erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

"Запорожец"ларыгызны әзерли башлагыз

Татарстанда "Запорожец"һәм башка ретромашиналар белән мавыгучылар клубы бар.

Әлеге үзенчәлекле җәмәгать оешмасын безнең якташыбыз Илнур Яруллин җитәкли. Клубның төп максаты - ретромашиналар белән кызыксынучыларны берләштерү, үзара ярдәмләшү, күргәзмә чыгышлар һәм автоузышлар оештыру. 

Яңа ел ялларында клуб әгъзалары Бәкердә узган "Запорожец"лар узышын күзәтергә барганнар.

- Бик күңелле автоузышлар булды ул. Февральдә үзебезнең Арчада да традицион автоузыш булачак. "Запорожец" ияләренең ярышларга хәзердән үк әзерләнә торуларын сорыйм,- ди Илнур Гомәрович. - Без теләге булган һәркемне үзебезнең клубка да кабул итәргә әзер.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Клуб рәсми теркәлгән иҗтимагый оешма. Аның үз Уставы һәм башка документлары бар. Клубның аеруча актив әгъзаларын бүләкләү өчен махсус күкрәк  билгеләре һәм үз медальләрен дә булдырганнар хәтта.

Клубның девизы да бик яңгырашлы икән: "Танклар пычрактан курыкмый!".  Нәкъ менә "Запорожец"ларга кагыла бу. Бер тапкыр гына булса да бу машинага утырып караган кеше моның шулай икәнен бик тиз төшенә. Үземнең дә яшьлек хатирәләре шул талымсыз автомобиль белән бәйле. Хисапсыз сазларны һәм кар көртләрен ердык без аның белән дуамл чагымда. "Запорожец" тавышын ишетсәм әле дә шул елларга кайткандай булам. Шул минем  кебек бераз исәрләр өчен инде бу клуб !

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X