erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Габдулла Тукай туган тел турында

Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты турында апрель ае дәвамында сөйләшүләр алып барабыз

Сөекле шагыйребезнең  135 еллык юбилее  2021 ел –Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында билгеләп үтелә. Аның әсәрләре тупланып алты томлыгы дөнья күрде. Туган телебезгә һәм татар милләтенең язмышына, халыклар бердәмлегенә багышлап язылган шигырьләре бу көннәрдә бигрәк тә актуаль яңгырый һәм киң кулланыш таба. Мәсәлән, “Китап” шигыре белән танышу һәркемдә әдәби китаплар укуга мәхәббәт уята, туган телебезне бары тик язучыларыбызның әсәрләрен укып кына өйрәнеп булуына инандыра.  

                                                                Китап 

   Һич тә күңлем ачылмаслык эчем пошса, 

                                      Үз-үземне күрәлмичә, рухым төшсә, 

      Җәфа чиксәм, йөдәп бетсәм, бу башымны 

  Куялмыйча җанга җылы һичбер төшкә; 

 

    Хәсрәт соңра хәсрәт килеп алмаш-алмаш, 

 Күңелсез уй белән тәмам әйләнсә баш, 

                                      Күзләремдә кибеп тә җитмәгән булса  

         Хәзер генә сыгылып-сыгылып елаган яшь,– 

 

Шул вакытта мин кулыма китап алам, 

                                      Аның изге сәхифәләрен актарам; 

 Рәхәтләнеп китә шунда җаным, тәнем, 

     Шуннан гына дәртләремә дәрман табам; 

 

     Укып барган һәрбер юлым, һәрбер сүзем 

                                      Була минем юл күрсәтүче йолдызым; 

           Сөйми башлыйм бу дөньяның ваклыкларын, 

  Ачыладыр, нурланадыр күңлем, күзем; 

 

        Җиңелләнәм, мәгъсүмләнәм мин шул чакта, 

Рәхмәт әйтәм укыганым шул китапка; 

                                      Ышанычым арта минем үз-үземә, 

     Өмид берлән карый башлыйм булачакка. 

 

      Габдулла Тукайның “Милли моңнар” шигыренең язылу тарихы турында Мөхәммәт Гали болай дип яза: ”Көннәрнең берсендә Тукай, “Болгар” номерларында үз бүлмәсендә утырганда, бик матур бер җыр тавышы ишетә. Үзенең халык җырларына һәм халык көйләренә булган зур мәхәббәте аркасында ул чыдый алмый, коридорга чыга. Җыр тавышы тагын да якынрак һәм тагын да ачыграк ишетелә. Ирексез, ул шул тавыш килгән якка китә. Ул вакытта бик сирәк җырланган көй булганлыктан, Тукай бу көйнең нинди көй булганлыгын да тиз генә аңлап җитә алмый. Ишеге ярык кына калдырып ачылган бер бүлмәгә килеп туктый һәм, аның ишек яңагына башын куеп, тирән уйларга калып, бүлмә эченнән килә торган җыр тавышын тыңларга керешә. Ул бүлмә Сәгыйть Рәмиев бүлмәсе булып чыга һәм кроватьта ятып милли калын тавыш белән “Әллүки” көенә җырлаучы кеше дә Тукайның иң яраткан җырчысы – шагыйрь Сәгыйть Рәмиев була. Башка вакытта Сәгыйть белән күбрәк шаярып сөйләшергә яраткан Тукай бик җитди кыяфәт белән аның бүлмәсенә керә дә: 

  • Әйт, туган, нинди көй җырлыйсың син? Синең бу җырың минем аяк 

буыннарыма китте, – ди. 

        Сәгыйть бер дә исе китмәгән кыяфәт белән: 

  • Нигә, белмисеңмени, “Әллүки” ич, – ди. 

         Шуннан соң Тукай үзенең “Милли моңнар” шигырен язып,  аны Сәгыйтьнең “Әллүки” көенә җырлата һәм үзе дә аны шул көйгә яки “Зиләйлүк” көенә салып җырлап йөри.                           

Милли моңнар 

      Ишеттем мин кичә: берәү җырлый 

  Чын безнеңчә матур, милли көй; 

  Башка килә уйлар төрле-төрле,– 

Әллә нинди зарлы, моңлы көй. 

 

“Өзлеп-өзлеп кенә әйтеп бирә 

                                             Татар күңле ниләр сизгәнен; 

       Мескин булып торган өч йөз елда 

Тәкъдир безне ничек изгәнен. 

 

             Күпме михнәт чиккән безнең халык, 

Күпме күз яшьләре түгелгән; 

         Милли хисләр белән ялкынланып, 

        Сызлып-сызлып чыга күңленнән. 

 

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

                  Хәйран булып җырны тыңлап тордым, 

  Ташлап түбән дөнья уйларын; 

          Күз алдымда күргән төсле булдым 

     Болгар һәм Ак Идел буйларын. 

 

          Түзәлмәдем, бардым җырлаучыга, 

              Дидем:”Кардәш, бу көй нинди көй?” 

      Җавабында милләттәшем миңа: 

        “Бу көй була, – диде, – “Әллүки!” 

 

      Габдулла Тукай 1906 елда язган “Милләткә” шигыре  милләтебезгә турыдан-туры мөрәҗәгать иткән, милләт язмышын кайгырткан, аңа хезмәт итәргә өндәгән әсәрләренең берсе. Шагыйрьнең милләткә “сез” дип эндәшүе – хөрмәт, горурлану чагылышы буларак яңгырый. Тукайның иң зур хыялы – милли  шагыйрь булу. Аның өчен милләттәшләре тарафыннан онытылудан да зуррак җәза юк, чөнки ул милләт бәхетенә эшчәнлеген, бөтен  гомерен багышлаган. 

                                                Милләткә 

                     Бар уем кичен-көндезен сезнең хакта, милләтем; 

                     Саулыгың – минем саулык, авыруың – минем авыруым. 

 

                     Син каршымда бар нәрсәдән дә изге һәм хөрмәтле; 

                     Дөнья бирсәләр дә сатмам милләт, миллиятемне. 

 

                      Синеке дип исәпләсәләр – бәхетле мин; 

                      Игелекле шагыйрең булырга ниятлимен. 

 

                      Күңелем  “милли”  дигән сүзне сөя – белмим, нидән? 

                      Милләтем, мине “милли” ит – миңа шатлык  бүләк  ит. 

 

                       Һичшиксез, һәр хыялдан татлыдыр милләт хыялы; 

                       Шаша калсам, тик шул хыялдан гына булыр. 

 

                       Мине шагыйрьлектә мәңге тугры ит, Тәңрем; 

                       Шунда гына күңелемнең бөтен теләк-омтылышы. 

 

                        И күк! Ал җанымны, тик, зинһар, алма  шөһрәтемне; 

                        Минемчә, онытылу, тибәрелү үлемнән  яманрак. 

 

                        Үзем үлсәм дә, гаҗиз исмем үлмәсен, югалмасын; 

                        Минем тырышлыгым һәм эшләрем бушка китмәсен. 

 

      Дөрестән дә, Габдулла Тукайның иҗаты онытылмый, ул көннән көн әһәмиятлерәк була бара. Аның “Туган тел” шигыре генә дә татар халкы өчен юл күрсәтүче һәм горурланып башкарыла торган гимн булып тора. 

               И туган тел, и матур тел, әнкәм-әткәмнең теле! 

              Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы. 

 

 

“Казан арты” тарих-этнография музее  

директор урынбасары Шәфигулла Гарипов 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X