында үсүче агачлар турында белем бирелде. Ул агачларның нинди эштә кирәклеге аңлатылды. Викторинадан соң кунаклар укучылар белән Кызыл китап, экология турында әңгәмә кордылар, балаларга китаплар бүләк иттеләр.  

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

      Табигать - тиңсез хәзинә.  Ул безне ашата, җылыта, киендерә, сокландыра.  Урманнарыбызны, болынарыбызны, сулыкларны сакларга, чүпләмәскә кирәк, үзебездән соң килгән киләчәк буынга чиста, матур табигать калсын. Табигатьне сакласак кына ул да безне саклар. Бар дөньяга шәфкатьле, мәрхәмәтле, кешелекле булыйк. Һәрвакытта да кеше булып калыйк!  

               Гайнетдинова Алсу Азат кызы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X