Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Ул бу турыда дәшми кала алмады

    --Мин моны йөрәгемдә йөртсәм гөнаһ булыр, -- дип килеп керде ул безгә.

    70ләргә якынлашкан ир кеше иде ул. Утырырга тәкъдим иттек. Һәм игтибар белән тыңладык.

    -- Бу нинди галәмәт икән?! Шулай бер көнне караңгы төшә башлагач, урамга чыктым. Туганымның хәлен белеп кайту иде максатым. Барам шулай урамнан. Каршыма бер кыз килә. Килеп җиткәч туктатты бу мине.

    -- Әйдә, мин синекен фәлән итәм, син миңа акча бирерсең, димәсенме бу! Ах, мин әйтәм, оятсыз, дип тузынып киттем мин. Куркып йөгерде, дисезме, юк, и-и, абый, сез картырак икән шул, дип тыныч кына китеп барды... 

    Реклама

    Бүлмәдә тынлык урнашты. Абыебыз бераз тынып торды. Без дә шаккатып бер сүз әйтә алмый торабыз. 

    -- Нинди заманда яшибез... -- дип үзалдына сөйләнгәндәй итте ул. Күзләре дә дымланып китте. -- Бу турыда дәшми калырга ярамый. Языгыз сез бу турыда. Оятсызлык бит бу! Кая барабыз? Берәүнең кызы бит инде ул! Кадерлесе... Әллә кадерсеземе... Арчада бит бу! Әллә кайда түгел!

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (2)
    Осталось символов:
    • 13 ноябрь 2020 - 10:39
      Без имени
      Язырга тэкдим итэсез,яздынни язмадын ни Бер нишлэптэ булмый шул хэзерге заманда,хэр беребездэ Аллах тэгэлэбез тарафынан ярылган кем кемгэ ничек шулай язылган шуны куреп гургэ керэчэк хэр Бер эдэм баласы.Монга Кыз бала ныгына гайеплэп булмый шул монга барыбызда жавап бирэчэкбез Аллах тэгэлэбез каршысында.Язгансыз икэн рэхмэт укыган кешелэр гэ эйту шул кычкрып сойлэп колеп гайеп эзлэп яшэунен ямен эзлэп яшэмэгез,белэн догаларыбыз ны укып Аллаха тэгэлэбез Дэн сорарга кирэк шушы Кыз бала га туры юлга бэхет тэйфыйклы михербанлы шэфкэтле булып туры юлга бастырсын.Кургэн ишеткэн сузлэрдэн ерак торыгыз, сойлэп колеп гайеп эзлэп яшэунен ямен эзлэп яшэмэгез.Барыбызнында бу тормышта уз гонахларыбыз борын тобендэ......l
    • 12 ноябрь 2020 - 10:08
      Без имени
      Моны кем язган, укып булмаслык итеп