erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Укытучыларга коронавирустан прививка ясатмаган өчен ни була?

Роспотребнадзор Россиянең барлык гражданнары вакцинацияне үз теләкләре белән генә ясатуына игътибарны юнәлтте

 Укытучылар коронавирустан прививка ясатмаган өчен эштән азат ителмәячәк.

Күзәтчелек ведомствосында хәбәр итүләренчә, бүген яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакцинациядән баш тарту белән бәйле эштән азат итү өчен юридик нигезләмә юк. Бу турыда Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәт (Роспотребнадзор) аңлатмасына сылтама белән «Российская газета» яза.

«Россиядә вакцинация хәзерге вакытта барлык категория гражданнар өчен ирекле булып тора, шул исәптән мәгариф оешмалары хезмәткәрләре өчен дә», — дип искәрттеләр Роспотребнадзорда.

Шул ук вакытта, белгечләр сүзләренчә, Covid-19 вакцинациясе Илкүләм прививкалар календарена түгел, ә эпидемия күрсәткечләре буенча профилактик прививкалар календаренә кертелгән.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Соңгысын куллану турындагы карар төбәк дәрәҗәсендә кабул ителә. Җирле баш санитар табибы карары булган очракта гына прививкадан баш тарткан өчен эштән азат итәргә мөмкин. Әмма әлегә андый карар кабул ителмәгән.

Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, 28 февральгә булган мәгълүмат буенча, Татарстанда коронавирустан 81 643 кеше (тәүлеккә үсеш — 2587) прививка ясаткан. Икенче дозаны республикада яшәүче 13 729 кеше алган.

 https://tatar-inform.tatar/news/health/01-03-2021/ukytuchylar-koronavirustan-privivka-yasatmagan-chen-esht-n-azat-itelm-yach-k-5809718

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X