erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Үз-үзебезне ник бетерәбез?

Кызыклы әңгәмәдәш.

Мин бүген эшкә килгәндә район ветеринария берләшмәсе табибы, Татарстанның атказанган мал табибы Мөхәммәт Шәрәфиев безнең бүлмәдә Ильяс Фәттахов белән сөйләшеп утыра иде инде. Котыру авыруы турында язма алып килгән.

--Мөхәммәт абый хәлләр ничек? – дип ветеринарның хәлләрен сорыйм.

--Картларча, -- диде ул.

--Ә ничек була ул картларча?—дим.

--Алла боерса, 70 яшьне тутырам. Киләсе елдан ялга китәрмен, дим.

--Сезнең кебек яхшы белгечләргә эшләргә дә эшләргә әле. Яхшы врачлар эшли бит. Сез халыкка бик кирәк.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

--Яхшы мал табибы ул авыру хайванга дөрес диагноз куярга, аны терелтә, ыжгырып торган айгырны печә белергә тиеш...

--Сез нәкъ шундый бит инде! Ә-ә, сезгә ялга китүе уңайрактыр, өйдән торып эшләячәксез, укытучылар репетиторлык иткән кебек.

--Ю-у-ук, ничек инде мин, сыерын карарга чакырган, бер пенсиясенә карап яшәгән әбидән акча алыйм, ди?! Юк, алмыйм.

--Яшьрәкләр бар бит...

Сүз яши белеп яшәүгә, тормышның мәгънәсен белеп гомер итүгә күчте. Балның файдасы, саф һава турында да сөйләшенде. Бер авылны сөйләп алды ул. “Бер чор булып алды шундый. Бар да механизаторлар, -- дип сөйләде Мөхәммәт абый. -- Колхозда эшлиләр, берсеннән берсе уздырып тормыш артыннан куалар. Бал кортлары тоталар, өй салалар... Берзаман бар да кырылып бетте... Кешене нәрсә бетерә? Әнә шул үзеңне үзең белештермичә тормыш артыннан куу, хөсетлек. Югыйсә, авылда саф һавада яшәүче, бал гына ашап гомер итүче механизаторларга 100гә кадәр яшәргә иде дә бит, юк, яши алмадылар... Яши белеп яшәргә, хөсетләнмичә, үзеңне бетермичә җан тынычлыгы белән яшәргә кирәк. Сезнең газетада берәү коронавирус белән авырганнан соң уйлануларын язып чыкты бит. Бик дөрес әйтә ул: җыен вак-төяк белән нервыны ашыйбыз... Тормышның, бер-береңнең кадерен белергә кирәк.

Сүз өзелде. Чөнки безнең иртәнге планерка башланды. Мөхәммәт абый да тиз генә җыенып чыгып китте. “Тагын килегез Мөхәммәт абый!”, -- дип әйтергә өлгереп кенә калдык. Хөрмәт итәбез без Мөхәммәт абыйны. Эшен ярата һәм белә торган ихтирамга лаек ветеринария табибы ул. Аның белән рәхәтләнеп сөйләшеп була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X