erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Бабасы рухы да бик шаттыр

Узган якшәмбедә Арча Үзәк мәчетендә балалар арасында Коръән уку бәйгесе узды. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында энем Ильяс,  яттан иң күп сүрә өйрәнеп җиңү яулады.  Аның уңышларына барыбыз да бик сөендек. 

 

 Куп еллар буе бабам да авылыбызның имамы булып торды. Мондый оныкчыклар булганда анын рухы да, иншАллаһ, шат булыр!

Энемнең җиңүенә рухланып, күңелемдә шигырь юллары да туды.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Арча Үзәк мәчетендә
Үтте Коръән бәйгесе.
Энем дә катнашты анда
Алып барды әбисе.
Кечкенәләр арасында
Алды беренче урын.
Иң яше булса да Ильяс 
Уздырды ул барысын.
Бик шатландым энем өчен
Нинди булган ул безнең. 
Үзе матур, үзе шаян,
Үзе житез ул безнең!
СөбханАллаһ! - дип тә куям,
Куз тимәсен энемә.
Бик якты истәлек булып
Кереп калсын күңеленә.
Өйрәнер әле сүрәләр
Әле тагын бик күпне.
Туры булсын аның юлы
Бирсен Ходай гомерне.

Гөлназ Галиуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X