erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Вакыт тиз уза, үкенергә калмасын

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга Юлламасында газ челтәрләренә тоташтыруны халык өчен бушлай итәргә кушкан иде.

Безнең районда әлеге программа нигезендә 26 йортка газ килде инде, – ди район башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлегенең торак-коммуналь хуҗалыгы, энергетика һәм элемтә секторы мөдире Айрат Шәйхетдинов. – Тагын 6 йортка газ китерү эшләре бара.

Әлеге программа 2022 һәм 2023 елларда гамәлдә булачак. Аннан соң нәрсә буласын беркем дә белми. Шуңа күрә мондый мөмкинлек барында файдаланып калырга кирәк.

Районда 865 күп балалы гаиләгә җир кишәрлекләре бирелгән. Әлеге кишәрлекләрдә бер генә йорт төзелеп, аны рәсмиләштерәләр икән, газ торбасын капка төбенә кадәр бушлай сузып бирәчәкләр.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Димәк, газны бушлай китертү өчен җир кишәрлегенә һәм йортка милек хокукы булуын раслаучы документларың булуы кирәк. Шуннан соң район газ оешмасына гариза бирәсең. Шунда ике арада килешү төзелә, газның кайчан китереләчәге дә күрсәтелә.

Вакыт тиз уза ул, соңга калмагыз, ахырдан үкенерлек булмасын.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча районы Арча хәбәрләре

2
X