erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Укучылар белән очраштылар

Күңелле чара булды

Бүген “Каурый каләм” иҗат берләшмәсе вәкилләре Арчаның күпфункцияле мәдәният үзәгендә 4нче номерлы мәктәп укучылары белән очраштылар.

   ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫНДА ТУГАН ТЕЛЛӘР ҺӘМ ХАЛЫКЛАР БЕРДӘМЛЕГЕ ЕЛЫ уңаеннан оештырылган чарада иҗатчылар балалар өчен язган шигырьләрен укыдылар. Марсель Шәрәпов баянда уйнап,  атаклы “Чебурашка һәм крокодил Гена” мультфильмыннан “Туган көн” җырын күмәкләп җырладылар. Наталья Гусева сүзләренә иҗат ителгән “Бишек җыры”н балалар моңаеп та, хисләнеп тә, тынып калып тыңладылар.

   Урта Бирәзә авылында яшәп иҗат итүче, ике китап авторы, Дамир Нуриәхмәтов үзенең табышмак-шигырьләрен укып, укучыларны җанландырып кына калмыйча, дулкынланырга, уйланырга мәҗбүр итте.

   Очрашуның олы кунагы – “Бердәм Россия” партиясенең Арча җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Җәләлетдинов Тәлгать Таһир улының  Наталья Гусевага  партия билеты тапшыруы – чарага бәйрәм рухы эстәде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

   “Каурый каләм”леләргә күпфункцияле үзәк җитәкчелеге Рәхмәт хатлары һәм истәлек-бүләкләр тапшырды.

   Очрашуны рус һәм татар телләрендә берләшмә җитәкчесе Халидә Фәйзрахманова алып барды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X