erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

"Замана журналисты" уен-квесты узды

Районның Үзәк китапханәсенә журналистика өлкәсе белән кызыксынучы яшьләр җыелды

Бүген, 14 октябрьдә китапханәдә "Замана журналисты" исеме астында кызыклы чара узды. Биредә Арча педагогия көллиятенең беренче курс студентлары һәм "Радиожурналистика" түгәрәгенә йөрүчеләр килде. 

Чараның төп өлешенә кадәр, алып баручы Рилә Габдрахманова катнашучыларны сәламләп, аларга журналистика турында гомуми белешмә бирде, алар белән аралашу оештырып алды. "Блогер һәм журналист нәрсәсе белән аерыла?" дигән темага видеоязма күрсәтелде. 

Алга таба катнашучылар 3 командага тупланып, 4 тукталышта биремнәрне үтәделәр. Сорау-биремнәр журналистика белән бәйле иде. Һәр тукталышта командалар журналлар белән селфи ясап, аларны үз инстаграм битләренә куйды.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Уен-квестка гомуми нәтиҗә ясалганнан соң, кызыксынучы яшьләр "Арча хәбәрләре" редакциясенә һәм "Арча" радиосына юл тотты. Биредә аларга баш мөхәррир Исрафил Насыйбуллин мәгълүматка бай экскурсия уздырды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X