Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Иң истә калганы Сталин бункеры белән танышу булгандыр

    Төрле шәһәрләрдә экскурсияләр вакытында 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы белән бәйле вакыйгалар турында күп мәгълүматлар бирәләр.

    Безнең Ленинград, Мәскәү, Волгоград, Киев, Винница һәм башка шәһәрләрдәге музейларда булган вакытта 80 ел элек башланган сугышта халкыбызның батырлык үрнәкләре, тылдагы хезмәтчәннәрнең тырышлыгы белән бәйле әңгәмәләр тыңлап, кызыклы экспонатлар белән танышканыбыз бар. Иң истә калганы, безне гаҗәпләндергәне Куйбышев (хәзерге Самара) шәһәрендәге Сталин бункеры белән танышу булгандыр. 

          Фашист гаскәрләре илебез башкаласы Мәскәүне басып алган очракта СССР хөкүмәте Иосиф Сталин җитәкчелегендә Куйбышев шәһәренә күченергә тиеш була.1942 елның февраль аенда КПССның Куйбышев өлкә комитеты урнашкан бина астында, яшерен рәвештә тирәнлеге  37 метр, ягъни 12 катлы йорт биеклегендә, 3,5 метр калынлыгындагы бетон стена белән капланган, эшләү, яшәү, ял итү өчен бөтен мөмкинлекләр булган корылма төзелә башлый һәм ноябрь аенда Лаврентий Берия катнашында кабул ителә. Җир казу эшләре төнлә генә  оештырыла. 2900 төрле эш башкаручылар китерелә,  ә калганнары  Мәскәү метросының  махсус бүлегеннән 597  хезмәткәре тарафыннан башкарыла.  Соңыннан бу төзелештә катнашучылар серне саклау шарты куелып ил буенча таратыла. 9 ай дәвамында шул кадәр күләмле  эшне башкарганны хәтта өлкә комитеты хезмәткәрләре дә белми.  

          Бүгенге көндә бу корылма музей буларак  кулланыла, шулай ук аны гражданнар оборонасы объекты буларак та файдаланырга мөмкинлекләр тудырылган. Экскурсия вакытында без андагы киңәшмәләр үткәрү залында урнаштырылган җиһазлар, Сталинның эш һәм ял бүлмәсендәге уңайлы шартлар белән таныштык. Иң астагы катта юыну бүлмәләре, туалетлар, саф һава һәм чиста су белән тәэмин итү, электр белән яктырту, элемтә җайланмалары урнаштырылган. Мондый мөмкинлекләр булу, бомбага тоткан очракта  бу бинада биш көн дәвамында 115 кешегә яшәргә һәм эшләргә мөмкинлек бирә дип уйланылган. Экскурсавод сөйләве буенча монда Сталин үзе бер тапкыр да булмаган. Башка илләрдә дә андый саклану корылмалары булган, ләкин Куйбышевтагысы ул чорда иң зуры дип санала.  

    Реклама

          Сталин бункерының булуы турындагы мәгълүмат 1990 елның октябренә кадәр яшерен сер итеп сакланган. 1991 елның май аенда анда беренче  экскурсияләр оештырыла башлый. 2003 елда безгә дә бу истәлекле урында булып, Сталин бункеры турында бик күп мәгълүматлар белдек,  ул утырып киңәшмә үткәрәсе өстәл янында фотога төшкән идек. Менә шул фотоларны караганда истәлекләр яңарды. Ләкин мондый корылмалар бүтән төзелмәсен, илебездә һәм дөньяда тынычлык булсын иде.  

               “Казан арты” тарих-этнография музее  

    директор урынбасары  Шәфигулла Гарипов

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: